Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

“Татар кызы-2014” конкурсында Казанның 2 нче гимназия укучысы җиңде

$
0
0
18.03.2014 Җәмгыять
18 март көнне Казанда Камал театры бинасында “Татар кызы -2014” шәһәр конкурсы финалы узды. Чараны Казан Башкарма комитетының мәгариф бүлеге һәм телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге оештыра. Конкурс укучыларга татар халкының мәдәни кыйммәтләрен таныту, милли үзаңны үстерү, сәләтле һәм талантлы балаларга ярдәм максатыннан оештырылды.

Чарада ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, Татарстанның халык артисты Люция Хәмитова, сөйләшү жанры актрисасы Луара Шакирҗанова, язучы Камил Кәримов һ.б. катнашты.

Финал традицион визиткадан башланды. Кызлар үз осталыкларын күрсәттеләр.

Конкурсның икенче өлешендә татар телен саклау темасына багышланган сораулар һәм җаваплар сессиясе башланды.

Аннары кызлар Г.Кутуй, Ч.Айтматов, Г.Ибраһимов, Ш.Хөсәенов, К.Тинчурин әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Кайбер чыгышлар бик эмоциналь булу сәбәпле, залда утыручыларның күзләре яшьләнде. Кызлар төрле хатын-кыз образларын тәкъдим итте.

Конкурс “Хуҗабикә” аш-су осталыгын тикшерү белән дәвам итте.

Ярышларда иҗади номерлар да тәкъдим ителде. Һәр катнашучы үзенчә тамашачыларны шаккаттыра алды. Кызлар татар халык биюеннән башка, Кырым татарлары, башкорт, әзербәйҗан һ.б. биюләрне дә башкарды.

Нәтиҗәдә, жюри Казанның Мәскәү районы 2 нче гимназия укучысы Чулпан Фатыйхованы “Татар кызы-2014” җиңүчесе дип карар итте.


---

в„–--- | 18.03.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>