7 июнь көнне Ригада – «Рига - Европаның мәдәният башкаласы 2014» программасы кысаларында беренче Европа Сабан туе узачак. Татар-башкорт халык бәйрәмен үткәрү урыны – Риганың «Верман бакчасы» дип аталган үзәк паркы.
Eвропа Сабан туен үткәрү уе беренче тапкыр 2013 елның августында Таллинда Европа татар яшьләренең II форумында хупланды.
Рига Сабантуй үткәрү урыны итеп очраклы гына сайланмаган. Латвия башкаласы борынгы дәверләрдән үк мәдәниятка бай шәһәр итеп танылды. Шулай ук 2012 елда Ригада Европа татар яшьләренең беренче форумы үткәрелде һәм Балтика илләренең татар һәм башкорт бәйрәмнәре даими уздырыла.
Татар-башкорт халык бәйрәме программасы һәр кеше өчен күңелле сюрприз булачак: Рига халкына үзләренең күршеләре белән танышырга яхшы форсат, туристларга һәм кунакларга яңалык белән танышырга, татар белән башкортларга исә үз мәдәниятләренең күркәмлеген һәм кадерлеген күрсәтергә мөмкинлек була.
Латвиядә татарлар һәм башкортлар Сабантуйны инде 25 ел буе уздыралар. Быел Рига Думасы һәм Латвия татарлары тарафыннан бәйрәмгә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та чакырылган.
Кабул итүче як – «Чишмә» татар-башкорт җәмгыяте һәм Европа татар яшьләре берлеге. Сабантуйны оештыруда Латвия, Литва, Эстония, Польша, Алмания, Чехия һәм Англия татар һәм башкорт җәмгыятьләре катнашачак.
---
в„–--- |