Татарстан язучылар берлеге быел 80 еллыгын билгеләп узарга җыена. Каләм әһелләренең олуг юбилей тантанасы “Корстон” сәүдә- күңел ачу комплексында үтәчәк.
Гадәттә калын кесәле эшмәкәрләр генә җыелырга яраткан бинада язучыларның юбилей үткәрүләре аптырашта калдыра. Халыктан, китап сөючеләрдән башка гына, ягъни яшерен рәвештә бәйрәм итүнең серен Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбановтан сораштык. “25 апрель көнне Корстонда әдәби- музыкаль кичә үткәрәбез. Анда дүрт йөзләп кеше катнашыр дип көтелә. Моннан тыш, чит илләрдән килгән кунаклар, район башлыклары һәм язучылар белән тыгыз элемтәдә торган башка оешма вәкилләре катнашачак. Г.Камал яки опера театры сәхнәсендә уздырсак та, без аны чакыру билетлары белән генә оештырган булыр идек. Бәйрәм язучылар, килгән кунаклар өчен оештырыла. Нигә монда халык? Безнең эшчәнлегебезне күрергә теләгән кешеләр әнә мәйданда уза торган чараларда катнашырлар. Анда да безнең юбилей чараларының бер өлеше инде. Газет-журналларның мөхәррирләре һәм “Татмедиа” җитәкчелеге дә чакырылачак бит”, - дип аңлатты безгә берлек рәисе.
Мәгълүм булганча, каләм әһелләре берлеге 1934 елда оеша. Хәзерге вакытта Татарстан язучылар берлегендә 300дән артык язучы исәпләнә. Бөек Ватан сугышыннан соңгы дәвер белән чагыштырсак, әйтик, 1960нчы елларда анда100 кеше генә теркәлгән була.
Берлек башлыгының иҗат мәсьәләләре буенча урынбасары Рәмис Аймәт белдергәнчә, Язучылар берлегенә керү өчен ике китабың чыккан булу зарур. Әгәр дә инде кеше бик таланты булган очракта, бер китап белән дә берлеккә алалар. “Яшьләрнең иҗатларын остаханә утырышларына куеп тикшерәбез. Поэзия, проза, драматургия, балалар әдәбияты, әдәби тәнкыйть остаханәләре эшли. Теге яки бу авторның китабын бастыруны нәшрият планына кертүләрен сорап, Татарстан китап нәшриятына Язучылар берлеге исеменнән хат юллыйбыз”, - диде безгә Рәмис Аймәт.
Соңгы елларда татар язучылары арасында буыннар алмашынуы бара. 320 язучының 180е пенсия яшендә, ә140ы - урта яшьләрдә. Сүз осталарының уртача яше – 59 тирәсе. Язучылар берлегенең бүгенге көндәге вазифасы да татар язучыларының яңа буынын тәрбияләү, талантлы яшьләрне барлау, аларны үз вакытында күреп алу, дөрес юнәлеш биреп, үзебезнең меңьеллык татар әдәбияты үрнәкләрендә иҗатка тарту. Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул ителгәч, аларга мөмкин булган социаль-көнкүреш ярдәме дә күрсәтелә икән.
Язучылар берлегендә буыннар алмашуы гына түгел, рухи кыйммәтләр күчеше да бара торгандыр, күрәсең. Оешманың 80 еллыгына багышланган юбилейның төп чарасы халык катнашы белән түгел, ә заманча, бай өстәлләр артында узуы моңа дәлил була торгандыр шикелле... Бер карасаң, моның ни начарлыгы бар дияргә мөмкин. Шулай да, төптәнрәк уйласаң, халыктан бизүгә, аның асыл идеяләреннән читләшүгә китермәсме соң бу? Киләчәк буыннар татар язучыларының 80 еллыгы хакында тарих китабында язган вакытта мәгълүм классикны кабатлап, “слишком далеки были они от народа” дип язмаслармы?..
Мөршидә КЫЯМОВА
в„– | 09.04.2014