Казанның “Корстон” күңел ачу-сәүдә үзәгендә ветеринария хезмәткәрләренең дүртенче халыкара конгрессы үз эшен башлап җибәрә. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, РФ Ветеринария ассоциациясе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, төрле фәнни һәм гамәли оешмалар тарафыннан оештырылган әлеге форумда күп чит ил галимнәре дә катнаша.
Элегрәк бары тик Мәскәүдә генә узган мондый форумның Татарстан башкаласында үтүе тикмәгә түгел, билгеле. Ветеринария өлкәсендә үзенең фәнни ачышлары, тәҗрибәле галимнәре, белгечләренең күплеге белән дөнья күләмендә дан алган ветеринария үзәгенең нәкъ менә Казанда булуы сәбәпче моңа. Озак еллар дәвамында Татарстан һәм Россия төбәкләре өчен генә түгел, чит илләргә дә югары квалификацияле белгечләр әзерләүче Н.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария академиясе танылган галимнәре белән хаклы рәвештә горурлана.
Халыкара конгресста сүз ит һәм сөт җитештерү өлкәсендәге, кошчылык, гомумән, терлекчелек тармагындагы күпсанлы ветеринария проблемалары турында барачак. Шул исәптән игътибар соңгы елларда аеруча нык борчу тудыручы азык-төлек хәвефсезлегенә юнәлтеләчәк, ди форумны оештыручылар.
Йомырка белән генә ярышырлык
Бүген дөньяның кайсы илен генә алсак та, халыкны бары тик үзләрендә генә үстерелгән, эшкәртелгән ризык белән тулысынча тәэмин итүчесе юктыр, мөгаен. Безнең илгә килгәндә, бигрәк тә. Өстәлләребездә чит илдән кертелгән продуктлар күләме артканнан-арта. Күп вакыт аның кайчан, кайсы илдә җитештерелүен белмичә дә калабыз. Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына кергәннән соң, хәлләр тагын да катлаулана төшә. Ни өчен дигәндә, ил капкалары барлык төр продукция өчен көннән-көн киңрәк ачыла бит.
Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, 2013 елда көндәлек кулланылучы азык-төлекнең яртысына якыны читтән кертелгән. Ни хикмәттер, бу күрсәткеч быел тагын да арткан. Белгечләр әйтүенчә, хәзер инде читтән кертелүче азык-төлеккә элеккеге еллардагы кебек квота, ягъни чикләү дә куеп булмый. Бары тик үзебездә җитештерелгән продукциянең сыйфатын тагын да яхшырту һәм бәясен арзанрак итү бәрабәренә генә чит илләр белән ярыша алабыз.
Сыйфатына килгәндә, анысына тел-теш тидерерлек түгел инде. Тик бәяләр генә чабуга ябыша шул. Читтән кертелә торган барлык төр азык-төлек арасыннан Россия әлегә бары тик йомырка белән генә ярыша ала. Анысы да соңгы елларда төзелгән заманча фермаларда. Калган барлык төр продукцияләр – чит ил җитештерүчесе файдасына. Безгә исә әлегә югалтуларны санарга гына кала. Аның күләме аз түгел – экспертлар, Бөтендөнья Сәүдә Оешмасы шартларында Россиягә арзан бәяле азык-төлек кертү үзебезнең җитештерүчегә узган елда 90 миллирд сумлык югалту китерде, дип саный
Ә инде чит ризыкларның чагыштырмача түбән сыйфатлы, төрле катнашмалар белән “баетылган” булуын да исәпкә алсак, зыян өстенә зыян икәнлеге ачыклана. Казанда узучы форумда мондый хәлдән чыгу юллары турында түгәрәк өстәл янында ачыктан-ачык сөйләшүләр булыр дип көтелә.
Конгресста ветеринария белгечләре генә түгел, төрле фәнни учреждение җитәкчеләре, диагностика лабораторияләре, җитештерү һәм эшкәртү, ветеринария һәм медицина җиһазлары, дарулар, инструментлар һәм башка кирәк-яраклар җитештерү предприятиеләре вәкилләре, мал табиблары, бик күп аспирантлар һәм студентлар да катнаша. Форум кысаларында төрле күргәзмәләр, алдынгы тәҗрибә турында махсус стендлар, белешмә заллары эшләячәк.
Өстәлеңдә ниләр бар?
Сөйләшүләрдә Россия алдында торган иң зур проблемаларның берсе – ГМО, ягъни генетикасы үзгәртелгән организм турында да сүзләр шактый булыр, шәт. Дөресен әйткәндә, бу мәсьәләдә әлегә галимнәр һәм ил җитәкчеләреннән генә түгел, халыктан да капма-каршы фикерләр еш ишетергә туры килә. Дөнья күләмендә дә шундый ук хәл. Кайдадыр ГМОлы продукция җитештерүне арттырганнан-арттыра баралар, кайдадыр аны җитештерү тыелган булып санала. Шул исәптән Россиядә дә ГМОлы азык-төлекне файдалану дәвам итә. Җитештерүчеләр өчен үсемлекнең генетикасын үзгәртү шактый файда китерүе бәхәссез. Беренчедән, мондый ысул белән яңа төр сортлар уйлап табу вакыты тизләтелә. Андый сортлар корткыч-бөҗәкләргә дә бирешми. Димәк, шактый чыгымлы препаратларның кирәге калмый. Шул ук вакытта, орлык тизрәк шытып чыга, үсә һәм уңышы да 15-25 процентка күбрәк була.
Дөнья күләмендә ачлыктан интегүче кешеләр дистәләрчә миллион белән исәпләнгәндә, бу кадәресе дә бик мөһим, әлбәттә. Әмма, мондый азык-төлек кулланудан киләчәк буыннарга зыян килмәсме? Бүген анысын кистереп кенә беркем дә әйтә алмый.
Дөрес, төрле галимнәр тарафыннан уздырылган тәҗрибәләр мондый ихтимал барлыгын күптән әйтеп килә. Россиядә исә 50 миллион гектар уңдырышлы җир чәчү әйләнешеннән төшеп калган бер вакытта халыкны мондый куркыныч астына куюның бер хаҗәте дә юктыр дип беләм. Безгә булганның кадерен белеп яшәргә генә кирәк.
Чит илләрдән кертелүче азык-төлекнең шактый күләме ГМО катнашмасы белән җитештерелгән булу да сер түгел. Казанда узучы форумда да галимнәребез бу турыда үз фикерләрен әйтми калмастыр, шәт. Гомумән, халык сәламәтлеге сагында мөһим урын биләүче ветеринария белгечләре тормышыбызны хәвефсез итәр өчен кулдан килгәннең барысын да эшләр дигән өмет бар.
Камил СӘГЪДӘТШИН
в„–51 | 09.04.2014