2016 елда Татарстанда янә авыл хуҗалыгында исәпкә алу кампаниясе үтәчәк. Республикада аны сыйфатлы итеп башкару өчен чаралар күрелә башлады да инде. Аерым алганда, Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салым һәм финанс комитетының чираттагы утырышында депутатлар “Татарстан Республикасында 2016 елда узачак Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбенә әзерлек кысаларында муниципаль район җирлеге органнарына һәм шәһәр округларына дәүләт хокуклары бирү турында” закон проектын карады.
Бу исә район хакимиятләренә эшне башлап җибәрергә мөмкинчелек бирә. Әлеге чара республикада 2016 елның 1 июленнән башланып, 15 августына кадәр дәвам итәчәк.
Каравыл кычкырасы урында
Россия авыл хуҗалыгы казанышлары турында сүз барганда, ил җитәкчелеге зур саннар кыстырып сөйләргә ярата. Бигрәк тә гомуми саннар турында сөйләгәндә. Мондый хәлнең бер күңелле ягы бар инде барын. Ул саннарга карап, сөенәсе килә. Тик еш кына саннар бер, ә урыннардагы хәл бөтенләй икенче төрле шул. Моның сәбәбен белгечләр рәсми статистиканың еш кына сәяси төсмер алуында дип аңлата. Хәер, мондый хәл бер авыл хуҗалыгына гына кагыла дию дә дөрес булмас. Шуңа күрә күп вакыт каравыл кычкырасы урында ура дип сөрән салабыз. Аннары инде үз ялганыбызга үзебез ышанып, тынычланып яшибез.
Каләм ияләреннән күп тапкырлар ишеткәнем бар: тормышыбызны объектив чагылдыра торган мәгълүмат табуы кыен. Бигрәк тә авыл хуҗалыгында. Әйтик, кайбер район авылларында эре терлекнең баш саны кимегәннән-кими, ә хуҗалыкларда сөт җитештерү арта. Бигрәк тә шәхси хуҗалыклардагы хәлләр гаҗәпкә калдыра. Сыерлары бөтенләй бетеп баручы авылларда да сөтнең арта баруы күңелдә шик уята. Авыл җитәкчеләре моны бик гади итеп аңлата үзе. Өстән күпме кушалар, шундый сан бирәбез, диләр.
Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, мондый күпертелгән саннар терлекчелеккә генә кагылса бер хәл. Авыл хуҗалыгының барлык тармакларында шундый хәл. Бу турыда кемнәр генә кайларда гына әйтмәде инде. Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин да җае чыккан саен шуны тәкрарлый. Авыл хуҗалыгындагы хәлләрдән яхшы хәбәрдар булган депутатның илдә ит, сөт, ашлык һәм башка төр продукция күләме турында мәгълүматның дөреслеккә туры килмәве турында ил җитәкчеләренең күзенә карап әйткән чаклары булса да, берни үзгәргәне юк. Эт өрә, бүре йөри кебек килеп чыга. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында да мондый хәлләргә әллә ни исләре китми бугай. Бәлки шуңадыр кабул ителгән программаларның күбесе нәтиҗәсез кала. Авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме дә кызган комга су сипкәндәй эзсез югала тора.
Санасаң да, санамасаң да...
Белгечләр әйтүенчә, авыл хуҗалыгында килеп туган проблемаларны дөрес хәл итәр өчен мондый исәпләүләр ким дигәндә ун елга бер тапкыр уздырылырга тиеш. Безнеке кебек очсыз-кырыйсыз илдә реаль хәлне белеп тору бигрәк тә мөһим. Кызганыч, авыл хуҗалыгында мондый исәпкә алу бездә онытылганда бер генә уздырыла. Күрәсең, җепнең очын югалтырга шулай җайлырактыр инде. Югыйсә 94 ел эчендә мондый чараның нибары ике тапкыр гына узуын илнең икътисадый мөмкинлекләре чикләнгәнлеге белән генә аңлату дөреслеккә туры килми. 1920 елда уздырылган авыл хуҗалыгы исәбе буенча 2006 елга кадәр яшәгән илдә нинди төгәл исәп булсын?
Баштарак 2012гә, тора-бара 2014 елга планлаштырылган авыл хуҗалыгы исәбен алу чыгымнарын башлыча федераль бюджет күтәрергә бурычлы. Татарстан Финанс министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, әлегә бу максатларга 45 миллион сум бирелгән. 2006 елда авыл хуҗалыгы исәбе алыр өчен тотылган чыгымнар белән чагыштырганда бу бик аз, ди белгечләр. Татарстанның 50ләп районы, шул исәптән республика һәм район үзәкләре саналучы 21 шәһәр, 19 шәһәр тибындагы бистә, 3082 авылны берләштергән 916 авыл муниципаль берәмлегенә керүче 500 меңнән артык төрле объект, бина һәм корылмаларын йөреп чыгу өчен шактый зур оештыру эшләре, финанс мөмкинлекләр кирәк булачак әле. Аларның кайберләре федераль бюджеттан бирелүче төрле субсидия һәм дотацияләргә бәйле икәнлеген искә алганда, урыннарда кемнәрдер туплаган мәгълүматларның төгәл булуын да тикшереп тору зарур. Шуңа карап авыл хуҗалыгы тармакларының бүгенге хәле, киләчәккә булган мөмкинлекләре ачыкланачак.
Гаделлек булырмы?
Сер түгел: соңгы 20 – 25 ел эчендә дәүләт тарафыннан авыл хуҗалыгына бирелә торган ярдәм гаделлектән ерак булды. Ил җитәкчелеге югары трибуналардан әледән-әле, безнең өчен продукция җитештерүченең кем булуы, ягъни инвестормы, мөстәкыйль эшләргә омтылучы хуҗалык яки крестьян-фермермы - дәүләт алдында тигез хокуклы, дип ышандырырга тырыша килде. Тик гамәлдә моның киресе күзәтелә. Һәрхәлдә, шәхси хуҗалыгында продукция җитештерүчеләргә һәм инвесторларга дәүләт тигез ярдәм күрсәтүдән бик ерак әле. Гәрчә шул ук рәсми статистика һәр икесенең дә продукцияне бер чама җитештерүен раслый килә. Бу очракта дәүләт кемне күбрәк якларга тиеш соң? Әлбәттә инде, дәүләттән миллиардларча сум субсидия алып, акчаның кая китүен дә рәтләп белмәгән, төгәлрәге, белергә теләмәгән инвестор түгел, ә продукцияне аз чыгымнар белән күбрәк җитештерүчеләр дәүләттән ярдәмне күбрәк алырга тиештер.
Киләчәктә авыл хуҗалыгында һәр җитештерүченең нинди хәлдә булуын, аңа нәрсә җитмәгәнен, кыскасы, һәркайсының хәлен яхшы белеп тору кирәк. Бары тик шул вакытта гына авыл хуҗалыгында продукция җитештерүчеләр дәүләттән тигез һәм гадел ярдәмгә өмет итә ала. Моның өчен исә 2016 елда уздырылачак авыл хуҗалыгы исәбен әштер-өштер генә түгел, ә төрле яклап җиренә җиткереп үткәрелүе шарт.
Камил СӘГЪДӘТШИН
в„–20 | 11.02.2014