Сүз юктан сүз булсын, исәнме, кодагый, дигәндәй, Әхәт абый Гаффардан: “Һаман язасызмы?” – дип сорап куйдым. Ни дип җавап бирде дисезме? “Туктатырсың мине, бар!” Нәкъ Әхәт абыйча, көлемсерәп, әмма йомры итеп. Ул юк-юкта редакциягә мыегын кабартып килеп керә дә, безне күчтәнәче – саллы киңәшләре белән “сыйлап” китә. Бүген дә безгә сүз тәмен татып карарга тәкъдим итте.
– Әхәт абый, сүз куәте турында ни әйтерсез?
– Борынгы сүзләрнең куәте егәрлерәк, яшәү көче күбрәк. Миңа сүзләр дөнья, кеше барлыкка килгәнче яратылган кебек тоела. Изге китапларда шулай язылган да: “Әүвәл Сүз булган”. Яисә изге тел әлифбасындагы беренче хәреф аталышы әлифнең чиксезлекне, саф Аллалыкны – Ән-сафны белдерүе дә шуны аңлата. Илләр бетә, кешеләр үлә – сүзләр кала. Сүзләрнең хәтере юк, алар вакыт агышына бирешми. Чөнки алар Хәтер һәм Вакытка мохтаҗ түгел. Алар – мәңгелек. Хәтер белән Вакыт фәкать кешеләргә генә хаҗәт. Билгеле бер күләмдә сүзләрнең тереклеккә, җан ияләренә дә бәйләнеше бар. Ләкин, кешеләрдән аермалы буларак, тереклек ияләре – үлемсез, чөнки алар үлемнең ни икәнен белми. Шуңа күрә аларның сүзләргә ихтыяҗы юк. Ник дигәндә, үлем кебек үк, үлемсезлек тә – телсез. Әйе, сүз – фәкать яшәүнең генә көч чыганагы. Кеше дөньяга яратылып җанга гына түгел, ә бәлки акылга да ия булгач, беренче сүзләре итеп үзенә ден иңдергән һәм яшәү биргән затларны атый: баланың елавында “Алла” сүзе чалымлана, теле ачыла башлаганда “Әннә”, “Әттә” сүзләре китә. Адәм баласы үзенең яшим дип яшисе килүен “Мәм-мә” дип игълан итә. “Мәм-мә” – икмәк сүзенең “мә” иҗегеннән, күрәсең.
– Шулай. Тик менә сүз тәмен тою бөтен кешегә дә бирелми.
– Аллаһы Тәгалә бүләге ул. Әти-әни, туганнар, авыл халкы, гомумән, татар халкы тәрбиясе... Әмма туксан тугыз проценты үзеңнән тора. Заманында минем хакта бер тәгъбир чыккан булган: “Әхәтме? Ишектән кертмәсәләр, тәрәзәдән үтәр, тәрәзәдән кертмәсәләр, морҗадан төшәр!” Хактыр инде. Миңа гелән теш үтмәс диварларны газиз маңгаем белән бәреп тишәргә туры килде. Хәер, шәһре Казан университетындагы остазым Гази ага Кашшаф минем язмышымны язучылык үнәре белән бәйләде. Бәйләп кенә калмады, ә бәлки, казыгын үзе кагып, мине шунда арканлап ук куйды. Менә шуннан мин язу дигән тышауда инде.
– Шул тышауның җимешләрен барласак...
– Хуш. Теге заманнарда 15 китап чыгарганмын, җиде ел дигәндә тугыз пьесамны сәхнәгә куйдырырга ирешкәнмен, Мәскәүдә яшьләр өчен Максим Горький исемендәге Бөтенсоюз конкурсы премиясенә лаек булган, чит телләрдә шактый басылган, җөмһүриятебез, Мәскәү матбугатында меңләп мәкаләм чыккан икән, шуннан соң беренче Президентыбыз, очраклы рәвештә очрашкан мәлебездә: “Әхәт, синең мыегың кабарганнан-кабара бара әле”, – дигәннән соң, мин аңладым: туктарга вакыт. Бигрәк тә памфлетлар сырлауны. Туктатырсың мине, бар! Әйе. Ни өченме? Чөнки! Романнарымда, хикәяләремдә, кыйссаларымда әйтеп бетермәгәннәремне мин заманга алдан күзәтү ясау сыйфатында памфлетларда сынап карый торган булып киттем җүләр. Әнә шулай итә торгач, әлеге памфлетларда сурәтләнгән хәл-әхвәлләрне җыйнап, тора-бара “Богау” дигән роман да язып ташлаганмын. Дөресен, сер итеп кенә әйткәндә, памфлет – язучы өчен пычак кайрый торган кайрак ише бер нәрсә инде ул. Чарлыйсың да – әйдә, алга. Гел алга таба!
– Язучылык һәм журналистика. Бер караганда, капма-каршы “үнәрләр”, икенче яктан, бер-берсенә ярдәм дә итә кебек.
– Журналистика ничек язарга, нәрсә язарга икәнен өйрәтә. Университетны тәмамлагач, “Яшь ленинчы” газетасына эшкә алдылар. Әле диплом алганчы ук Гази ага Кашшаф кулына тапшырдылар. Ул сүз тәмен белергә, балаларга аңлаешлы итеп язарга өйрәтте. Бераз мөгез чыгара торган гадәт бар минем. Кыска җөмләләр арасына озын җөмлә кыстырып куям.
– Ә ни өчен шулай эшлисез?
– Укырга кызык булсын дип. Кеше әзрәк башын ватсын, уйланып ятсын дип. Кайберәүләр: “Әхәтнең кайбер җөмләләрен яңабаштан укыйсың”, – дип әйтәләр иде. Ә мин махсус шулай язам. Күңеленә, аңына, зиһененә сеңеп калсын дип.
– Үз иткән татар язучыларыннан бүген кемне әйтер идегез?
– Татар халкы мәнфәгате хакына йөрәк кайнарлыгын, иҗат ялкынын, җанын-тәнен дигәндәй мәңгелеккә омтылышлы һәркайсын.
– Шулай да...
– Мәшһүрләр Гази Кашшаф, Рафаэль Мостафин, күренеклеләрдән – Азат Әхмәдуллин, Хатыйп Миңнегулов, Фоат Галимуллин, Рифат Сверигин...
– Болар әдәби тәнкыйтьчеләр бит!
– Минем хәл кадәри иҗатым хакында язган булса, Тукайны да әйтер идем әле.
– Тукай. Аның хакында күп яздыгыз, Әхәт абый.
– Әз дә түгел, күп тә түгел, аның бала чагыннан алып соңгы сәгатен дә тасвирлап, “Дәрья башы” дигән повесть, “Соңгы сәгать” дигән драма. Ә мәкаләләр – гомерем буена.
– Бер нәрсә аңлашылмый: саллы-саллы әсәрләр иҗат иткәнсез, Тукайның тормышын, иҗатын баштанаяк өйрәнгәнсез, ә әдәбияттагы иң зур бүләк – Г.Тукай премиясен алмагансыз.
– Мәдәният министрлыгында тәмәке пыскытып торам. Кайсыдыр пьеса өчен кесә тутырып акча биргәннәр иде. Күрәм, Мансур Хәсәнов килә. Котлыйм мин сине, Әхәт, ди. Минәйтәм, нәрсә белән, Мансур абый. Тукай премиясен аласың быел, ди. Тәмәкене аз гына суырып алдым да, бер адым алга атлап: “Мансур абый, әйдә болай итик әле, әбиләр алсын. Без әле яшьләр, өлгерербез”, – дим. Мансур абый, аптырап: “Беренче тапкыр ишетәм мондый сүзне”, – ди. Шуннан премия Гөлшат апага булды. Ул: “Миңа Тукай премиясен хөкүмәт тә бирмәде, Союз да бирмәде. Миңа Тукай премиясен Әхәт алып бирде”, – дип үлгәнче сөйләп йөрде.
– Ә сезгә кем алып бирер?
– Әй, кем белгән инде аны!
– Әхәт абый, әсәрләрегездә туган авылыгызны бигрәк тә сагынасыз инде.
– Язу эше ерак балачак белән язмыш язган гомернең тузанлы олы юлында очраган бер салкын чишмәгә ятып су эчкән кебек нәрсә ул. Әгәр берничә юл кисешкән урынга туры килсәм, мин туган авылыма, бала чагыма алып кайта торганын сайлар идем. Бер заманны, инде әллә кайчан, майка белән трусиктан гына килеш биек ярлы инеш буйлап сузылган тугайның бик ерак төшләренә кереп киткәнем истә тора. Япа-ялгызым гына. Бу минем зур дөньяга беренче сәяхәтем булган, күрәсең. Аңынчы да, әти җиккән “Күгәрчен” кушаматлы ат арбасына утырып, ерак басуларга чыкканмындыр инде. Тик нигәдер әнә шул беренче ялгыз сәяхәтем хәтергә тирән уелып калган. Хәтеремдә генә түгел, ә аермачык шул тар, җәйге кояш астында изрәп яткан тугайдан үзенә тыеп булмастай төстә әйдәгән офыкка каршы барганымны күргәндәй булам. Әти-әни генә түгел, ә үз-үзеңне дә табалмаслык ераклыкка киткәч, кемнеңдер “инде кайт” дигәнен ишеткәндәй, кире борыласың да кайтыр юнәлешне иң элек мәктәп юкәләре ябалдашларына, аннан зират каеннары башларына, ахырда туган йортыңны уратып алган тупылларга карап табарга кирәклеген сизәсең. Мин әнә шул әллә кайчангы беренче сәяхәтемне бик сагынам.
– Язудан башка тагын нишләргә яратасыз?
– Мин яшәүне яратам.
– Яшәү, сезнеңчә, нәрсә эшләү соң ул?
– Чагыштырып әйткәндә, болайрак шикелле. Балачакта безгә тигән иң авыр эшләрнең берсе тезмәгә кипкән печән тутыру иде. Әти, ул вафат булгач, бер-бер артлы өлкән абыйлар астан биреп тора, син дыңгычлый-дыңгычлый тутырасың. Тузан, бөркү, шабыр тиргә батасың. Печән вагы тәнгә ябыша, тузаны тамакка утыра, камыллар тәнне тырнап бетерә. Әмма бер дә бер заманны шул тезмәнең печән белән шыплап тулуыннан да рәхәте булмый. Эш эшләнгән, җан тыныч. Яшәү – менә шулай бушлыкны җан рәхәте белән тутыру инде ул.
P.S. Чаллыда КамАЗ отличникларына багышланган стела төзергә уйлыйлар. Анда Әхәт Гаффарның да исеме уелачак. Менә нинди кеше ул безнең Әхәт абый!
Гөлинә ГЫЙМАДОВА
в„–29 | 26.02.2014