Кызык заманда яшибез, җәмәгать.Тормышта якын туганнардан мирас булып калган мал-мөлкәт, фатир яки йорт-мазарны үзеңә рәсмиләштерә башласаң, күрмәгәнеңне күрәсең икән. Ярты гасыр элек Спас районы Иске Рәҗәп авылыннан Казанга күчеп килгән якташым бу юлда икенче елын йөри икән инде. Алда исә тагын берничә суд буласы әле, ди.
Барысына да күп еллар элек дөрес итеп тутырылмаган документлар сәбәпче. Бер ата-ана балаларының бишесендә биш төрле фамилия! Кайсы Нуретдинов, кайсы Нуртдинов яки Нурдинов дип язылган. Авылыбызның исеме дә бер документта “Старый Баран”, икенчесендә Старый Рязяп, өченчесендә – Иске Рәҗәп дип язганнар. Фамилияләрендә генә түгел, исемнәрендә дә шыр хата. Таныклыктагы “әти-әнисе” дигән графада бары тик исем-фамилияләре генә куелган булуы бер хәл. Өлкән абыйларының әтисен ни өчендер “Нуритдинов Кыям Хәбибула кызы”на әйләндергәннәр. Мәрхүм бабай шул “таныклык” белән унҗиде ел элек фани дөньядан китеп барса да, бүген туганнарның чыннан да бертуганнар икәнлеген раслар өчен дөрес документ кирәк.
Хәер, үземә һәм туганнарыма да кайчандыр кемнеңдер игътибарсызлыгымы яки наданлыгымы аркасында документларны дөрес тутырмаганнары өчен шактый борчу-мәшәкатьләр аша үтәргә туры килде. Шул ук “Туу турында таныклык”тагы төгәлсезлек, хаталарны санап бетерерлек түгел. Шәхси документларны, шул исәптән паспорт, хезмәт кенәгәсе, хәрби билет, диплом һәм башка рәсми кәгазьләрне тутырганда барлык мәгълүмат нәкъ менә шушы таныклыктан алынганга, аларны бер төрле итәр өчен никадәрле бусага таптарга туры килгәнен санап тормыйм. Хикмәт анда түгел.Төрле документлар тутырылганда татарча исем-фамилияләрдә, авыл исемнәрендә хаталар һаман да очрый тора. Аннары кемнәрнеңдер ваемсызлыгы, игътибарсызлыгы, ахыр килеп наданлыгы аркасында бер гөнаһсызларга авырга туры килә. Мондый хәлгә чик куяр өчен документ тутыручыларның җаваплылыгын арттыру чаралары, шул исәптән татарча исемнәр, авыл һәм районнарның дөрес язылышын чагылдырган китаплар булдырырга вакыт җиткәндер, шәт.
Камил СӘГЪДӘТШИН
в„–48 | 03.04.2014