Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Әдәп мөһимрәкме, гыйлемме?

$
0
0
04.03.2014 Дин
Мөселманнарны нәрсә борчый? Һич арттырып әйтү булмас: мөфти Камил хәзрәт Сә­мигуллинның журналистлар белән очрашуында катнашкан кешеләр, бирелгән сорауларга карап, моны яхшы төшенгәндер. Нәзарәтнең матбугат үзәген­дә әйтүләренчә, мөфти хәзрәт мондый очрашуларны ай саен уздырмакчы.

Бирсен Ходай! Сорау-җавапларга керешкәнче, нә­зарәт җитәкчесе ил-көндәге яңалыкларга, кылынган һәм кылынасы гамәлләргә тукталды.

Яңа­лыкларның күңелсезрәген­нән башлыйк. Монысы хаҗга барырга теләүчеләргә кагыла. Со­гу­диялеләр Мәккәдә төзекләнде­рү, үзгәртеп кору эшләрен тә­мамлый алмаганга, быел да ру­сиялеләргә хаҗ квотасы 20 процентка кимрәк бирелгән. Ягъни быел да илебездән 20 мең түгел, 16 мең кеше генә олы хаҗ сә­фәренә юллама алу бәхетенә ирешәчәк.
Инде үзебездәге оештыру эшләренә килгәндә, нәзарәт быел ел имамы конкурсы игълан итәчәк. Әүвәл һәр мөхтәсибәт үз районында иң булдыклы имамны сайлый. Соңрак алар арасыннан берсе сайлап алыначак. Быел мөфтият мәдрәсәләр өчен утызлап дәреслек бастырырга җыена. Болар башлангыч, урта һәм югары мәдрәсәләргә адреслана. “Дәреслекләр бабаларыбыз укыган һәм укыткан нигездә булачак”, – дип аңлатма бирде бу уңайдан Камил хәзрәт. Былтыр дини идарә утызлап китап нәшер итсә, быел бу күрсәткечне җит­мешкә җиткермәкчеләр. “Мең ярым мәчет салып, Татарстанда Әбү Хәнифә исемендәге мәчет юк икән. Һичшиксез, якын арада салыначак бер күркәм Аллаһ йортына аның исемен бирербез”, – дип белдерде мөфти.

Исем дигәннән. Журналистларны да борчый бу мәсьә­лә. “Нәшриятыгызны нигә урысчалатып “Хузур” дип атадыгыз? “Хо­зур” дисәң, татарча яңгырар иде. Татар нәзарәте бит бу. “ДУМ РТ-Хадж” дигән килбәтсез исемне кайдан таптыгыз? “Идел-хаҗ”га охшатып, “Казан-хаҗ” дип кушып булмый идемени?” – дип сорады “ВТ” журналистлары. Кыс­кар­тыл­малар телебезгә хас тү­гел. Чын татарча, матур исем булса, җәлеп итеп тә тора. Аннан соң нигә хаҗ сәфәрен оештыру белән бер оешма – “ДУМ РТ-хадж” гына шөгыльләнә? Нәзарәт канаты астында хаҗ оештыру җәһә­теннән берничә оешма шө­гыль­­ләнсә, сайлап алу мөмкин­леге булыр; оештыручылар, күб­рәк кеше җәлеп итик дип, сәфәр хакын бераз төшерергә, көндә­шен­нән яхшырак эшләргә тырышыр иде. Бәлкем, “Идел-хаҗ” оеш­масына кабат мөмкинлек бирергә­дер? Нәзарәт җитәкчеле­гендә эшләүгә алар каршы түгел ич.

Мөфти хәзрәт очрашуны ачып җибәрүгә үк: “2014 елны  дини гореф-гадәтләребезне терге­зү елы дип игълан иттек”, – дип белдерде. Аның: “Казан мәчетлә­ренең барысында да җомга вә­газьләре фәкать татар телендә генә булачак”, – дип әйтүе йөрәк­кә сары май булып ятты. Дөрес, бу уңайдан берничә журналист, кайбер мәчетләрдә ярты сә­гатьлек вәгазьнең биш минутын – сыгынтысын булса да урысча сөйләргә кирәк; мәчеткә йө­рүче­ләр арасында мигрантлар гына түгел, туган телебезне белмәүче татар яшьләре дә шактый бит, дип искәрмә ясауны сорады. Чынлап та, кайнар канлы яшьлә­ребезнең аерым фатирларга җыелып намаз укырга, вәгазь­ләнергә гадәтләнеп китүе бар.

– Әхлаклы, әдәпле, гыйлемле татар имамнарын халкыбыз белеп торсын. Ел имамы ярышында җиңүчегә  хаҗга юллама бирә­чәк­без, – дип мөфти хәзрәтнең гыйлеме, абруйлы имамнарның кадерен белергә чакыруы да кү­ңелле. Әмма бу мәсьәлә бигүк гади түгел шул. “Кайбер районнарга барасың, укымышлы, гыйлемле имамнар бармак белән генә санарлык. Имам-мөхтәсибләр сафына очраклы гына килеп эләк­кәннәре, гыйлеме әллә  ни булмаса да, белемлерәк яшьләрне кү­ләгәдә тотарга тырышканнары да бар. Шул ук вакытта үз вакытында халык мәхәббәтен яулаган, абруйлы, укымышлы булып та, бу көннәрдә имамлыктан чит­ләштерелгән хәзрәтләребез дә аз түгел. Аларны үз урыннарына кайтарасы иде бит”, – дип мөрә­җәгать итте, мәсәлән, “Безнең гәҗит” вәкиле.

– Без инде бу юнәлештә эшли башладык. Гыйлемле, укымышлы кешеләрне төрлечә җәлеп итәр­гә тырышабыз, – дип җавап бирде моңа мөфти хәзрәт. Әйе, заманында “ваһһабчы” ярлыгы тагып, бездә ошамаса, әнә чит илгә китсеннәр, дигән җавапсыз бел­дерүләр дә булды. Шөкер, мөф­тият бу чирдән арынды. Мәсә­лән, нәзарәтнең уку-укыту бү­леге мөдире итеп Руслан хәз­рәт Та­һировны билгеләү­лә­рен дини җәмәгатьчелек уңай кабул итте.

– Бүгенге җәмгыять, мөсел­маннар төрле мәгълүмат йогынтысына бирелә. Моңа гыйлем белән генә каршы торырга мөм­кин. Әгәр күңелебезне иман, гыйлем белән баетмасак, зыянлы, кирәксез мәгълүмат, башка төрле мәдәният белән башны бутаячаклар. Хәтта газета, телевидение, Интернет ярдәмендә, ислам терминнарын белгән, чынлыкта дини хисләрдән ерак торган мөселманнар җәмгыяте тө­зергә телиләр кебек. Әүвәл һәр мөселман белергә тиешле минимум гыйлемне өйрәнергә кирәк, – дип мөфти хәзрәт журналистларны өч нәрсәгә – гыйлемгә, гамәлгә һәм ихласлыкка таянырга, халыкны да шуңа өндәргә чакырды.

Ахырда бер каләмдәшебез­нең: “Яшьләр мәчеткә керергә курка, чөнки алар надан хәзрәт­тән бернинди яңалык та ишетә алмый”, – дип зарлануына, мөфти хәзрәткә аларны тизрәк алыштырырга чакыруына да тукталып китәсе килә. Дини гыйбадәт-йо­лаларны җиренә җиткереп үтә­гәннәре, үз вакытында намаз укытканнары өчен без аларга фәкать рәхмәт әйтергә тиештер. Гыйлемгә бик ашкынасың икән, хәзер дини әдәбият тулып ята. Интернеттагы дини сайтларга керә аласың. Укыйм дисәң мәд­рәсәләр бар, анда читтән торып та укып була. Бу уңайдан яшь Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗа­ни­нең  үз  заманында күрше авылдан үзләренә намазга йөри башлаган өммәттәшебезгә бир­гән киңәшен онытмыйк. “Үз авы­лыңда, үз имамыңа оеп намаз укуың саваплырак”, – дигән ул. Казанда мондый проблема юк кебек – алтмышлап мәчет бар. Гыйлемлерәк буласың киләме, саваплыракмы – бусы инде әдәп-әхлак мәсьәләсе.


Рәшит МИНҺАҖ

в„–--- | 28.02.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>