Ике ел элек “Бердәмлек”тә Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның “Вакыт машинасы” дип аталган яңа концерт программаларына карата берничә тәнкыйть сүзләре әйтелгән иде. Концертны алып баручы егетләрнең төрле “тозсыз” мәзәкләр уйлап табып, тамашачыны ничек булса да көлдерергә маташулары бернинди калыпка да сыймый торган гамәл булуын җырчылар үзләре дә аңладылар, күрәсең.
Самарага яңадан килүләрендә аларның программаларында мондый ямьсез күренешләр күренми иде инде. Җырчыларның үз иҗатларына тәнкыйть күзе аша караулары, тамашачы фикеренә колак салулары яхшы, әлбәттә.
Концерт программаларын да алар нинди дә булса аерым бер темага багышлый башладылар. Ә бу отышлы булып чыкты. Болай да яшь артистларның иҗатына мөкиббән Самара тамашачысы Гүзәл белән Илдарның концертларын көтеп алып, тагын да күбрәк йөри башлады кебек.
Менә бу юлы да, икенче кызлары туу сәбәпле бер ел гастрольләргә чыкмыйча торганнан соң, Гүзәл белән Илдар яңа программа әзерләп Самарага килгәч, 750 урынлы Мәдәният сарае залында бер генә буш урын да калмаган иде. Тамашачыларын сагындырганнары әллә кайдан күренеп, сизелеп тора. Күпләр бөтен гаиләләре белән, кечкенә балаларын, оныкларын да алып килгәннәр.
Гади генә итеп “11нче сезон” дип аталган яңа программаларын җырчылар аерым бер темага, гаиләдәге дуслыкка, мәхәббәткә, балалар тәрбияләүгә багышлап, яңа җырлар, биюләр, киемнәр белән баетып, концертларын элеккеләренә охшамаган матур бер тамашага әйләндергәннәр. Яшь алып баручылары - Гөлназ белән Илсур да, программага күп яңа матур төсмерләр керткәннәр. Яшь хатын-кызлар һәм ир-егетләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, Гүзәл белән Илдар тормышындагы төрле матур мизгелләрне җырларның эчтәлегенә бәйләп алып барып, тамашаны бик тә кызыклы итә алдылар алар.
Бер ел элек дөньяга аваз салган икенче кызлары Камилланың нинди тере бала булуына сокланып бетә алмыйлар бүген Гүзәл белән Илдар. Сигез айда ук тәпи йөреп киткән сабый әти-әнисенә охшап шундый өлгер, җитездер, мөгаен. Камилла берәр көй ишетсә, биергә, кушылып җырларга гына тора, дип шатлыклары белән уртаклаштылар яшь әти белән әни.
Ә инде беренче кызлары - тугыз яшен тутырган Эллари турында сөйләп торасы да юк. Әти-әнисе кебек ул да музыканы үз итә, биергә ярата. Бәлки, Эллари да киләчәктә җырчы булмасмы әле?
Нәкъ шушы балдан татлы балаларыбызга багышланган да инде күпләрнең күңелен яулаган Гүзәл Уразованың “Балҗимешем” җыры. Ул бу җырын башкарганда сәхнәгә бер-бер артлы Самараның нәни тамашачылары күтәрелә башлады һәм бераздан алар бу җырны апаларына кушылып җырлыйлар иде инде.
Гүзәл белән Илдар гомумән тамашачыдан үзләрен яраттыра беләләр, араларында ниндидер элемтә урнаштыра алалар.
Җырчылар нинди генә җыр башкармасыннар, аларның инде хитка әйләнгәннәре дә, әле яңа гына табадан төшкәннәре дә, аерым һәм икәүләп дуэт белән җырлаганнары да - барсы да “бис”ка кабул ителә.
Дөрес, концертларда Гүзәлнең иҗатына күбрәк игътибар бирелә. Бу шулай булырга тиештәдер кебек. Илдар үзе дә: “Гүзәл һәрвакыт беренче урында булырга тиеш”, - дип кабатларга ярата бит. Шулай да аның да җырлаудан туктарга исәбе юк кебек әле. Ул соңгы вакытларда Гүзәлгә, кечкенә кызларына багышлап үзе дә шигырьләр, яңа җырлар иҗат итә башлаган икән. Шуларның берничәсен “Гүзәлем”, “Кызларым, йолдызларым” дигәннәрен Самарада үткән концертта да җырлады Илдар.
Өч сәгатьтән артык барган концерт бер мизгелдәй үтте дә китте. Тамашачылар Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның җырларын тыңлап кына хозурланмадылар, аларның иҗатташ дуслары башкаруында төрле татар артистларына пародияләр карап, төрледән-төрле мәзәкләр тыңлап, күңелләрен күтәрделәр. Бигрәк тә күпләргә синтезаторда уйнаучы Наил Мөбарәкшинның пародияләре ошады. Алар ничектер башкаларныкыннан үзенчәлеклерәк яңгырадылар кебек.
Гүзәл дә, Илдар да баянга гына кушылып тамашачыга берничә татар халык җырын да бүләк иттеләр. Әйе, моң бар аларда. Тик концерт программасын шундый җырлардан гына төзесәләр, бүгенгедәй зал тутырып тамашачыны җыя алырлар идеме икән? Юктыр, мөгаен. Халык үзенә нәрсә кирәк шуны сайлый бит ул. Ә аңа нәрсә кирәген бу җырчылар бик яхшы белә.
Гүзәл белән Илдар тамашачы яратып өлгергән “Син дә миңа - бер генә” җырын гадәттә дуэт белән икәүләп башкаралар. Татар сәхнәсендә үз дәрәҗәсен тапкан бу мәңгелек пар йөрәкләр бүген татар халкының яраткан җырчыларына әверелделәр. Аларның Самарада үткән соңгы концертлары моны тагын бер тапкыр раслады, тамашачы җырчыларны сәхнәдә чәчәк бәйләмнәренә күмде.
Рәфыйк НАРИМАНОВ
***
Тормыш кырында да, иҗат утында да - бергә
Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда уздырылачак Илдар Хәкимов һәм Гүзәл Уразованың концертына барырга теләгем әллә ни зур түгел иде. Ләкин чакыру билетларын алгач, бармыйча кала алмадым. Һәм бер дә үкенмәдем.
Әле бит күптән түгел генә “Бердәмлек” газетасында басылган “Гүзәл Уразова әйбәт киленме?” дигән мәкаләне дә укыган идем. Бу матур парның шундый тату тормышы белән сокланмый мөмкин түгел. Үзләре, әле бик яшь булуларына карамастан, иҗатта да зур казанышларга ирешеп киләләр, гаиләләрен дә чит-ят күздән саклап, матур итеп алып баралар икән.
...Залдагы тамашачы төрле яшьтә, төрле катлам халыктан булып күренде. Картлар да, яшьләр дә, балалар да байтак. Артистларның программасы шуларның берсен дә игътибарсыз калдырмаслык итеп төзелгән. Үз тормышларыннан алынган мәзәкләр сөйләп көлдерәләр, җырларны да үзләренең һәм балаларының тәҗрибәләренә таянып язалар алар. Концертны алып баручылар да, җырчылар кием алыштырган арада әдәпле генә сөйләп, халыкның күңелен ачып торалар. Бер сүз белән әйткәндә, бу пар иҗат өчен яратылган һәм талантларын үстерү өстендә бертуктаусыз эшли һәм эзләнә.
Әнә, яңа клиплар да төшергәннәр, аларны дискларга яздырып, сатуга да чыгарганнар. Программада үзләре иҗат иткән җырлары да бик күп. Менә Илдар Гүзәлгә багышлап Роберт Миңнуллин сүзләренә җыр язган. Бу бит инде аларның гаиләсендә бер-береңне хөрмәт итү, мәхәббәт хисләре хөкем сөрүен күрсәтеп тора. Гүзәлнең кызларына багышлап иҗат иткән җыры да бик урынлы яңгырады, минемчә. Соңрак алар белән фотога төшкәндә Илдар миңа туры карап: “Самара тамашачысының бик таләпчән икәнлеген беләбез. Сез “Бердәмлек” газетасыннан түгелме? - дип сорады. - Без программабыз өстендә бик тырышып эшләдек, сезгә ошасын дип тырыштык. Әгәр ошап бетмәгән урыннары булса, гафу итәрсез инде”.
Шундый ипле, ягымлы кешеләрне гаепләп буламыни? Иҗатыгызда тик уңышлар гына теләп калабыз. Күпләргә үрнәк булырлык гаилә корып яшисез, әти-әниләрегезне хөрмәт итәсез, икәүләп бер иҗат утында янасыз. Тормыш кырында бәхетле булырга, иҗатыгызда уңышларга ирешергә насыйп итсен!
Разия АЮПОВА.
Рәсемдә: Разия ӘЮПОВА (сулдан уңга), Илдар ХӘКИМОВ, Гүзәл УРАЗОВА һәм Галия ӘЮПОВА.
в„–14 |