Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Кәҗәсе кыйммәтме, мәзәгеме?..

$
0
0
16.04.2014 Җәмгыять
Яңа Россиянең иң гаугалы сәясәтчеләреннән берсе – Жириновский тиздән үзе­нең гадәти булмаган юбилеен билгеләп үтәчәк. Апрель азагына чаклы исән-сау яшәсә Жириновскийга быел... 50 тулачак. Автор нидер бутый димә­гез, дөресен яздым. Моннан нәкъ ярты гасыр элек Владимир Эйдельштейн дигән 18 яшьлек егет, пас­порт алганда, үзен анасы­ның фамилиясе буенча Жириновский дип яздыра.

1990 нчы еллар яңа башланган гына иде әле. “Юрист улы”ның дөньяда барлыгын да белмичә яшәп ятканда, телевизордан бер тапшыру карарга туры килде. Хәтерем ялгышмаса, “Без ретуши” дип атала иде ул тапшыру. Мәскәүдә чыгучы унлап басманың чая журналистлары, чиратлашып, студиянең түренә утырган бөдрә чәчле, кыска муенлы, таза бә­дәнле, кызып китеп сөйләшә торган кешегә үзләренең сорауларын бирә. Түрдә җәелеп утырган зат, чәй эчә-эчә, бик кызу һәм бик хисле итеп, тегеләргә үзенең хик­мәтле җавапларын кайтарып кына калмый, каршы сораулар биреп, “каләм акулаларына” бәйләнгәләп тә ала. Теле тел­гә йокмаган җавап тоту­чы­ның таза чыраеннан бер­өз­лексез тир ага. Тир өстәлгә, өстәлдәге кәгазьләргә, хәтта чәйле чынаякка да тама тора. Кыска муенлы кеше шулка­дәр кызган, шулкадәр мавыгып сөйли, ул боларны бө­тенләй дә сизми. Эчеп бетерү белән аңа тагын чәй ките­рә­ләр, ул тагын эчә, тагын сөй­ли. Шулай сөйли-сөйли оратор, берзаман үзенә төртмә­лерәк сорау биргән корреспондент ханымны студия­дән бөтенләй куып чыгаруны катгый таләп итә башлады...

Мин экранга “ябыштым”. Телевизордагы күренеш үзе­нә күрә кечкенә бер комедияне, хәтта ки, циркны хәтер­ләтә иде. Янәшә каналдан башланган фильм да онытылды. Әле­ге кеше шулай 7-8 тус­таган чәй эчкәч, тапшыру азагына якынлашты. Алып баручы, бездә бүген кунакта ЛДПР җитәкчесе Владимир Жи­риновский булды, дип белдерде...

Шушы бер тапшырудан соң бу кешене, аның фамилиясен оныту инде шактый авыр булачак иде. Кая ул оныту, инде менә ике дистә елдан артык Владимир Вольфович атна саен диярлек мәгъ­лүмат чаралары аша җә­мәгать­челеккә үзенең бар­лыгын һич иренми исбатлап тора. Сәбәп, сылтау бармы, юкмы, мөһим түгел. Ул теләсә нинди чебенне тотып, аннан тиз генә фил әвәли, юктан сенсация китереп чыгара ала бит.

Һәркем килешер, мавыктыргыч итеп сөйли белгән кешене тыңлау һәрчак кызык. Ул зат әле тагын килеп акыллы да булса... Радзинский, Михаил Веллер кебек­ләр сөйли башласа, мин дөньям­ны шунда ук онытам. Тик кайчак үземне шундый уйда тотам: Жириновскийны тың­лавы кайчакларда хәтта кызыклырак та бит. Аңа гына хас булган сөй­ләм манерасы, ул кул болгаулар дисеңме, үзгәреп торучы мимика, кис­кен һәм гадәти булмаган бәя­ләмәләр, чиксез эмоциональлек. Аны тың­ла­ган­да, беренчедән, талантлы артистны карагандагы кебек ял итәсең. Икенчедән, кайчагында дөрес тә сөйли кебек үзе. Ул чыгыш ясаган заллар гадәттә тулы була, артыннан көтүе белән фанатлары ияреп йөри. Хөкүмәт тирә­сен­дәге кайбер икътисадчылар, акыллыбаш белгечләр, русча сөй­ләсәләр дә, аларны тылмачсыз аңлармын димә. Һәр җөмләләрендә махсус терминнар, әллә каян кергән серле сүзләр. ЛДПР лидеры ха­лык­ның башын аның ише чүп-чар белән катырмый, гади сөйли. “Сез ни өчен президентлыкка үрмәлисез, сез бит дурак!” – дигәч тә, “юрист улы” аптырап калмый. “Ду­рак­лар илендә президент та дурак булырга тиеш”, – дип җавап бирә.

Әмма аз гына аналитик акылы булган кеше, җентек­ләбрәк тыңлаганда, үзе өчен һәрчак берничә дөрес нәти­җә дә ясый ала. Әйе, берен­чедән, монда сиңа җитдилек яраткан Европа түгел, Россия халкына акыллы нотык­лар кирәкми, аңа ярымклоун Жириновскийны тыңлавы кү­ңелле. Баш либерал-де­мо­крат Россия халкының психологиясен, менталитетын яхшы аңлый. Ул – коеп куйган пиарчы. Әй­телгән сүзенә нинди реакция буласын белеп сөйли. Иң кирәкне вәгъ­дә итә. Шома итеп хакимиятне тәнкыйтьли. Шунда ук ялагайланып алырга да онытмый. Икенчедән, бу кеше бер шамакай булып, кайчагында тузга язмаганны сөй­ләп, кеше көлдереп йө­рергә дә һич кыенсынмый. Чөнки белә, хәзерге болгавыр чорда төр­ле скоморохларга, Ива­нуш­ка-дурачок­ларга, Хуҗа Насретдиннарга ихтыяҗ зур. Монысы да – үтемле пиар-ак­ция. Халык­ның бит азга булса да тормыш авырлыгын онытып торасы, чынбарлыкны истән чыгарасы килә.

Жириновскийны Жириновский иткән тагын бер әй­бер – ул да булса җәнҗаллар. Үзенең сәяси капиталының зур өлешен ул скандалларда җыйды. Күңел ачудан һич­кай­чан баш тартмаган бездә­ге гавамга моның ише аеруча ошый. Думадагы ул китереп чыгарган йодрык сугышлары, Борис Немцовның чыраена сок сибү һәм стакан атулар, шул ук Думада хатын-кыз депутатны чәченнән сөйрәп йөртү һ.б. – берсе дә калмады.

Ә сүзләре: татарларны Монголиягә куарга кирәк дию, Россияне Һинд океанына чаклы киңәйтеп, анда күн и­текләрен юарга җыенуы, илне губернияләштерү бе­лән даими саташулар, Чечняны чә­неч­келе тимер чыбык бе­лән уратып алырга, үрче­мә­сеннәр өчен анда стерилизация кулланырга өндәү­ләр, Амери­каның “Плейбой” журналына биргән гаугалы су буе интервьюлары... Бу исемлекне тагын да дәвам итәргә булыр иде. “Жирик”­ның иң соңгы тәкъ­­диме – Америкага үч итеп, илдәге барлык “Макдо­налдс”­лар­ны ябып кую. Ул тиле түгел, беткә үч итеп тунны утка якмасларын бик яхшы белә. Акча белән патриотизм арасыннан ушлы эшкуар һәрчак беренчесен сайлый. Ләкин Җириновский кебек әтәчкә, таң атамы, атмыймы, кычкырып калырга ки­рәк...

Гаугалы сүзләр, гаугалы гамәлләр. Чынлабрак караганда мондый кыланмышлар аның хакимияттә, сәясәттә калыр өчен көрәш ысуллары, тезислары икәнен аңлау да авыр түгел. Авырлык без­нең өчен шунда, аларның кү­бе­сеннән бөекдер­жавачы­лык шовинизмы, рус мил­ләтче­леге исе аңкып тора. Башка мил­ләтләрне түбән күрү, куу, эзәр­лекләү, шуңа котыртып тору. Территориаль зурлыктан болай да сулышы кысылган Россияне тагын да киңәй­тү, милитаризация, ягъни икъ­тисадны хәр­биләштерү ке­бек шикле проектлар, уйланылмаган башка күп дуамаллыклар.

Мәхәлләсенә күрә мулласы дигәндәй, Жириновский феномены бары Россия кебек үзенчәлекле, мантыйк бик үк эшләп җиткермәгән, кәҗәсен­нән бигрәк мәзәге кыйм­мәт­рәк саналган илдә генә яши аладыр. Европада андыйларны менгерсәләр дә, театр сәхнәсеннән югары менгер­миләр булыр. Ләкин Россияне бөтенләй бетереп ташлыйсы да килми. Биш тапкыр президент сайлауларында катнашып, халыкның аны Кремльгә үткәрмәскә акылы җитте. Киресенчә булганда, Жириновскийдан ХХI гасыр Нероны чыгып, дуамаллыклары белән илнең җелегенә үтеп, теңкәсенә тиеп (“минем кулларым чиста, тик президент булып сайлансам, алар терсәктән канда булачак”), ихтимал, кит­кәндә дә Римның шул императоры кебек: “Нинди бөек артист үлә!” – дип бакыйлыкка күч­кән булыр иде. Тик әлегә “юрист улы” исән-сау, ә итеклә­ребезне Һинд океанында юудан безне Аллаһы үзе сак­лый.

Язма башында искә алынган “юбилей”га килгәндә исә, Жириновскийның аны бил­геләп үтүе бик тә шикле. Рус шовинизмы рупоры булган затка үзенең кайсы милләт вәкиле икәнен аудиториягә кат-кат искәртеп торудан бер генә файда да юк бит. 


Наил ШӘРИФУЛЛИН

в„–55 | 16.04.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>