Иртән иртүк эшкә китеп барышым иде. Каршыма күптән күрешмәгән танышым килеп чыкты. Күрше йортларда гына яшәсәк тә, дөнья артыннан куа-куа, хәтта телефон номерларыбызны да югалтышып бетергәнбез. Ашыга-ашыга булса да, хәл-әхвәл белешә башладык. “Нинаның үлгәнен ишеткән идеңме? 2 гыйнварда җирләдек”, – диде танышым.
Шушы хәбәрдән күз алларым караңгыланып китте. Әле кайчан гына аралашып яшәгән Нина апа миңа бик тә кызганыч тоелды. Әмма танышымның бөтен нечкәлекләре турында сөйләшеп торырга вакыты юк иде. Мин дә төпченмәдем. “Ничек?”– дигән соравыма: “Өченче каттан егылып төшкән”, – дип кенә әйтте дә танышым үз юлында булды. Әмма күңелдә 57 яшьлек хатынның тормышы әнә шулай тәмамлануы меңләгән җавапсыз сорау калдырды. “Ялгыш егылганмы, әллә үзе ташланганмы?”
Журналист кызыксынуым көчле булганга күрә генә дә мин, һичшиксез, бу сорауга җавап табарга тиеш идем.
Нина апа тумышы белән Ижевск шәһәреннән иде. Гомерлеккә дип сайлаган ире, ни кызганыч, озын гомерле булмый аның. Бер-бер артлы туган Саша белән Катяны ятим калдырып, 36 яшендә үк дөнья куя. Казанның бер бүлмәле барагында көн күргән ханым, балаларны ач калдырмас өчен, көнне төнгә ялгап эшли. Балаларга ана назы бирергә, тәрбияләргә вакыты да булмый. 16 яшенә җиткән Сашасының начар компаниягә эләккәнен абайламый да кала. Бу турыда Нина апа белгәндә, эш инде узган була. Егетне, караклыкта гаепләп, төрмәгә утырталар. Җитмәсә, Катясы да мәктәпне бетерер-бетермәс йөккә уза. Анысы да бер ана йөрәгенә. Яраткан кешесе, бәби булачагын белгәч, суга баткан күк юкка чыга. “Ничек тә тырышырбыз әле, үстерербез”, – дип, Нина апа кызын бала табарга күндерә. Кечкенә Карина туа.
Кара полосадан соң яктысы килә дигәндәй, баракларны җимерә башлагач, Нина апаларга өч бүлмәле фатир бирәләр. Шулай итеп кысан гына бүлмәдә көн күргән гаиләнең тормышы иркенәеп китә. Ул вакытка Саша да кайта. Әмма белеме, стажы булмаган егетне беркая да эшкә алырга теләмиләр. Шулай аңгыраеп йөргәндә, ул үзеннән олырак бер хатынга ияләшә. Соңыннан аңа йортка керә. Анысын да тыныч кына йота Нина апа. Эчкече хатынның улын туры юлга бастырмаячагын яхшы аңлый ул. Әмма нишләтә алган булыр иде соң? Төрмәдән наркоман булып кайткан Сашасы өчен, бәлки, анысы яхшырак та булгандыр әле. Аның кыланмышларын күрмичә, ана йөрәге азга гына булса да ярсымыйча яшәгәндер. Шул гамәле 28 яшендә гүргә алып та китте Сашаны. “Передозировка”, – дигән табиблар.
Монысын да кичерде Нина апа. Кечкенә Каринаны бигрәкләр дә яратып үстерергә тырышты ул. Гүя балаларына бирә алмаганны шушы балага күчерергә тели иде. Катясы әле бер, әле икенче ир белән йөреп аргач, “нормальный” күренгән бер ирне ияртеп кайтты. Зурлап туй ясадылар. Кияү боларда яшәп калды. Авылдан булгач, аның Казанда фатиры юк иде. Әмма ул, чыннан да, бик эшчән, аз сүзле ир булып чыкты. Нина апа киявеннән бер дә зарланмады. “Яшәсеннәр генә”, – дия торган иде.
Әмма Катяның әнисе белән бер фатирда яшисе килмәде. Икенче баласын алып кайткач, фатирны бүлү мәсьәләсе килеп басты. Нина апа, бичара, монысына да каршы килмәде. Тормышын нәрсәдән башлаган булса, шуңа кире кайтты дисәң дә була. Фатирын сатып, кызына ике бүлмәлене алды, ә үзенә тулай торактан бер бүлмәлек кенә акчасы калды. “Ярар инде, миңа шунысы да җитәр”, – дип күченеп китте алар күрше йорттан.
Тагын берничә көннән теге вакытта юлымда очраган танышымны янә очраттым. Бу юлы көн кичкә авышкан, икебез дә эштән кайтып киләбез. Шуннан файдаланып, мин тагын Нина апаның тормышы белән кызыксына башладым. Туганы булгач, белми булмастыр, дидем. “Нина Карина белән яшәде. Катя әле тагын бер бала тапты, бүген күп балалы ана ул, – дип сөйләп китте танышым. – Балаларын калдырырга кеше кирәк булганда гына әниләре янына килә иде алар. Башка вакытта ләм-мим, салкын тидереп, авырып ятканда да хәлен белүче булмады. Фаҗига булыр алдыннан да оныклар аркасында тавыш чыккан. Нинаның кечкенә балаларны бик каты сөясе килгән. Әмма аларын Катяның бер генә тапкыр да дәү әниләрендә кунача калдырганы булмаган. Яшерен-батырын түгел инде, Нина соңгы елларда азрак салгалый иде. Алай эчеп ятты дип әйтә алмыйм, әмма бәйрәмнәрдә тотып куя иде. 31 декабрь көне булгач, күрәсең, бәйрәм хөрмәтенә салган булгандыр. Катясыннан балаларны китерүен сорый ул. Тегесе Каринаны алырга килгән була. Яңа елны ялгызымны гына калдырасызмыни, дип инәлгән ананы Катя ишетергә дә теләми. Югыйсә бәйрәмгә үзләренә чакырса да яраган булыр иде. Ишек шапылдап ябылгач, Нина балконга йөгереп чыга. Катяның артыннан, минем берәүгә дә кирәгем калмады, мин хәзер ташланам, дип кычкыра. Ул, бәлки, куркытмакчы гына булгандыр, әмма Катя борылып караганда, Нина балкон тимерендә асылынып тора торган була. Күз ачып-йомган арада куллары ычкынып китеп, ул егылып төшә. Реанимациядә бер тәүлек яткач җан бирде Нина”, – дип тәмамлады сүзен танышым. Соравыма җавап табылды, әмма уйларым өермәсеннән генә котыла алмадым. Дөреслек һәрвакыттагыча фаҗигалерәк булып чыкты...
Сәйдә ГОМӘРОВА
в„–17 | 05.02.2014