Бөтен дөньяга танылган легендар Ваһапов фестивале үзенең беренче юбилеен – 10 еллыгын бәйрәм итә! Бу уңайдан 16 майда С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында үтәсе гала-концертта иң затлы, иң көчле тавышларның катнашуы көтелә.
Алар арасында – фестиваль лауреатлары Ришат Төхвәтуллин, Айгөл Сагынбаева, Рөстәм Асаев, Руслан Сәйфетдинов, Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, Федор Тарасов, Айгөл Хәйри, Сиринә Зәйнетдинова, Марсель Вәгыйзов, Венера Шәмиева, Гөлсирин Абдуллина, Аршак Алтунян.
Махсус кунаклар – Россия һәм дөнья күләмендә танылган башкаручылар Альбина Шаһиморатова, Айдар Гайнуллин, Илһам Вәлиев.
Бәйрәмнең шәрәфле кунагы – СССРның халык артисткасы Бибигөл Түләгәнова.
Концертта бары тик тере тавыш, тере музыка яңгыраячак. Кич буе сәхнәдә - “Яңа музыка” оркестры, “Мирас” ансамбле, концертмейстр Алиса Лабзина.
Затлы моң, завыклы җыр – чын сәнгать бәйрәменә рәхим итегез:
16 май, БКЗ, Рәшит Ваһапов фестивале, 18.00.
Билетлар – БКЗ һәм шәһәр кассаларында.
Билет бәясе: 500-1000 сум.
Белешмәләр өчен: 296-06-27.
в„– |