Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Илһам Шакировның туган көненә багышланган зур концерт

$
0
0
12.02.2014 Мәдәният
Илһам Шакиров – бөек татар җырчыларның берсе. Бу исемне ишетүгә үк колакта «Кара урман» көе яңгырый башлый.

1960 елда Илһам Шакиров Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты булып эшли башлый, ә 1992 елдан 2011 елга бирле анда сәнгать җитәкчесе вазыйфаларын башкара.

Илһам әфәнде Россия һәм Татарстан Республикасы халык артисты исемен йөртә, ул Г. Тукай исемендәге дәүләт премия лауреаты һәм «Алтын Апполон» бүләге иясе.

Илһам Шакировның туган көненә багышланган тамашада Владимир Васильев җитәкчелегендәге Филармониянең музыкаль-әдәби лекторие солистлары (Г. Ибушев, Р. Вәлиева, А. Имашев, И. Макаров, Г. Байназарова, концертмейстер Р. Чуйнов), Айдар Фәйзрахмановның ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Халык уен кораллары «Татарика» оркестры (сәнгать җитәкчесе – Ринат Халитов) һәм Башкортостан республикасыннан килгән кунаклар (И. Вәлиев, А. Каюмов, Р. Сәйфетдинов, В. Хызыров, А. Латыпова) катнаша.


 




в„– |

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>