Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Гүзәлем: «Ирем – беренче урында»

$
0
0
14.03.2014 Шоу-бизнес
Гүзәлем! Бигрәкләр дә хәйләкәр исем. Ачуланып әйтсәң дә, ягымлы килеп чыгачак. Хәер, Гүзәлем кебек мөлаем хатын-кызга ачуланып та булмыйдыр ул. Гүзәлем – татар эстрадасының яшь һәм амбициоз артистларының берсе генә түгел, яшь килен дә әле. Матурлык, өлгерлек, аш-су серләре – аңардан.

 «Кыш гел бертөрле булып тоела, ә яз – яңарыш чоры кебек. Бигрәк тә хатын-кыз өчен яз – «уяну» вакыты ул. Гел бер үк өс киеменнән йөргәннән соң, яз төрледән-төрле күлмәкләр кидертә. Чәчләрне дә көн дә төрлечә итеп куясы килә башлый. Язны якынлаштыру өчен гардеробны яңарта башларга киңәш итәм. Сары, кызыл, ачык яшел төстәге киемнәр сайласаң – кәефләр күтәрелә. Яз иҗат өчен дә яңа дәрт өсти. Табигатькә чыгып, я булмаса шәһәр урамнары буен-ча йөреп керсәң дә рәхәт. Язгы һава илһамландыра. Мин бигрәк тә Кабан күле буенда йөрергә яратам».

 «Мәктәп елларыннан бирле спорт белән шөгыльләнәм. Җиңел атлетикага, чаңгы ярышларына йөри идем, икенче-өченче урыннарны яулап дипломнар алганым да бар. Бер чаңгы ярышы бик хәтердә калган. Ныклап, җиңәрлек булсын дип әзерләнгән идек. Мәктәп чаңгылары бик иске, яңа инвентарь юк заманнар. Ярыш көне килеп җитте. Старт алып ярты юлны уздым дигәндә чаңгы ая-гымнан чыгып очты. Урман уртасында берүзем калдым, бөтенесе узып китте. Ачудан чаңгыны киеп тә тормадым, финишка җәяү кайттым. Спорт белән мавыгуым хәзер дә бетмәде. Салаватның (җырчы Салават Миңнеханов – Гүзәлемнең ире – ред.) клибында төшкәндә каратэ дәресләре алырга туры килде. Шуннан бирле каратэга да йөрим. Кызлар өчен спорт белән шөгыльләнү – үзеңне формада тоту өчен менә дигән мөмкинлек».

 «Тормышта замана ритмыннан калышмыйм, ләкин эчке халәтем белән элеккеге, үзем яшәмәгән вакытларга тартылам. Татар эстрадасын алсак та, аның башлангыч вакытын, оркестрга кушылып җырлаган беренче җырчыларны, ретро музыканы үз итәм».

 «Кешенең тискәре сыйфатлары да аңа булыша ала дип саныйм. Мин үземнең начар якларымны таный алам. Кайчакта көнләшү хисе дә, бераз һавалылык та хас миңа. Тик бу сыйфатларым үземә яңа максатлар билгеләргә дә булышалар».

 «Ирем – гаиләм – һәрвакыт беренче урында булачак. Иҗатка, эшкә дә вакыт калсын өчен бары тик йокыдан иртәрәк торырга кирәк. Тугызда-унда гына торсаң, минем өчен көн үтте дигән сүз».

 Без Салават белән классик ризыкларны үз итәбез. Төрле шулпалар, ашлар еш пешерәм. Көн аралаш диярлек коймак яки белен ясыйм. Төрле эчлекләр белән дә, болай гына да. Минемчә, белен – чәй янына иң җайлысы һәм иң тәмлесе. Яратып пешергән ризыкларымның рецептларын сезгә дә тәкъдим итәм. Ашларыгыз тәмле булсын!

Краб белән гөмбә салаты
 1 банка консервланган шампиньон белән 1 баш суганны табада кыздырасы, шуңа 2-3 помидор һәм краб таякчыклары турап саласы, 1 теш сарымсак уып майонез белән болгатасы.

Гөмбә белән тавык ите
 Сөяксез тавык итен (500 г) тукмаклап табага тезәргә. 200 г шампиньон гөмбәсен, 1 баш суганны шакмаклап турарга; 150 г сыр уарга; каймак һәм майонез катыштырырга; тоз, борыч, туралган петрушка өстәп барысын бергә болгатырга.
 Болгатманы ит өстенә салып, духовкада 40-50 минут пешерергә.

Креветка ите
 50 г атланмайны табада эретергә, туралган 6-7 теш сарымсакка 1 лимонның суын сыгып бераз кыздырырга. 250 мл сөт өсте һәм 50 мл ак шәраб салып, соусны кайнаганчы болгатып торырга.

 500 г чистартылган креветканы әлеге соуста 10 минут пешерергә. Шуннан соң креветкаларны алып торырга, соусны ике тапкырга кимерлек итеп әкрен утта төнәтергә. Соңыннан мичнең утын сүндереп креветкаларны кире соуска салырга.
 Табынга куйганда ризыкны петрушка белән бизәргә мөмкин.

Блиц-киңәшләр
 Укырга: мемуарлар.
 Карарга: Әлмәт театрында Зәкия Туешева куйган «Банкрот» һәм Звездана Ангеловска куйган «Болан-патша» спектакльләрен.
 Тыңларга:татар ретро музыкасын һәм америка поп-музыкасын (Бьёнсе, Дженнифер Лопес, Риана).


Рания ЮНЫСОВА

в„–--- |

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>