Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Сәламәтләндерүме, әллә сәләмәләндерүме?

$
0
0
07.03.2014 Авыл
Республиканың кайсы гына төбәгенә барып чыкма, хуҗалыкларның гөрләп эш­ләгән чакларын сагыналар. Колхоз безнең өчен авыр чакларда барып сыеныр урыныбыз, ярдәм сорар оешмабыз иде, диләр.

Авыл халкы өчен иң авыры – күмәк хуҗалыкларның 70 елдан артык җыелып килгән мал-мөлкәте таралып, юкка чыгуыдыр, мөгаен. Ферма тулы мал-туары, меңнәрчә гектар уңдырышлы җире, машина-трактор паркында төрле техникасы, башка төр җиһазлары булган авылларны чагыштырмача зур булмаган бурыч өчен бөлгенлеккә чыгарып, барлык мал-мөл­кәтен юк-бар бәягә сатып бе­терүне ничек инде хуҗалык­ны сәламәтләндерү дип атап булсын?

Томшыгын алса, койрыгы ябыша


Авыл хуҗалыгында элек тә җиңел булмагандыр. СССР чорында табышлы эшләүче ху­җалыклар байтак саналса да, асылда аларның кереме башлыча әлеге дә баягы дәүләт ярдәменә кайтып калган. Һәр­хәлдә, бурычсыз хуҗа­лыклар булмаган да диярлек.

Сер түгел, Татарстанда да базар икътисады шартларына хуҗалыкларның күбесе муеннан бурычка баткан килеш керде. Тик Россиянең күп төбәкләреннән аермалы буларак, Татарстан хуҗа­лыклары үзгәртеп коруга үз юлы белән керә алды. Иген­челектә дә, терлекче­лектә дә югалтулар башкаларныкыннан кимрәк булды. Моңа Рос­сия Федера­ция­­­се­нең 2002 елда кабул ителгән “Авыл хуҗалыгында товар җитештерүчеләрне икъ­­­тисадый сәламәтләндерү турын­да”гы Законы да уңай тәэсир итте. Әлеге закон ниге­зендә, озак еллар дәвамында бурычлары, шул исәптән ел­дан-ел штраф һәм пенялары арта барганнарның бурычларын өлешчә гамәлдән чыгарып, яки түләү вакытын үз­гәртеп, хуҗалыкларга тер­нәк­ләнеп китәр өчен мөм­кинлек тудырылды. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгъ­лү­матлар­дан күренгәнчә, мондый финанс ягыннан сәла­мәтлән­дерү мөм­кин­ле­геннән республикада 625 хуҗалык файдалана алган. 8 миллиард сумнан артык төрле бурыч­ларның түләү вакыты озайтылган, 1 миллиард 600 миллион сум штраф һәм пенялар юкка чыгарылган. 93 хуҗа­лык­ның 403 миллион сумлык бурычын түләү вакытын күчерү мәсь­әләсе дә хәл ителергә тора, диләр министрлыкта.

Тик бу әле хуҗалыклар тулысынча бурычлардан арынды дигән сүз түгел. Җитмәсә, соңгы ун елда тагын дис­тәләрчә миллион сумлык яңа бурычлар пәйда була. Яңа буялган түбәгә кунган кош сыман, томшыгын алса, койрыгы бурычка ябышучы хуҗа­лык­ларның саны республикада йөзәрләп исәпләнә. Бары тик 2006 елны гына да продукция җитештерүче 535 хуҗалык банкротлыкка чыгарыла. Бү­ген республиканың 76 хуҗа­лыгы финанс ягыннан сәла­мәт­ләндерүе аша уза. Тулаем алганда, бөл­генлеккә төшкән ху­җалыклар­ның саны 1 мең­нән артып китә. Бу еллар эчендә кулдан-кулга күчеп, банкротлык процессын бер­ничә тапкыр узган хуҗа­лык­­лар да бар. Кызганыч, алар арасында чынлап торып сәла­мәтләнде­рел­гән, бу хәлләрдән соң тернәк­ләнеп эшләп кит­кән­нәре генә сирәк. Һәрхәлдә, андыйлар турында ишетел­гәне юк.

Булдыра алмыйлармы, теләмиләрме?


Банкротлык процессы­ның файдасы һәм зыяны турында сүзләр күп булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та мондый ху­җа­лыкларның ни өчен яңа­дан эшләп китә алмау сә­бәпләрен, арбитраж идарәче­ләре эшеннән канәгать булмавын әйтеп, кимчелекләрне бетерү өчен конкрет чаралар күрүне таләп итте.

Хуҗалыкларда банкротлык процессын тиешенчә уз­дыру өчен Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы тарафыннан махсус схема да эшләнгән. Әлеге документта әйтелгән­чә, бу процессның вакыты 1,5 елдан артмаска тиеш. Бөл­генлеккә төшкән хуҗалыкның сөрү җи­рен һәм терлек-туарын саклап калу да шарт. Иң мөһиме, хуҗалыкта эш­ләү­челәрне эш белән тәэмин итү мөмкин­леген саклап калу да – арбитраж идарәчесенең бурычы. Хәзер инде фактларга килик. Соңгы 10 елда банкротлык процессы узучы үзем булган хуҗалыкларның бер­сен­дә генә дә әлеге шартлар үтәл­гәнен күрмәдем. Кире­сенчә булганнары бик күп. Кайбер авылларда конкурс идарәче­ләрен күргәннәре дә юк. Хуҗалыкның мал-мөл­кәте кемгә сатылган, нинди бәядән – авылда беркем белми.

Банкротлык чоры күп хуҗалыкларда министрлык тәкъдим иткән вакыттан берничә тапкыр артык. Баулы, Балык Бистәсе, Биектау, Минзәлә һәм башка кайбер районнарда бөлгенлек процессы 6-7 елга сузылу очрак­лары бар. Нигә сузылмасын? Арча районы “Ватан” хуҗалы­гы арбитраж идарәчесе кебек 4 айга 650 мең сум хезмәт хакы алганда, кая ашыгырга?

Бөгелмә районы “Птицевод” хуҗалыгында исә банкротлык процессы барган 2,5 ел эчендә конкурс идарәче­сенең “чыгымнары” 20 миллион сумнан артып китә. Юмарт идарәче хуҗалыктагы мал-мөлкәтнең бәясен ачык­лау өчен генә дә 6 миллион сум акча түләгән. Кем әйт­меш­ли, казна малы мал түгел...
Шул ук вакытта хуҗалык­тан аласы хезмәт хакын еллар буе көтеп торучылар да бар. Теләче районы “Әбде” яки Балык Бистәсе районы “Балтач” хуҗалыгын­дагы кебек хезмәт хакын түләргә акча булмаса да, арбитраж ида­рәчесенә табыла – әлеге ике хуҗалыктан өстәмә түләү формасында үзенә 847 мең сум, ә читтән чакырылган белгечләргә 1 миллион 300 мең сум акча табылган.

Россия Федерациясе законы нигезендә, 100 мең сум бурычы булганда бүген авыл хуҗалыгында продукция җи­тештерүче теләсә кайсы ху­җалыкка карата банкротлык процессы башлап җибә­рергә мөмкинлек ачыла. Югыйсә хуҗалыкның йөзләрчә миллион сумлык байлыгын уңга-сулга таратуга чик куярга күптән вакыт. 


Камил СӘГЪДӘТШИН

в„–31 | 01.03.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670