Сәгате сукты. 23 августтан башлап Россия Федерациясе 156 илне берләштерүче Бөтендөнья сәүдә оешмасының тулы хокуклы әгъзасы булып санала. Утыз көн уразаның бер гаете булган кебек, унсигез елга сузылган сөйләшү-тарткалашуларга, ниһаять, чик куелды. Хәзер инде яңа шартларда үз урыныбызны табу өчен җиң сызганып эшли башларга да кирәктер. Гәрчә, Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүче илләр арасында кабул ителгән Марракеш килешүе нигезендә күчү чорына Россиягә берничә ел вакыт бирелсә дә.
Шуннан безгә ни нәрсә?
Иң элек, Россиягә кертелә торган товарларга таможня бәясе сизелерлек кимүен әйтү кирәктер. Белгечләр раславынча, уртача алганда, әлеге күрсәткеч 9,6 проценттан 7,8 процентка кадәр булыр дип көтелә.
Бу кадәресе күбрәк автомобиль җитештерү сәнәгате, авыл хуҗалыгы, җиңел сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өчен техника җитештерү тармагына җитди үзгәрешләр алып килер, шәт. Һәрхәлдә, Россия сәнәгатенең әлеге тармаклары хәзергә алга киткән чит илләрдә җитештерелгән продукцияләр белән көндәшлек итүдән бик ерак.
Ил җитәкчелеге кул кушырып утырмый анысы. Көндәшлеккә бирешү мөмкинлеге булган тармакларга, шул исәптән авыл хуҗалыгына ярдәм итү буенча махсус программалар эшләнә. Суднолар һәм очкычлар, авыл хуҗалыгы өчен техника җитештерү тармакларына да дәүләт ярдәме артыр дип көтелә.
Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү турында алып барылган сөйләшүләр вакытында иң соңгы көннәргә кадәр барган тарткалашуларның төп темасы – авыл хуҗалыгы булгандыр. Дөресен әйткәндә, бу өлкәдә Россиядәге кадәр мөмкинлекләр дөньяның бер илендә дә юк. Бүгенге көндә 40 миллион гектардан артык сөрү җирләренең эшкәртелми ятуын күздә тотып әйтүем.
Чит илләр Россия базарларына да битараф түгел. Аларга бит үзләрендә җитештерелгән продукцияне сатарга да кирәк.
Билгеле инде, чит ил авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Россия авыл хуҗалыгының үзләре белән бер дәрәҗәдә булган продукция җитештерүенә тешләре-тырнаклары белән каршы торачак. Шуңа күрә, кабул ителгән килешүнең төп шарты да Россия авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәмен киметү булды бугай. 2012 елда ул 9 миллиард cум чамасы булса, алдагы елларда һаман кими барып, киләчәктә 4,4 миллиард сум гына калырга тиешлеге дә шушы максаттан чыгып эшләнгән гамәл.
Кем әйтмешли, вәгъдә –иман, киметергә икән – киметербез анысы. Тик шунысы эчне пошыра. Ни өчен БСО илләре үз җитештерүчесенә дәүләт ярдәмен һаман да арттыра тора икән? Ә безгә ярамый.
Хәер, авыл хуҗалыгына ярдәм итәргә теләгәндә, юлларын табып буладыр, шәт. Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров әйтүенчә, июль аенда кабул ителгән дәүләт программасы нигезендә, Россия авыл хуҗалыгына киләсе сигез елда 2,28 триллион сум күләмендә бюджет акчасы бирү карала.
Уңай яклары да юк түгел
Бөтендөнья сәүдә оешмасына кушылып китү Россия Федерациясе бюджеты өчен йөзләрчә миллиард сум югалту да китерәчәге мәгълүм. Әмма дә ләкин, артка юл юк шул инде. Хәзер безгә әлеге шартларга яраклашу гына түгел, ә мөмкин кадәр тиз арада үз кыйблабызны табу турында кайгыртырга кирәк. Ягъни мәсәлән,төрле юллар белән үз мәнфәгатьләребезне кайгыртырга.
БСОга кергәч, таможня җыемнары 3-4 тапкырга кимүе мәгълүм. Әйтик, элек ул 100 мең сум булса, хәзер 30 мең сумга гына кала. Бу кадәресе үз чиратында чик аша үтүче товарларның бәясе шактый кимүгә китерә. Халыкка файдамы? Файда, әлбәттә.
Аннан килеп, чит илләрдән товар алып кына яшәмәбез, шәт. Үзебезнең продукцияне дә аларга тәкъдим итү җаен эзләрбез дип уйлыйм. Димәк, сәүдә базары киңәя. Бу исә якын арада Россия буенча 40 мең өстәмә эш урыны булдырырга этәргеч булыр, ди белгечләр.
Россиянең сәүдә чикләрен ачу – моңарчы шактый комачау итеп килгән каршылыкларны бетерү дә әле ул. Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы белгечләре әйтүенчә, таможнядагы мондый бюрократик кәгазь боткасын бетерү үзе генә дә әлеге системада эшләүчеләргә 900 миллиард долларны янга калдырырга мөмкинлек ача!
Бөтендөнья Банкы белгечләре раславынча, Россия Федерациясенең БСОга кушылып китүе ил сәнәгатенә продукция җитештерү күләмен ел саен ким дигәндә 3,3 процентка арттырачак икән.
Аннан килеп, Россиянең үзендә дә чит илләргә сатар өчен товарлар җитәрлек бит. Бигрәк тә чималга кагылышлысы. Әйтик, элегрәк елларда металл һәм металл продукциясенә төрле квоталар бар иде. БСОга кергәннән соң, андый чикләүләр үз көчен югалта. Шуңа да якын елларда чит илләргә әлеге төр продукция сату күләме 300 процентка артыр дип фаразлана.
Агач һәм агач материаллары белән дә шундый хәл. 2012 елда чыршы-нарат һәм пихта кебек кыйммәтле материаллар чит илгә 2 миллион 82 мең кубометр сатылыр дип көтелсә, киләсе елга ук инде аның гомуми күләме 16 миллион кубометрдан артып китәчәк! Россиядә андый товарлар санап бетергесез.
Кыскасы, Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе закон буларак кабул ителгән һәм ул үз көченә кергән бер вакытта, товар җитештерүчегә үз продукциясен чит илнекеннән затлырак һәм арзанрак итеп җитештерү турында кайгыртуны таләп итә.
Камил СӘГЪДӘТШИН
№170 | 28.08.2012