Кемнең Казанда 14 көн буе тамаша күрсәткәне бар?! “Мунча ташы” 14 февральдән 27сенә хәтле башкаланы яулап алды дияргә була. Барлык көннәргә дә билетлар сатылып беткән. “Мунча ташы”ның директоры Гамил Әсхәдулла белән әңгәмә кормый булмас, мөгаен.
Гамил Әсхәдулла трактор сатып алган
– Гамил абый, шундый популяр театрга зур түрәләр киләме?
– Быел күренмиләр әле, былтыр Президент килгән иде. Илсур Метшин, депутатлар килә.
– Популярлыгыгыз бетүдән курыкмыйсызмы?
– Бетәргә ирек бирмиләр. Россиядә яшәвебезгә бик шатбыз. Яңалык бик күп. Тормышны гел үзгәртеп торалар, без шуны эләктереп алабыз, бу әйбер дөрес түгел, дип сәхнәдән күрсәтәбез. Халык өчен бу начар әйбер дип аңлатырга тырышабыз. Табиблар белән сөйләшкәнем бар: “Кыскартып бетерделәр, эшләргә кеше юк. Чирне табалар, дәваларга табиб юк”, – диләр. Сәнгать үзе төзәтә алмаса да, күрсәтеп бирә. Юмор-сатирага эләккән әйбердән куркасы түгел.
– Юмор тапшыруларын яратасызмы?
– Тәнкыйть аша карыйм. “СТС”тан “6 кадров” ошый, артистларның уйнавы, кирәкле ноктага тигезүләре шәп. Бездә дә “Елмай” тапшыруын күрсәтеп маташалар, әмма ноктасына тигезә белү кирәк, шул чакта гына халыкка барып җитәчәк ул.
– Ниндирәк юморист ошый?
– Импровизатор. Зал белән контактка кереп, халыкны җәелдереп көлдерә алучы.
– Җитәкче булу авырмы?
– Үземне җитәкче дип санамыйм, өлкән артист мин. Бездә – демократия. Теманы төзегәндә һәркем үз фикерен әйтә. Коллективыбызда 15 кеше.
– Проблемаларыгыз бармы?
– Бинабыз юк. Арендага алынган өч бүлмәле фатирга гына сыймыйбыз, киштә-киштә әйбер өелгән.
– Шул тиклем популяр булып нишләп бирмиләр?
– Кем бирергә тиеш?
– Автобус биргәннәр бит?
– Хатлар яздым, хатлар озак бара. Түбән Камада тагын бер театр бар, ә без үги бала кебек.
– Җитәкче буларак сез авыр, җайсыз кешеме?
– Җайсыз булсам, эшләмәсләр иде. Эшлиләр бит. Бездә бер-беребезне кысу юк.
– Китүчеләр юкмы?
– Бер килеп урнашкан кеше таш кебек ята. Яратмаган кешене алмыйм, миңа яратып, театр белән шашкан кешеләр килә.
– Бүген халыкка нинди юмор кирәк?
– Җиңел. Кыска. Тормышның ритмы артты. Артык сөйләгәнне яратмыйлар. Тиз генә кирәк. Кешенең эше күбәйде. Җәелеп, иркенләп карый торган заманнар бетте.
– Популяр булу рәхәтме?
– Бик рәхәт. Яратып, “әйбәт кеше бит әле бу” дип карасалар рәхәт. Урамда кулыңнан исерек тотып алып: “Гамил абый, биш тәңкә бир әле”, – дисә, рәхәт түгел. Ул исерек бөтен кешегә дә килеп бәйләнми бит, сине танып килә. Шундый очракларда ачу чыга, әлбәттә. Ялгыш кына бер эшәкелек эшләсәң – зур юлда берәр тукталышта кече йомышыңны үтәп торасың икән, сине шунда ук күреп алалар, ә аны бөтен кеше эшли. Үзеңне карабрак йөрергә тиешсең.
– Шәмси Закир “Мунча ташы”ннан кычкырышып киткән диләр?
– Дөрес түгел. Казанга киткәч тә безнең белән ике ел йөрде. “Казанга күченеп китәм, “Мунча ташы” Түбән Камада калырга тиеш. Синең белән бүтән йөри алмыйм”, – диде. Бернинди кычкырышу булмады. Ялган! Шәмсинең үзеннән сорагыз. Ул андый түгел, кычкырыша белми, бик тыныч кеше ул. Аның турында начар сүз әйткән кешенең ипи шүрлегенә дә менеп төшә алам. Укытучым ул, аннан өйрәндем.
– Өченче тапкыр өйләнергә уйламыйсызмы?
– Юк. Беренче хатынга яратып өйләндем сыман. 17 ел яшәдек. Беренче хатыннан туган ике улым Рамил, Ирекне өйләндердек. Туйларында бергә булдык, балаларны ташламадым. Укыттым.
– Ник аерылыштыгыз?
– Конфликт күптән чыкты.
– Нинди?
– Анысы мөһим түгел. Минем инициатива белән аерылышмадык. “Балалар үскәч, аерылышырбыз”, – дидек. Балаларга 17 яшь тулгач, мин чыгып киттем. Икенче хатыным – авылдашым, миннән 14 яшькә яшьрәк. 22 яшьтә беренче, 42дә икенче тапкыр өйләндем. Ике ел үзем генә тордым.
– Ялгыз башым, тыныч колагым диләр бит...
– Иң әшәке әйбер – ялгызлык. Ялгызлык, ятимлек язмасын дип сорыйм.
– Ялгызлыкка ничек түздегез?
– Салават белән дә, театр белән дә эшләдем ул чорда, өйгә, ялгызлыкка кайтасым килмәде.
– Шул чорда ничек эчеп китмәдегез?
– Тормоз бар. Нәселебездә андый нәрсә юк. Әти әйтмешли: “Безне аракы белән түгел, бал белән авызландырдылар”.
– Икенче хатыныгыздан балаларыгыз бармы соң?
– Айтуганга – 9, Айзиләгә 6 яшь.
– Гамил абый, хәзер бит чакырта торган кызлар бар, кызлар чакыртып күңел ачканыгыз бармы?
– Гаиләдә тәртип булганда ул әйбер кирәк түгел. Кеше ничек чирдән курыкмый икән? Дәва¬ла¬нырга гына күпме акча кирәк! Авыруның кайберләре селәгәй белән дә күчә икән, кешегә якын барырга куркыныч хәзер. Андый нәрсә теге гаиләдә дә, бу гаиләдә дә булмады.
– Ничек ял итәсез?
– Бакчада казынам. Табигать белән хозурланырга яратам: урман, су, балык. Бәләкәй трактор алдым. Бабайның пай җире бар, шуны сөрәм, чистартам.
ГАБДЕРӘХИМ
в„–--- | 17.03.2014