Депутатлар телевизор экраннары аша яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаять, физик яки психик көч куллану күренешләрен күрсәтүне иртәнге сәгать җидедән алып төнге сәгать уникегә кадәр тыярга тәкъдим итә. Алар фикеренчә, мондый күренешләрне караган яшүсмернең, “болай эшләргә” ярамый дип колагына киртләп куясы урынга, “моны эшләп карарга кирәк”, дип нәтиҗә ясавы ихтимал.
Депутатлар күптән түгел Мәскәү мәктәпләренең берсендә булган фаҗигане даими рәвештә яктырткан сюжетларны да тәнкыйть утына тоткан. “Балага яшьтәшенең адымы ныграк тәэсир итә, ул аннан үрнәк алырга тырыша”, – дип саный алар. Ничек уйлыйсыз, бу ысулның нәтиҗәсе булырмы икән? Әллә без инде яшүсмерләр арасында җинаятьчелек белән көрәштә мондый алымны кулланырга соңга калдыкмы?
Наилә Батыршина, “Жасмин” психологик үзәге җитәкчесе:
– Массакүләм мәгълүмат чаралары кешегә хәтта йоклаган вакытта да тәэсир итә. Психикасы нык булмаган яшүсмергә тискәре йогынтыны киметү өчен, мондый тапшыру, сюжетларны һичшиксез тыярга кирәк. Ләкин тискәре күренешләрне бераз күрсәтеп алу да комачау итмәс. Балага ул азмы-күпме яхшыны начардан аерырга ярдәм итә. Шулай да баланың формалашуында иң төп нигез – ата-ана тәрбиясе.
Илдар хәзрәт Баязитов, Татарстан мөфтие урынбасары:
– Дөрестән дә, азрак соңга калдык. Ләкин барыбер нәрсәдер эшләргә, бу күренешләрне тыярга кирәк. Яхшылыкка, хәйриячелеккә чакыра торган социаль рекламалар саны күбрәк булсын. Без үскәндә балалар, яшьләр өчен яхшы әкиятләр, тәрбияви кинолар бар иде. Хәзер дә яхшы сыйфатларны үстерә торган кино, мультфильмнар кирәк. Баланы кечкенәдән Аллаһы Тәгаләнең барлыгына өйрәтсәң, ул начар гамәлләрдән ерак тора. Дин дәресләре алган бала әти-әнисен, янәшәдәгеләрен хөрмәт итәргә өйрәнә.
Раяз Фасыйхов, җырчы:
– Киноларда көчләү, җинаять күренешләре барыбер дә чикле күләмдә. Аларны без дә карап үстек инде. Миңа калса, төп басымны, иң беренче чиратта, компьютер уеннарына һәм Интернетка ясарга кирәк. Шундый компьютер уеннары бар: анда син җинаятьче сыйфатында үзеңә тоткыннар алып, кешеләрне атып, үтереп йөрисең. Компьютерда кеше үтереп, бер этаптан икенче этапка күчәргә күнеккән кеше виртуаль дөнья белән чынбарлыкны аермый башлый. Элекке мултьфильмнарны күбрәк күрсәтсеннәр иде. Балаларыбызга да тәрбияви, үсеш өчен файдалы мультфильмнарны гына карарга рөхсәт итәбез. Тәрбия мәсьәләсендә төп җаваплылыкны мәктәпкә генә өеп калдыру да дөрес түгел. Иң элек гаиләдә тиешле тәрбия булырга тиеш.
Гөлсәһирә Гыйниятова, 155 нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
– Күпмедер дәрәҗәдә телевизорның да йогынтысы бардыр инде. Ләкин, минемчә, монда төп проблема бик тирәндә ята. Иң элек ата-ананың мәктәпкә, укытучыга булган мөнәсәбәтен үзгәртергә кирәк. Без үскәндә, белемебез нинди, шундый билге ала идек. Әти-әнисенә, башка фәннәрдәге билгеләренә карап, билге күтәреп кую дигән әйбер юк иде. Мәскәүдәге очракта да, әти-әнинең балага: “Димәк, белемең шундый булган. Иртәгә өйрәнеп барсаң, яхшы билге алырсың”, – дип аңлатуы җитмәгән. Мондый әйберләр күбрәк ата-ананың укытучы белән бер булып эш итмәвеннән килә. Укытучы турында тискәре тапшыруларны да туктатырга кирәк.
Рөстәм Исхакый, журналист, эшкуар:
– Депутатлар үз эшләрен эшләргә тиеш, яхшымы-начармы – алардан тәкъдимнәр булсын. Тик тыеп кына әллә ни алга китеш булмас шул. Милли-дини тәрбияне арттырырга, ата-аналар гаиләдәге хәлләренә, үз-үзләренең тотышларына игътибар итсеннәр иде. Балалар, яшүсмерләр әти-әниләреннән күргәнне-ишеткәнне кабатлый яки әти-әнисе яхшы үрнәк күрсәтмәсә, алар башка тискәре үрнәкләрне ала.
в„–19 | 08.02.2014