Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Мигрантларны өйрәтәчәкләр

$
0
0
06.03.2014 Җәмгыять
Россиягә килгән мигрантларны яшәргә өйрәтү эшенә керешмәкчеләр. Федераль миграция хезмәте бөтен ил буйлап чит ил кешеләрен укыту өчен үзәкләр ачарга тәкъдим итә. Үзәктә яшәү һәм уку түләүле булачак. Миграция хезмәте әзер­ләгән закон проектыннан аңлашылганча, үзәкләрдә рус теле, тарих һәм Россия законнары укытылачак.

Ярты ел узганнан соң мигрантларга имтихан тапшырырга туры киләчәк. Уңышлы тапшыручыларга илдә вакытлыча яшәргә рөхсәт чиратсыз биреләчәк. Үзәккә урнашу һәм уку мәҗбүри куелмаячак, чөнки моны түләүле итәргә ниятлиләр. Әлеге хез­мәт өчен мигрант үзе яки аны эшкә алучы оешма, шулай ук милли диаспора да түли алачак.

Проект авторлары, илгә килүче эшчеләрнең саны нык арту мондый үзәклә­ргә ихтыяҗ тудыра, ди. Алар сүзләренчә, 2013 елда Рос­сиягә 17,5 миллион мигрант килгән, шуларның 8-9 миллионы – визасыз килер­гә рөхсәт булган илләрдән. “Күпчелекне Украина һәм Үзбәкстан кешеләре тәшкил итә. Россиядә яшәргә җай­лашу бигрәк тә яшьләргә авыр. Шуның аркасында алар эшкә урнаша алмый, җирле халыкның тискәре мөнәсәбәтенә дучар була”, – ди авторлар.

Укыту үзәкләрен төбәк­ләр акчасына ачарга тәкъ­дим ителә. Әмма әлегә мо­ның күпмегә төшәсе дә, үзәктә бер ай уку һәм яшәүнең бәясе дә билгеле түгел. Әлеге саннарны май аена кадәр исәпләп бете­рәбез, дип ышандыралар. Шунысын әй­тергә кирәк: Россиядә мигрантлар өчен тулай торак­лар инде хә­зердән үк бар. Оренбург һәм Тамбовта, мәсәлән, аларда яшәү бер айга 5,5 мең сум тора. 2013 елның 1 гыйнварыннан Рос­сиядә мигрантлар өчен рус те­лен­нән мәҗбүри имтихан да кертелгән иде. Әмма аны тапшыру торак хуҗалыгы, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче­ләр өчен генә мәҗбүри дип куелды. Бүген Россиядә әле­ге тар­мак­ларда 200 мең миг­рант эшли, имтиханны шу­ларның 30 меңе генә тапшырган. 




в„–33 | 05.03.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>