Татар әбиләренә генә хас матур киемнәрен киеп сәхнәгә чыккан Рузалия апа берара концертларда күренеп алды да юкка чыкты. Калфак өстеннән дүртпочмаклы итеп яулыгын бәйләп, кабада җеп эрләүче бу әбине чын татарча киенеп сәхнәгә чыкканы өчен генә дә күпләр яратты булса кирәк.
– Мин хәзер өйдә генә торам, чыгып йөрмим, аякларым бик авырта. Ишегалдына чыкканда да таяктан башка булмый, – ди Биектау районы Битаман авылында гомер итүче Рузалия апа Гарифуллина. – Концертларда чыгыш ясамыйм инде. Үземне йөртә алсам рәхмәт. Хәтта авыл клубына да барганым юк. Дөрес, авылда узган соңгы бәйрәмнәрнең берсенә бардым. Әмма элеккеге кебек сәхнәләрдә җырлый алмыйм.
Рузалия апаны сәхнәгә чыгарган продюсер Җәүдәт Гыйльманов – җырчы әбинең туган тиешле энесе. Күптән түгел генә ул, шалтыратып, әби белән кызыксынуларын, танышу өчен кайтырга теләүче кешеләр барлыгын белдергән. Рузалия апа бу тәкъдимне кире каккан.
– Фәрит улым кайтышка ашарга пешереп торсам, минем өчен иң зур бәхет шул инде, – ди ул. – Киленебез үлгәннән соң кабат өйләнмәде. Биектауга барып эшли. Ике оныгымның ялга кайтуын көтеп алам. Берсе ире белән Арчада яши, икенчесе – Казанда. Концертта җырлау түгел, хуҗалыктагы кайбер эшләрне дә башкара алмыйм инде. Оныкларым кайтып җыештырып, әзерләп китә.
Рузалия апага 25 мартта 79 яшь тула. Биш вакыт намазын калдырмыйча, әрвахлар рухына дога кылып, дини китаплар укып яшәп ята ул бүген. Кайвакыт Коръән ашларына укырга да баргалый. “Мине абыстай дигәннәрен яратмыйм. Балачактан әни сеңдереп үстергән догалар белән Аллаһы Тәгаләнең барлыгын, берлеген белеп яшәүче кеше мин. Дини уку йортларында да белем алмадым. Үзлегемнән белем тупладым. Абыстай булмаганда гына авылдашларга Коръән укырга барам”, – ди җырчы әби.
Гомер буе колхоз эшендә булган, фермада эшләгән Рузалия апа – бүген дә йортның төп терәге. “Кирәк әйберләрне улым белән кызларым алып кайтып тора. Аллаһы Тәгалә һәр кешегә саулык-сәламәтлек бирсен. Сәламәтлек булса, барысы да була”, – ди ул.
Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
в„–39 | 19.03.2014