Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Гафу үтенде, ләкин юшкын калды

$
0
0
21.02.2014 Җәмгыять
Татарстанда уңайсызрак мәсьәлә килеп чыкты. Казанда туып үскән танылган актриса, яман шеш белән авыручы балаларга ярдәм итүче “Подари жизнь!” хәйрия фонды җитәкчесе Чулпан Хамматова “Новая газета”га күләмле интервью бирде. Казанга, Татарстанга, аеруча аның түрә­ләренә үпкә белдерде һәм шул сәбәпле, зур шау-шу купты.

Эш шунда ки, ел саен савыккан, чирен җиңгән балалар арасында аның фонды тарафыннан дөньякүләм “Җиңүчеләр уеннары” уздырыла. Моңа кадәр ул гел Мәскәүдә оештырылган. Ләкин, Чулпан сүзләренчә, узган елны бу чараны барлык шартлары да булган Казанда уздырырга тәкъ­дим ителгән. Хамматова бел­де­рүенчә, чараны оештыру турында килешү республиканың Президент Аппараты һәм Президент ярдәмчесе Татьяна Ларионова белән төзелгән булган. Ләкин Казан ягы килешүне рәсми документ белән теркәмәгән, уеннарны уздырачагын телдән генә раслаган.“Инде барысы да килеп терәлде, ә Казанда уеннар буламы, юкмы икәнен өздереп әйтүче булмады. Ларионовага ике көн дәвамында шалтыраттым, ләкин безне тоташтырмадылар, ул җавап бирмәде. Гап-гади итеп кешечә гафу үтенү дә булмады, без бит чирле балалар белән эшлибез!” – дип эмоцияләрен яшер­мичә Татарстан түрәләренә ачуы чыгып сөйләгән Чулпан.

Уеннар вакыты якынлашып килгәндә, фондка, Татарстан чараны финансламаячак дигән хат килгән. Татарстанның Министрлар Кабинеты Аппараты бюджетта уеннар өчен акча юк, дип белдергән. Рөстәм Миңнеханов рес­публика түрәләре аркасында чыккан кәгазь боткасы, озак кымшанулары өчен Чулпаннан гафу үтенде һәм “Җиңүчеләр уеннары”н Казанда уздырыр өчен республика бар көчен салачак, дип белдерде. Ләкин оештыручылар уеннарны Мәскәүдә уздырырга булган. Рөстәм Миң­неханов кебек рәсми рәвештә гафу үтенү – сирәк күренеш, шуңа да Интернет киңлекләрен­дә Президентның бу адымын югары бәяләделәр. 




в„–26 | 21.02.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>