Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Бәхетле булыр өчен ничә сум кирәк?

$
0
0
14.03.2014 Җәмгыять
Берәүләр “Бәхет акчада түгел” дигәндә, башкалар: “Дөрес, хикмәт – аларның күләмендә!” дип үзгәртеп куәтли. Superjob порталы уздырган тикшерү нәтиҗә­ләреннән күренгәнчә, Рос­сиядә яшәүчеләр үзләрен бәхетле тояр өчен ай саен керем 50 меңнән дә ким булмаска тиеш дип исәпли. Иң күбе – 150 мең сум. Бу акчага типтереп яшәргә дә, иртәгәсе көн өчен артык борчылмаска да мөмкин дип уйлыйлар.

Болай фикер йөртүчеләр 17 процентны тәшкил итә. Тыйнаграк та яшәргә мөмкин дип уйлаучылар – 16 процент, алар аена 30 мең дә ярап куяр иде әле дип уйлый. Андыйлар: “Иң мөһиме – тотрыклылык”, “Миңа артыгы кирәк­ми”, “Күбрәк акча эшләгән саен, кешенең ихтыяҗы да арта”, – дип уйлый. Ә сезгә үзегезне бәхет­ле итеп тояр өчен кесәдә ничә сум булуы кирәк?

Әлмирә ӘДИЯТУЛ­ЛИ­НА, Россия “Мөслимә” оеш­масы рәисе:

–  И, бәгырькәйләр, акчадамы соң хикмәт? Нә­фес­не тыеп булмый ул, акча күп булган саен җитми. Ай саен 10 мең пенсия алам, яшәр урыным бар, күзләрем күрә, яраткан эш белән шөгыльләнәм, газета чыгарам. Миңа тагын ни кирәк? Кирәк чакта миңа Аллаһы Тәгалә малны юлыма чыгарып бирә. Кеше соңгы арада, тегесе җитми, бусы юк, дип зарлана. Ә уйласаң,  кеше  начар яшәми бит! Кешеләр канә­гать түгел, аларны гел нидер җитмәгән хис бимазалый, тапкан малның бәрә­кәте юк, шуңа өзгәләнә. Булганга шөкер итсәң, һәрбер әйберне зур бүләк итеп кабул иткәндә генә кеше үзен бәхетле итеп тоя.

Илназ ГАРИПОВ, җырчы:

– Бик катлаулы сорау. Әлегә миңа 100 мең сумлык керем җитә. Ләкин кеше бервакытта да канә­гать булмый, аңа булган саен күбрәк кирәк. Җәм­гыятьтә үзеңне кеше булып тояр өчен яхшы машинасы да, матур затлы киеме дә кирәк. Ләкин бә­хетнең бер мизгел генә бул­ганын да аңлыйм. Го­мумән, юрганга карап аяк сузасың инде ул, кесәдә 5 мең йөрсә, кеше “Пяте­рочка”га кереп ризык сатып алмый, йә “Бә­хетле”гә керә, йә “Мак­доналдс”ка кереп ашый. Белмим, айлык керем 50 меңгә төшсә, күңелем тыныч булмас иде кебек, нидер җитми башлар төсле.

Фатыйх СИБАГАТУЛЛИН, РФ Дәүләт Думасы депутаты:

– Мин Ходайдан: “Мине бай итмә, сине санга сукмый башлармын, фә­кыйрь итмә, ачлыктан гө­наһка батармын”, – дип сорап яшәдем. Балачак ачлыкта узды, без үскәндә барысы да ачлы-туклы булды, ләкин бервакытта да акчага исем китмәде. Әле дә шулай. Депутат буларак, миңа дәүләт ай саен 220 мең сум түли. Тү­ләгәннәре җитә. Мин алар­ны банкта да, карточкада да йөртмим. Кесәдә 50 мең булса, күңел тыныч. Кешенең кереме мил­­лиардтан артса, ул хуҗа булудан туктый, акча аның белән идарә итә башлый. Ә миллиарды булмаган кеше тыныч яши, байлык туплавын дәвам итә ала.

Алсу ИСХАКОВА, тәрбияче:

– Бәхетле булыр өчен акча кирәкми дигән сүзләр – сафсата. Мин ялгызым ике бала тәрбиялим, айлык хезмәт хакым – 17 мең. Көн­дәлек тукланудан башка балага киемен дә,  уку әсбапларын да сатып алам, башкаларда булган кесә телефоны да, компьютеры да кирәк. Баланы әле бу, әле теге түгәрәккә, спорт залына да, бассейнга да йөртәсе килә, ләкин бу бит барысы да акча. Әле мин үземнең ихтыяҗларымны санамыйм, барысы да фатирга, хуҗалыкка кереп китә. Кеше бит бераз дөньяны да күреп, танышырга да тиеш. Шуңа бәхетле булыр, үзеңне кеше итеп хис итәр өчен күп акча кирәк. Чит илгә түгел, күрше шәһәрне барып күрмәгәннәр азмы бездә, шифаханәдә сәламәтлеген ныгыту турында хыяллана да алмаганнар – күпчелек, чынында очны-очка ялгап яшибез.


---

в„–--- | 14.03.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>