Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Ләйсән һәм Илнар Хөснуллиннарның икенче балалары туды

$
0
0
13.03.2014 Матбугат
ТНВ каналындагы "Манзара" тапшыруы журналисты Ләйсән Хөснуллина һәм "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты, "Кара-каршы" тапшыруын алып баручы Илнар Хөснуллин гаиләсендә шатлыклы вакыйга. 12 март көнне аларның икенче балалары - уллары туды. Иртәнге сәгать уннар тирәсендә. Толстой урамындагы 3нче роддомда. Авырлыгы 3 кило, буе 50 см.

"Исем мәсьәләсендә дебатлар озакка сузылды, - диде Илнар "Матбугат.ру" хәбәрчесенә, - Кызыбыз Зәйнәпкә исемне мин сайлагач, бу юлы чират әнисендә булыр дип уйлаган идек. Әмма малай туар көн якынлашкан саен миндә ирләр горурлыгы уяна башлады һәм исемне янә үзем табарга карар кылдым. Баксаң, егетләр исемен табарга авырррак икән бит. Аннары нәсел дәвамчысына исемне бабасы кушсын дип әтигә мөрәҗәгать иттем. Хәзер уртак фикер табылды кебек. Аяз булыр, ахрысы улыбызның исеме. Хисләр әле бик үк аңлашылып бетми. Әле кулга тотып карамаган бит баланы. Әлегә кадәр баланың кызмы яки малаймы булуы мөһим түгел кебек иде. Шулай да егет туу сөендерә. Күңелле мәшәкатьләр белән йөрибез әнә шулай. Телефонның тынып торганы юк. Иптәш егетләр тизрәк атна ахыры килеп җиткәнне көтә".

Ләйсәнне, Илнарны һәм Зәйнәпне чын күңелдән котлыйбыз!


---

в„–--- | 13.03.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670