Россиялеләрнең 72 проценты – шәһәрдә яшәүчеләр, ләкин шәһәрнең үзендә туганнар саны 55 процентны тәшкил итә. Шәһәр уңайлыкларыннан баш тартып, “авылга кайтасы иде” дигән уй белән яшәүчеләр дә аз түгел, андыйлар – 40 процент. 32 процент кеше, киресенчә, авылдан шәһәргә күчәр идем, дип хыяллана.
Галимнәр берничә елдан соң Татарстанда да авыллардан якын-тирәдәге зур шәһәрләргә күченеп китүчеләр саны бермә-бер артачак дип фаразлый. Кайберәүләр, озак вакыт үтмәс, кешеләр саф һава, сыйфатлы ризык, тынычлык эзләп, кире салаларга кайтыр дисә дә, бүген авылларның бушап калуы күзәтелә. Яшьләр зуррак мөмкинлекләре булган шәһәрне сайлый, шунда төпләнеп калырга тырыша. Ә Сез ничек уйлыйсыз: кайда яшәү уңайлырак?
Лилия СӨНГАТУЛЛИНА, Питрәч авылы:
– Без берничә ел шәһәрдә яшәдек. Балаларыбыз белән бер бүлмәле фатирда гомер кичердек, аннары Питрәчкә күчтек, чөнки шәһәрдә гап-гади арба этеп, иркенләп йөреп булмый, хастаханәгә барыйм дисәң, автобуста – этеш-төртеш, машинада икән, “бөке”, велосипед, чаңгыларны сакларга урын юк. Кешеләрнең нервлары какшаган, бер-берсенә кычкыралар. Ә биредә безгә рәхәт, якында гына балалар бакчасы, мәктәп, кибетләр, бассейн бар. Балаларны уйнарга курыкмыйча чыгарып җибәрәсең. Әмма юлсыз, мәктәпсез, кибетсез авылларда мин дә тормас идем. Шулардан туеп, кеше шәһәргә чыгып китә, сыерчык оясы кадәр кысан фатирда акча түләп тора, пычрак һава сулап, ял күрмичә, көне-төне эшли. Кире авылга кайтыр иде, эш булмау куркыта. Россиядә шәһәр белән авыл арасында – зур упкын. Көнбатышта алай түгел, 10 йортлы авылларда да тулы канлы тормыш белән яшәп була. Авылларда яшәү шартлары шәһәрнеке кебек булса, аннан качучы булмас иде.
Фирдүс ТЯМАЕВ, җырчы:
– Авылда да, Казанда да эшлим. Авылда йорт салдым, шәһәрнең ыгы-зыгысын яратмыйм, шуңа тизрәк әни янына таям. Авылда да хәзер начар яшәмиләр, шартлар шундый ук. Тырыш кеше кайда да акча эшли ала. Эчеп, тәмәке тартып, төш вакытына кадәр йоклап ятсаң, шәһәрдә дә, авылда да ач калачаксың. Авылдан шәһәргә китүчеләрне бигүк аңлап бетермим, шулай да кешене ризык йөртә, гаепләп булмый, кем кайда яшәргә тели, шунда тормышын корсын.
Илфак ШИҺАПОВ, продюсер:
– Гомер буена мал асрап, колхозга бил бөккән ата-аналар балаларына: “Ничек итсәң ит, ләкин авылда калма”, – дип тукыды. Кешеләр шәһәргә уңайлы җылы бәдрәф эзләп чыгып китте. Кайчан да булса авылга кайтырмын дип уйлыйм, туган нигезгә барлык уңайлыклар белән ремонт ясадык. Шәһәрдә яшәгән булабыз инде. Ә менә авылдан ялларга шәһәргә килгән кеше Камалына да бара, концертын да карый, аквапаркта да ял итә, кафесына кереп күңел ача. Мин, мәсәлән, Казанда 10 еллап яшим, Камалда спектакль караганымны, Бауманда йөргәнемне хәтерләмим, ләкин “Илфак Казанда яши” дигән сүзе бар. Шәһәрдә инде табигый ризык эзләп ашау проблемага әверелә, кибеттәге яшелчәләр химия белән үстерелгән. Корсак, сәламәтлек турында уйлаган кеше авылга таба карый башлады.
Рашат ЯКУПОВ, укытучы:
– Мин – шәһәрдә яшәүче җиденче буын вәкиле, шуңа күрә авыл тормышы минем өчен, гомумән, кызык түгел. Салада яши алмас идем. Беренчедән, менталитет башка, тормышка караш икенче, андагы мәдәният дәрәҗәсеннән дә канәгать түгелмен. Белем эстәү ягыннан авылда мөмкинлекләр чикләнгән, ниндидер бер кысаларда яшиләр кебек тоела. Казан – минем өчен иң кулай шәһәр, ул Мәскәү кебек зур мегаполис та түгел, кечкенә дә түгел. Уку йортлары күп, музей, театрлар, китапханәләр... Шәһәргә килеп, авылны сагынып яшәүчеләрне аңламыйм, кайтсыннар да яшәсеннәр!
в„–52 | 11.04.2014