Агымдагы елның 2 августында Т.Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы үзәгендә Уразавылда Ураза бәйрәме уңаеннан “Рухлану” дип аталган уникаль мәдәни-спорт бәйрәме уздырылырга планлаштырыла.
Программа бай - иртәнге 10 сәгатьтән татар авыллары командалары арасында мини-футбол буенча турнир башланыр, 12 сәгатьтә Россия халыклары ярминкә-фестивале эшли башлар, ә кичке 5 сәгатьтән тамашачыларны татар эстрадасы артистлары концерт программасы белән куандырачак. Балалар өчен аттракционнар һәм төрле мавыктыргыч чаралар да оештырылыр.
Бәйрәмдә, оештыручылар сүзе буенча, Зиннәтулла Билялетдинов, Марат һәм Динара Сафиннар, Алия һәм Фархат Мустафиннар, Марат Измайлов, Марат Башаров, Найлә Фатехова, Роза Хабибуллина, Ренат Ибраһимов, Россия телеканалында «Мөселманнар» телетапшыруын алып баручы Динара Садретдинова һәм башка танылган милләттәшләребезнең катнашуы көтелә.
Чараны “Туган як” өлкә татарлары газетасы, Кызыл Октябрь районы басмалары, “Россия”, “Мир”, “ТНВ”, “Сети НН», “ННТВ” һәм Сергач ТВ телеканаллары яктыртыр, аның нәтиҗәләре 20ләгән сайтларга, социаль челтәрләргә эленер.
Чараның ахырында күренекле милләттәшләребез, рухи лидерларыбыз чыгыш ясар һәм “50 елдан соң туган җиремне ничек күрәм” дип аталган видеоклип күрсәтелер, диләр оештыручылар, - “Кызыл Октябрь районын үстерү” финанс проекты әгъзалары. Һәрхәлдә, безгә килеп ирешкән кәгазьләрдә шулай диелгән.
в„– |