Бүген Сочида XXII Кышкы Олимпиада ачыла. “Эссе. Кышкы. Синең” девизлы Уеннар 23 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Оештыручылар Сочи Олимпиадасын “иң-иң” булыр, эре халыкара чаралар уздыруда яңа стандартлар билгеләр дип көтә.
Башка Олимпиадалардан аермалы буларак, XXII Уеннарда ярышлар саны 12гә арттырылды. Сочидагы корылмалар иң соңгы технологияләр буенча төзелде һәм җиһазланды. Аларны иң инновацион дип атыйлар. Олимпия Уты эстафетасы тарихта иң озын юлны үтте. Эстафетада барлыгы 14 мең факел йөртүче катнашты, ут космоска да, Европаның иң биек ноктасына да менде, су төбенә дә төште. Олимпиаданың рәсми ачылу тантанасы 20 сәгать 14 минутта башлана. Стадионда чараны 40 мең тамашачы карар дип көтелә. Ә сез Уеннарны күзәтәчәксезме? Олимпиададан нәрсә көтәсез?
Хәлил ШӘЙХЕТДИНОВ, Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары:
– Сочи Олимпиадасын көтеп алдык. Бу иң матур Уеннарның берсе булыр дип өметләнәм. Сочига килгән спортчылар, җанатарлар илнең табигатенә, мондагы шартларга сокланып китәрләр, кабат килерләр дип уйлыйм. Соңгы елларда Россиягә дөньяда караш үзгәрә бара. Универсиададан соң да халык аптырап китте. Россиянең нинди матур шәһәрләре, зур мөмкинлекләре бар икән дип. 6-13 февраль көннәрендә Сочида булырга тырышам. Үзебезнең чаңгычыларга көч биреп торачакмын. Татарстан спортчыларының җиңү яуларга бөтен мөмкинлеге дә бар. Чаңгычыларга, хоккейчыларга зур өметләр баглыйбыз. Ике спортчы Паралимпия уеннарына бара. Алар да “алтын” отар дигән өмет бар. Сочида чаңгы ярышын, биатлонны, мөмкинлек булса, хоккей карарга исәп бар.
Римзил ВӘЛИЕВ, җәмәгать эшлеклесе:
– Минем кызыксынуым сүлпән. Татарстан спортчыларының ничек чыгыш ясавы һәм тропик климатлы төбәктә Кышкы Олимпиаданың ничек узачагы гына кызык. Курортлар төбәгендә Кышкы Уеннар узуы могҗиза бит. Мин шуның өчен караячакмын. Олимпиаданы кешеләр ничек кабул итәр, сәяси ягы ничек булыр – болары да кызык. Шулай да, Уеннарга бармас идем. Ерак, ыгы-зыгы, зур акча әйләнгән чара – болар миңа ошамый. Россия командасының җиңәргә мөмкинлеге бар дип уйлыйм. Россия кышкы спорт төрләрендә дә җиңмәсә, бик оят булачак.
Илдус ЯНЫШЕВ, эшмәкәр, Казан шәһәр Думасы депутаты:
– Минем өчен Олимпиаданың физкультура белән массакүләм шөгыльләнүгә этәрүе, күбрәк яшьләрне спортка җәлеп итүе һәм Сочиның россиялеләр өчен танылган ял итү урынына әйләнүе мөһим. Россия халкы ял иткәндә акчасын чит илдә калдырып кайтмыйча, үзебездә тотсын иде. Олимпиада медальләр һәм рекордлар белән мактануга гына кайтып калмасын. Чөнки алар белән озак мактанып булмый. Медальләрнең халык сәламәтлеге өчен дә, икътисад өчен дә әһәмияте юк. Бу бик зур булмаган даирә кешеләре өчен генә мөһим. Шулай ук Россиянең спорт корылмалары төзү тәҗрибәсе туплавы да уңай күренеш. Мөмкинлек булса, Олимпиаданы барып җанлы күзәтер идем. Миңа чаңгы ярышы, хоккей, кайчандыр дзюдо белән шөгыльләнгәнгә күрә көрәш төрләре, бокс та ошый. Мөһим хоккей матчларын, кичке вакытта, көнгә ярты сәгать булса да, карарга өлгерермен дип уйлыйм. Россия командасы беренче өчлеккә керер, минемчә.
Рәмис ЛАТЫЙПОВ, “Яңа гасыр” телеканалы журналисты:
– Олимпиада оештыруны тотарга акчасы, торырга фатиры булмаган акылсыз гаиләнең кредитка туй уздыруы белән чагыштырыр идем. Моның ил өчен файдасы булыр дип уйламыйм. Сочида футбол командасын да тота алмадылар, хоккей сарайларын нинди акчага тотарлар да кем йөрер икән анда? Билгеле, спорт сөючеләр шатланыр, Уеннарны күпчелек халык караячак. Бездә бәйрәм уздыра, шаккатыра беләләр. Олимпиаданың Сочида узуы үзе үк шаккатыру. Әмма туйдан соң дөмберә дигән әйбер бар бит. Бездә дә Универсиада вакытында бик күңелле иде. Әмма бәйрәм тиз уза, коммуналь хезмәт өчен түләүләрне күргәч, бер дә кызык түгел.
в„–18 | 07.02.2014