Бүгенге көндә иң күп сүгелүче җыр¬чыларның берсе – Нияз Җәләлов¬тыр мөгаен. “Кило ярым прәннек”не җыр¬лаганчы сантехник, слесарь, монтажник булып та эшләргә туры килгән аңа. Һәм соңыннан күпләрнең өнен алып сәхнәгә күтәрелгән бахыр...
– Нияз, авылларда концерт куеп йөрүнең файдасы бармы? Данир Сабиров: “Билетны 500 сумнан төшермим, халык барыбер килә”, – дигән. Син күпмедән куясың?
– Данир Сабировның авылда 500 сумнан куелган концертын күргәнем юк. Авылда концертка ул бәядән беркем дә килми. Мин авылда 150-200 сумга куям. 250гә дә килмиләр әле. 200 дә кыйммәт инде, гаиләдән өч кеше барса, 600 дигән сүз.
– Ижауда ярты гына зал булгач, куй¬магансың диләр.
– Концерт куймыйча киткәнем юк. Ижаудан элемтәгә чыгып үзләре чакырдылар. Администратор Миңнулла абыйга шалтыраттым: “Билетлар сатыламы?” – дип сорадым, “Үлә-бетеп билет алучы юк әле, аннан-моннан гына сораштыралар”, – диде. Казаннан хәтле килеп алты-җиде кешегә концерт куеп китә алмыйм бит инде. “Ярты зал гына җыйсагыз да килер идем”, – дидем. Икенче көнне шалтыратсам: “Афишаңны алып ыргыттым инде”, – диде Миңнулла абый. Мин бит килмим димәдем! Билетларны сата алмаган, үзе оештыра алмаган да, мине гаепле итеп калдырды. Ярар, мин андыйга өйрәнгән. Радиодан да сөйлиләр, газетага да нәрсә генә язмыйлар.
– Авырмы?
– Рәхәт. Башта тәнкыйтьне аңламый идем, хәзер төшен¬дем, йоным да селкенми. Рәхәтләнеп чәйнәсеннәр! Илсур Сафин бер газетада мине сүгеп интервью биргәч, туганымның улы шалтырата: “Кечкенә абый, синең турында ник алай газетага язганнар инде?” – ди. Алар борчылалар. “Борчылмагыз, ул киресенчә, минем өчен әйбәт”, – дидем. Мине яратмыйча яза конкурентлар. Тиз генә сәхнәгә менүемә көнләшәләр. Бер ел эчендә кем сәхнәгә менгән, Буа шәһәрендә икешәр көн кем концерт куйган соң әле?! Газетага язып чәйнәгәнче, залга килсеннәр, халык бөтенесен дә әйтә дә бирә.
– “Кило ярым прәннек” җырыңны гел сүгеп язалар...
– “Прәннек”не һәр концертта җыр¬лыйм. Шуны җырлаганчы халыктан: “Прәннек”не җырлыйсыңмы?” – дип җиде-сигез хат килә. Илсур Сафин: “Кило ярым прәннек белән түгел, ике сумка күчтәнәч алып кайтырга кирәк әти-әнигә”, – дигән. Дөрес әйткән, үзем дә ике сумка күчтәнәч белән кайтам. Бөтенләй күчтәнәчсез кайткан балалар да бар бит. Айдар Минһаҗев бу җырны күптән язган булган, кайсы гына җырчыга күрсәтмәгән, алмаганнар. Мин алдым. Тәнкыйтьләячәклә¬рен белдем, халыкның төрлесе бар, көтүдә дә бит төрле сыер. “Прәннеꔬне яратмаган тамашачы юк, каян уйлап таптың, диләр. Әнием дә бик ярата, кайткан саен шуны җырлата.
– Илсур Сафинга ачу саклый¬сыңмы?
– Кешегә ачу саклый белмим. Мин аны “Вконтакте” сайтыннан укыдым да, оныттым. Илсур абыйга минем җырларым ошамыйдыр шул. Без халык җыябыз, ә кемдер җыя алмый. Концертыма урындыклар күтәреп киләләр. Шыгырданда 400 урынлы залга 500 кешене көчкә кертеп тутырдылар, 150 кешене, сыймагач, кире кайтарып җибәрделәр.
– Нияз, Миләш исемле кыз интер¬нетта сиңа болай дип язган: “Мин сезгә сокланам, бик матур җырлыйсыз. Илсур Сафин йолдыз чире белән чирли, көнләшә”, – дигән.
– Мондый сүзләрне ишетү күңелгә рәхәт. Минем турында нәрсә генә язсалар да, тамашачым мине ярата. Бервакыт “Болгар” радиосында “Чәк-чәк” тапшыруында берәү: “Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова урынына кемнәр калыр икән? Нияз Җәләловны карагыз әле, кая бармакчы, нишләмәкче була икән ул бу “прәннеге” белән? Нинди җыр инде ул, аны халык тыңлыймы инде?” – диде. Мин бу сүзләрне машинамда көлеп тыңлап бардым, миңа кызык. “Рәхмәт” дип язып җибәрәсем килде. Халык яратса, бүтән әйбер кирәкми. Гел бер төрле җырлар гына булырга тиеш түгел. Илһам Шакиров та, Венера Ганиева да, опера театры да булсын. Шулар арасында без дә, шундый җырлар да булырга тиеш.
– Билетларыңны оешмалар аркылы да сатасыңмы?
– Юк. Кассадан гына сатыла. Минем дустым – касса. Оешмаларга кермим дә, йөрмим дә. Кереп йөрисе булсам җырламыйм гына. Кемнеңдер мине ишетәсе килми, ә оешмага кереп аңа билет төртәләр. Ничек инде яратмаган җырчыңа 250 сумга билет алып барасың? Син бит концертта мине сүгеп, каргап утырачаксың.
– Концертыңа акчасызлар, инвалидлар килсә, кертәсеңме?
– Инвалид кешеләрне, балаларны бушка кертәм. Акчасыз килгән кешене дә “кертегез”, – дим. Чүпрәледә ике инвалид кыз бар, бөтен концертларыма киләләр.
– Нияз, кайчанга хәтле җырларсың икән?
– Тизгә генә килмәдем. Аллаһы Тәгалә күпме көч бирер... Җырларга исәбем бар әле. Тиз генә пенсиягә җибәрә алмассыз, 80гә хәтле җырлыйм әле, язган булса.
Авыл халкы “культуралы” җырчылардан туйды, гарык булды ахры. Эш, хезмәт сөеп үскән сала кешеләренә үзләре кебек үк гади, мишәр җырчылары кирәк, күрәсең...
ГАБДЕРӘХИМ
в„– |