Татар халкы кай җирләрдә генә яшәсә дә, җырдан, моңнан аерылмаган, моң аша татарлыгын тоемлаган, милли иҗат һәм сәнгать нечкәлекләренә төшенгән, мәдәният аша балаларда югары зәвык тәрбияләгән. Бүгенге көндә дә борынгы көйләребезне искә төшерү һәм киләчәк буыннар өчен саклап калу, халык музыка уен коралларын барлау һәм халык авыз иҗатына кызыксыну уяту, яшь талантларны ачып, аларга иҗат юллары яру татар зыялыларының һәм милли оешмаларының төп бурычы булып тора.
Шушы максаттан Тольяттида менә берничә ел инде “Язлар моңы” фестивале уздырылып килә. Сәхнә түрендә Самара өлкәсенең Камышлы, Похвистнево, Челно-Вершины районнарының, Сызран, Самара, Тольятти шәһәрләренең, күр¬ше Оренбург Һәм Ульяновск өлкәләренең үзешчән артистлары үзләренең осталыклары белән уртаклашалар. Шушы “Язлар моңы” фестивале аша үтеп, өлкәбездә 60лап гармунчы, йөзләп җырчы һәм биюче сәхнә юлына басты. Ә күпме яшүсмерләребез кулларына гармун алдылар?!
Менә быелгы бишенче ачык “Язлар моңы” фестивале кысаларында да “Татар җыры”, “Уй¬нагыз, гармуннар!”, “Татарча бию” ярышлары уздырылды. Шенталы районының Денис авылы, Ставрополь рай¬онының Выселки авылы үзешчәннәре, Сызран, Самара һәм Тольяттиның иң оста гармунчылары, җырчылары һәм биючеләре бер мәйданда көч сынаштылар.
Бәйрәмне котларга Самара өлкәсенең “Туган тел” оешмасы президенты Ильяс Шәкүров, Самара шәһәренең татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хузин, өлкә татар милли-мәдәни ав¬тономиясенең башкарма комитеты рәисе Әнвәр Горланов һәм башкарма директоры Шамил Галимов килгәннәр иде. Җигули шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ирек Шәрәфетдинов та, Тольяттиның шәһәр Думасы аппараты җитәкчесе Дмитрий Микель дә фестивалебезгә килергә вакыт тапканнар. Әл¬бәттә, кунаклар берсе дә буш кул белән килмәгән: Ильяс әфәнде Шәкүров безгә “Самар татарлары” журналларын, Әнвәр Горланов - “Татар теле-күңелем теле” татар теле дәреслекләрен бүләк иттеләр. Төбәгебездә үзешчән сәнгатьне үстерүгә күп көч куйган Сәүбән Рәфыйковка, Светлана Исхаковага һәм Алмаз Галихановка өлкә татар милли-мәдәни автономиясеннән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Иң кадерле кунаклар, әл¬бәттә, Татарстаннан кил¬гәннәр иде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма ко¬митетының мәгълүмати-ана¬литик идарәсе мөдире урынбасары Гөлүсә Низаметдинова бәйрәм белән котлады. Күпләргә яхшы таныш булган “Зөләйлә” төркеме бәйрәмебезгә нур өстәп, концерт программасын тагын да баетып җибәрде.
Гөлүсә Низаметдинова Бө¬тендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исеменнән Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәүф Кирасировка, аның яр¬дәмчеләре Зөлфия Галихановага һәм Алия Мусинага татар телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләребезне саклауда башкарган эшләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.
Фестивальне өлкәбезнең иң оста гармунчыларының берсе - “Идел” эстрада ансамбленең сәнгать җитәкчесе Мидхәт Әминов үзенең баян, тальян, кеч¬¬кенә гармуннарында һәм к󬬬райда уйнау осталыгын күр¬сәтте. Ә Тольятти шәһәренең татар мил¬ли-мәдәни автономия¬се йор¬¬тында эшләп килүче “Сө¬ем¬бикә” балалар мода теат¬ры “Ак чабата - ак оек” һәм “Биш¬¬мәтемдә биш төймә” кол¬лек¬ция¬¬ләрен тәкъдим ит¬те¬. Алар белән күп еллар инде Лә鬬сән Әхмәдиева җитәкчелек итә.
Конкурста катнашучы гармунчылар яшьләре буенча өч категориягә бүленеп уйнадылар. 15 яшькәчә балалар - сызранлы Камилә Яруллина - өченче, Тимур Йосыпов - икенче, Рафаэль Алиев беренче урыннарны бүлештеләр. Ә 15 -18 яштәгеләр арасыннан Тольятти егетләре Илгиз Камалиев - өченче, Алмаз Галиханов - икенче, Ришат Сабитов беренче урыннарны алдылар.
36 яшьтән олырак гармунчылардан самаралы Наил Вахитов - өченче урынга, тольяттилы Әнвәр Сафин - икенче, Ставрополь районы, Выселки авылыннан килгән Мәсгут Низамов, ике рәтле гармунда уйнап, беренче урынга чыктылар. Ә Жигули шәһәренең “Сабантуй” эстрада ансамбле егетләре Ирек Шәрәфетдинов, Фәрит Шә¬рәфетдинов һәм Марат Рә¬сүлов өч гармунда уйнап, җырлап халыкны таң калдырдылар һәм Гран-при бүләген алдылар. Аларны беркем белән дә чагыштырырлык түгел иде. Булдыралар, егетләр!
Җырчылар арасында да шулай ук яшь буенча бүленү бар иде. 36 яшьтән олырак башкаручылардан өченче урынга Сызран җырчысы Суфия Әмирова, икенче һәм беренче урыннарга тольяттилы Хәтиҗә Гыйниятова һәм Наилә Зәитова чыктылар.
Татарча биюдә Тольяттиның “Асыл” бию төркеме - өченче, Сызранның “Задоринка” бию ансамбленең башкорт биюе - икенче, Шенталы районы Денис авылы биючесе Алия Галиуллина беренче урынга лаек булдылар.
Шулай ук Фәрит Садыйков оста гармунчы гына түгел, бик шәп җырчы буларак та тамашачы күңеленә хуш килеп, аңа махсус бүләк бирелде.
Гөлфия Низамова һәм Анжелика Сафчукның “Туган җирем” дуэты чыгышына халык бик озак итеп кул чапты, шуңа күрә аларга “Халык бәясе” бүләге, ә Выселки авылы егете Мәсгут Хәйбуллинга бигрәк тә исеме үзенчәлекле “Әрсезлек өчен” бүләге тапшырылды.
Ярышлар тәмамлангач та әле халык кайтып китәргә ашыкмады. Халыкка Тольятти татар милли-мәдәни автономиясе йортында эшләп килүче “Асыл” биючеләр ансамбле “Восточный стиль” кибетенең мода эшләнмәләре коллекциясен тәкъдим итте. Казаннан килгән “Зөләйлә” төркеме кызлары өздереп җырлап, күңелебезне ачтылар, фойеда да үзара аралашу, бию-җыр тавышлары ишетелеп торды. Әйе, мондый чараларны халык бик ярата һәм һәрвакыт гармун көен, татар җырын сагынып килә.
Кызганыч, Самарада гына күптән инде “Уйнагыз, гармуннар!” кебек фестивальләрнең уздырылганы юк. “Нәүрүз” бәй¬рәмебез дә ничектер та¬выш-тынсыз гына юкка чыкты. Өлкә күләмендәге үзешчән сән¬гать коллективлары һәм аерым башкаручылар фестивален уз¬дыруны да халкыбызга кайтарырга вакыт җиткәндер инде. Казан артистлары чыгышын карап утырып кына арабыздан талант ияләрен табып булмый. Аларны эзләп алырга кирәк, һәм моның өчен байтак кына тир түгәргә дә туры килә.
Әнвәр ГОРЛАНОВ чәкчәктән авыз итә.
Сызран районының Варламово авылы биючеләре чыгышы.
Югарыдагы рәсемдә Тимур ЙОСЫПОВ.
Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.
Зөлфия ГАЛИХАНОВА
в„–13 | 29.03.2014