Россия һәм Татарстан күләмендә Мәдәният елы игълан ителде. Әлеге гамәлне хөкүмәтнең шушы өлкәдәге проблемаларга игътибар итүе дип аңларга кирәкме? Бу ел нинди вакыйгалар белән истә калыр? Шушы хакта Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина белән әңгәмә кордык.
– Cоңгы елларда Мәдәният министрлыгы эш юнәлешләренең ел исеменә әверелүе хөкүмәтнең мәдәни проблемаларга йөз белән борылуы дип аңларга кирәкме? 2012 ел – Тарихи-мәдәни мирас елы булып тарихка керсә, быел – Мәдәният елы. Яңасын башлаганда, үткәненең нәтиҗәләрен искә төшерү дә урынлы булыр кебек. Ничек уйлыйсыз, Тарихи-мәдәни мирас елының нәтиҗәләре канәгатьләнерлек булдымы?
– 2012 елда тарихи-мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә зур ыргылыш ясалды. Бу физик яктан да, матди яктан да зур көч таләп итте. Әлбәттә, дәүләткә шәхси эшмәкәрләр ярдәм итмәсә, бүген яңадан торгызылган тарихи биналар ул кадәр күп булмас иде. Шунысы куанычлы: кунаклар Казанны Россиянең башка шәһәрләре белән чагыштырганда, тарихка иң илтифатлы калаларның берсе дип билгеләп үтә. Чыннан да, без бу мәсьәләдә күпкә алга киттек. Универсиададан соң башкалабызны Европалашкан шәһәр дип атадылар. Мин моның белән килешәм. Әмма башкаланың йөзе турында сүз алып барсак, аны башкалар белән чагыштырып булмый. Аның йөзендә ул үткән юл һәм башкалабызның тарихы чагыла.
– Сезнеңчә, Мәдәният елы нинди булырга тиеш? Ул конкрет чаралар елымы яки кешеләрнең үзаңы үзгәрү елымы?
– Дәүләт тарафыннан нинди дә булса елны игълан итү ул – бу темага аерым игътибар бирүне аңлата. Россия һәм Татарстан күләмендә мәдәният елы игълан ителү – дәүләтнең мәдәни инфраструктураларын гына түгел, әхлак, тәрбия мәсьәләләрен дә актуаль дип санавында. Мәдәният бит ул – бөтен барлыгыбызның нигезе. Без балага никадәр игътибар бирәбез, аны никадәр әхлаклы, зәвыклы итеп тәрбияли алабыз, ул җәмгыятькә шулкадәр өлеш кертәчәк. Әйдәгез, эчке культурабыз турында уйланыйк, рухи дөньябызны барлыйк, нәрсә ул мәдәният, без ни дәрәҗәдә зәвыклы дип уйланыйк.
– Мәдәният елын игълан итүне хөкүмәтнең бу өлкәдәге проблемаларга игътибар итүе дип аңларга кирәкме? Сер түгел, безнең күп кенә мәдәни объектларыбыз кызганыч хәлдә. Мәдәни чараларның бюджеты да мактанырлык түгел кебек тоела.
– Мәдәният елын финанслау каралган. Шул ук вакытта быел авыл җирлекләрендәге мәдәният объектларына аеруча игътибар ителәчәк. Чыннан да хәл гади түгел, ләкин ул җайга салына башлады. Без республика районнарында, авылларда еш булабыз һәм андагы халәтне күреп, сөенеп кайтабыз. Район үзәкләре һәм аңа якын авылларда вәзгыять җайга салына. Саннарга килсәк, авыл клублары программасы буенча 92 клуб төзелде, өч ел эчендә барлыгы 138 яңа объект кулланылышка тапшырылачак. Моннан тыш, быел республика һәм муниципаль берәмлекләр хисабына 85 авыл клубы төзекләндерелде. Әйтик, туксанынчы елларда кешеләрнең мәдәни чараларга исе китмәсә (бу аңлашыла да, алдан икмәк ягын кайгыртасың, аннан гына ялны уйлый башлыйсың), бүген, киресенчә, халыктан, артистлар авылларга гастрольләрне оныттылар, дигән мөрәҗәгатьләр килә. Димәк, кеше рухи азыкны тансыклаган.
– Быел мәдәният өлкәсендә өстәмә чаралар, мәдәният тармагына өстенлекле шартлар көтеләме?
– Быел ел вакыйгасы булырлык шактый зур чаралар әзерләнә. Дөрес, безне хәзер берни белән дә гаҗәпләндереп булмый. Мәсәлән, әле күптән түгел генә Казанда Стинг булып китте, Дмитрий Хворостовский чыгыш ясады, Денис Мацуев еш килә, гомумән, дөньякүләм билгеле шәхесләр Казанны ярата. Мәдәният елында тагын да кабатланмас чыгышлар булачак. Министрлык оештырган мәдәни чараларның исемлеге тәгаенләнгән, планнарыбыз министрлыкның рәсми сайтында бар.
– Кинематография өлкәсен алыйк әле, монда нинди яңалыклар көтелә? Татарстанның чит илләр белән тиңләшерлек үз киносы булырмы?
– Кинопроизводство өчен бюджетта 4 миллион сум акча каралган. Бу сумма нәфис фильм төшерү өчен җитми, әлбәттә. Бер фильмның 30-60 миллион сумга төшкәне мәгълүм. Татарстанда нәфис фильм мәктәбе беркайчан да булмады. Шуңа күрә, “Әйдәгез, киноны яңадан торгызыйк” дигән өндәмәләр дөреслеккә туры килми. Булмаган әйберне ничек торгызасың ди? Киноны үстерергә кирәк. Бездә документаль фильм һәрвакыт булды. ”Казан” кинохроникасы студиясе бөтен Россиягә билгеле иде. Россия һәм чит ил аудиториясенә мәгълүм документалистларыбыз да бар. Ә нәфис фильм өлкәсендә без беренче адымнарны гына атлыйбыз. Шуңа күрә, ел саен “Бибинур”, “Бөркетләр” кебек иҗади уңышларны көтү дөрес тә булмас иде. Чөнки чын мәгънәсендә осталар да иҗади уңышсызлыкка тарырга мөмкин бит. Бөтен продукт та камил була алмый. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән “Корбан-роман” фильмы әзерләнә. Кинематографистлардан кино төшерү буенча гаризалар күп килә. Фильм төшерергә теләгән төркемнәрнең мөрәҗәгатен сәнгать-эксперт советы карады. Әлбәттә, ТР Мәдәният министрлыгы фильмнарны финанслый алмый. Әмма сәнгать-эксперт советы: “Әйе, бу фильм барып чыгачак”, – дигән карарга килә икән, Мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасы хөкүмәтеннән финанс ярдәме сорап мөрәҗәгать итәчәк. Әлегә эш шулай корылган.
– Мисал өчен, режиссер эшне нидән башларга тиеш?
– Мисалга Кыргыз режиссеры Болот Шәмшиев белән әңгәмәне китерәм. Ул Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә ханым турында фильм төшерергә тәкъдим иткән иде. Сүзне бу фильмның бюджеты аклану-акланмавы турында башлады. “Бу фильмның аудиториясе – Татарстан һәм Башкортстан. Аны бу республика халыкларының йөз проценты да карамаячак. Мөгаен, халыкның 30-40 процентын җәлеп итәрбез. Әгәр билет бәясе фәлән сум булса, без фәлән кадәр акча җыеп алабыз. Бу тотылган акчаны аклаячак. Сездән исә фәлән процент финанс ярдәме сорыйм”, – диде ул. Миңа калса, фильм төшерүне менә шуннан башларга кирәк. Моннан тыш уртак төркемнәрнең уңыш казаначагы бәхәссез. Мәсәлән, “Бибинур”да Мәскәү һәм Татарстан белгечләре эшләде. Берсеннән – тәҗрибә, икенче яктан милли үзенчәлекләр файдаланылды. Нәтиҗәдә уңышка ирештеләр.
– Кинобыз булмый торып фестиваль оештыру дөресме соң?
– Казан мөселман фестиваленә ун яшь. Ул туу һәм аякка басу чорын уңышлы гына узды. Кино тәнкыйтьчеләре һәм белгечләр, ун яшьлек фестиваль дөрес һәм максатчан юл үтте, дип белдерделәр. Дөрес, аны Канн яки башка фестивальләр белән чагыштырып булмый. Әмма тора-бара ул да шулай ук аягында нык басып торыр дип уйлыйбыз. Без мөселман кинофестивале турындагы фикерләре белән икеләнүләребезне таратулары өчен Карен Шахназаровка һәм башка белгечләргә рәхмәтлебез. Озак вакыт ни өчен бу чараның мөселман кинофестивале дип аталуы турында бәхәс барды. Без исә: “Бу – дини кино фестивале түгел”, – дип җавап бирәбез. Исламны мәдәниятнең бер өлеше итеп карарга кирәк. Бу фестиваль – Россиядә ислам илләре киносы өчен төп мәйдан. Россиядә бер генә җирдә дә, бездәге кебек, мөселман илләре төшергән кинолар бер урынга җыелмый.
– Казан – төрки илләр мәдәни мәркәзе дип игълан ителде. Бу җәһәттән нинди эшләр планлаштырыла?
– Татарларның аутентик фольклорына багышланган һәм ул халкыбызның төрле этник төркемнәренең иҗат коллективларын бер үзәккә туплау максатын куйган “Түгәрәк уен” фестивале быел беренче мәртәбә Казанда үткәреләчәк. Халкыбызның рухи байлыгын күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек бу. Ә инде матди мирас турында сөйләшәбез икән, Болгар форумы хакында да әйтеп узарга кирәктер. Форум кысаларында төрки дөньяда ислам традицияләре буенча конференция, “Төрки дөньяда тарихи һәйкәлләрне саклау тәҗрибәсе”, “Евразия интеграциясенең нигезе буларак төрки-славян симбиозы” дип аталган семинарлар үткәреләчәк. Мәдәният тарихына килгәндә, программада “Төрки халыкларның әдәбият һәм музыка чыганаклары һәм эволюциясе” халыкара фәнни-гамәли конференциясе бар. Фәнни-гыйльми конференциягә дөньяның төрле почмакларыннан галимнәр килүе көтелә. Шунысы да игътибарга лаек: ТӨРКСОЙ 2014 елны төрки илләрдә төрекмән шагыйре һәм философы Мәхтүмкүли елы дип игълан итте. Мәхтүмкүлинең шигъри мирасы төрекмән милләтенең генә түгел, бөтен төрки халыкларның мәдәни байлыгы дияр идем. Шуңа күрә конференциянең бер секциясе Мәхтүмкүли иҗатына багышланачак. Әлеге фәнни чарага Төрекмәнстаннан да белгечләр киләчәк. Мондый уртак чаралар, һичшиксез, ике тугандаш халыкның бәйләнешләрен ныгыта. Төрек партнерларыбыз белән берлектә “Төрки дөньяның күренекле мәгърифәтчеләре Мәхмәт Акиф Эрсой һәм Габдулла Тукай” халыкара симпозиумы узачак. Бу симпозиумда Төркиянең абруйлы галимнәре, дәүләт һәм мәдәният эшлеклеләре катнашачак. Эрсой һәм Тукай иҗатын өйрәнүчеләр дә үз фикерләре белән уртаклашачак. Симпозиум уңаеннан зур күргәзмә дә оештырырга ниятлибез. Монда татар мәгърифәтчеләренең XX гасыр башында Төркиядә басылып, хәзер Төркия Республикасы фондларында сакланучы хезмәтләре урын алачак. “Уртак тел – билге” дип аталган күргәзмә дә, ТӨРКСОЙ скульпторларының халыкара симпозиумы да, “Төрки дөньяда каюлы күн” сәнгате фестивале дә, “Төрки дөнья” музыка фестивале дә төрки кунакларыбыз күңеленә хуш килер, дип ышанабыз. Музей эшчәнлегенә килсәк, “Казан Кремле” музей-тыюлыгында зур күргәзмә ачылачак. Монда традицион мәдәниятнең барлык юнәлешләре дә чагылыш табачак. Ягъни төрки халыклар турында бай мәгълүматлы экспозиция булачак.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА
в„–31 | 01.03.2014