Чәршәмбегә каршы төндә Краснодар краеның Туапсе районындагы берничә авылны янә су басты. Беренчел мәгълүматларга караганда, 2 меңгә якын кеше зыян күргән, 4 кеше һәлак булган. Хәзер Туапсе районында ремонт эшләре бара. Казанда булган ике көнлек яңгырлар да шәһәр тормышын астын-өскә китерде.
Краснодар крае Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу юлы халыкны алдан кисәтеп куярга өлгергән. Министрлыктан хәбәр итүләренчә, һава шартлары начарая башлагач, халыкка йортларын калдырып китәргә тәкъдим иткәннәр. Туктамый яуган яңгырлар аркасында Туапсе районында өч елга ярларыннан чыгып, суның биеклеге гадәттәгедән 2 метрга югары күтәрелгән. Нәтиҗәдә Новомихайловский һәм Лермонтово бистәләре – 600гә якын шәхси йорт һәм күпфатирлы йортлар өлешчә су астында калган. “Зур су” киткәч, 4 кешенең һәлак булуы ачыкланган. Аларның берсе – Новомихайловский бистәсендә яшәүче карт әби, икенчесе Мәскәү өлкәсеннән килгән ир-ат булган. Петербург һәм Краснодардан килгән хатын-кыз белән ир-ат исә фаҗигагә каршы төнне генә танышканнар. Яңгырга алар машинада барганда эләккән, күтәрелгән дулкын машинаны елгага юып төшергән.
Россия Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, Туапсе районындагы фаҗига 2010 елгы су басуны хәтерләткән. Ул вакытта 7,5 меңгә якын кеше зыян күргән. Краснодар крае губернаторы Александр Ткачев сүзләренә караганда, бу юлы хәбәр итү системасының тиз эшләве кешеләрне коткарып калырга ярдәм иткән. Ул көнне районда 40 автоматик сирена эшләгән. Хәзер исә Краснодар краенда волонтерлар үзәге оештырылган, аның хезмәткәрләре кешеләрне җылы ризык, кием һәм бүтән кирәк-яраклар белән тәэмин итәргә тырыша. Новомихайловский бистәсенә исә гуманитар ярдәм килә башлаган.
Зыян күрүчеләргә ярдәм буларак җирле хакимият һәркемгә 10 мең сум акча түләргә вәгъдә биргән. Тагын 150шәр мең сумны аларга матди компенсация буларак түләячәкләр.
Матди компенсация Казан йөртүчеләренә дә кирәк булырга мөмкин. Һәрхәлдә, ике көн яуган яңгырлар вакытында машиналары зыян күргән кешеләр моны болай гына калдырырга җыенмый. Кайбер мәгълүматларга караганда, яңгыр вакытында хасил булган диңгездән дистәдән артык машинаны коткарырга туры килгән. Табигать кыланмышлары автобус оешмаларын да сынаган: ватылу очраклары 30 процентка арткан. Чәршәмбе көнне башкала мэриясендә табигать каршындагы көчсезлек сәбәпләрен ачыкларга тырыштылар. "Водоканал" оешмасы директоры Андрей Егоров әйтүенчә, юлларны төзекләндергәннән соң эшчеләр улак люкларын ачык калдыра икән. Нәтиҗәдә чүп белән тыгылган мондый корылмалар яңгырларга каршы тора алмаслык хәлгә килә. Башкаланың Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әйтүенчә, шәһәр канализацияләрен тәртиптә тотар өчен ел саен 400 миллион сум акча кирәк, быел исә әлеге сумманың 113 миллионы гына табылган. Барлык улакларны төзекләндерү шәһәр казнасына 5 миллиард сумга төшәргә мөмкин. Моңа әлеге улакларны чистарту корылмаларына кирәкле 4,5 миллиард сумны өстәсәк, шактый саллы сумма килеп чыга.
Әлегә исә Казан халкы табигать кыланмышларына үз көче белән каршы торырга тырыша. Игорь Куляжев әйтүенчә, иң авыр вәзгыять Җиңү проспекты һәм Арбузов урамында теркәлгән. Коеп яуган яңгыр аркасында соңгысында хәтта җир убылды. Әлеге чокырга исә асфальт төялгән "КамАЗ" төшеп киткән. Башкала башкарма комитетында юлның әлеге өлешен дүшәмбегә кадәр тәртипкә китерергә ниятлиләр һәм халыкка өченче транспорт дамбасын читләтеп узуны киңәш итәләр. Ә ЮХИДИ идарәсе башкала йөртүчеләрен һәм юлчыларны тагын да зуррак "бөке"ләргә әзер булырга чакыра. "Көз җитә бит, яңгырлар белән бергә Казанга студентлар да килә башлаячак", – ди полиция хезмәткәрләре. Димәк, күрәселәр алда әле.
Гөлназ ГЫЙЛӘҖЕВА
№167-168 | 24.08.2012