Безнең халыкта “ачның күзе икмәктә, тукның күзе хикмәттә” дигән мәкаль бар. Әле кайчан гына “икмәк булса, җыр да була”, – дип тәкрарлыйлар иде. Икенче төрле әйткәндә, кешенең рухи дөньясы икътисадый нигезгә бәйле. Әлбәттә, “хикмәт”не төрлечә аңлаучылар бар.
Татарлар арасында элек тә бай кешеләр аз булмаган. Бүген аларның күбесен кем хәтерли?! Ә менә мәктәп-мәдрәсәләр, мәчетләр салдырган, милли китаплар, газета-журналлар нәшер иткән Хөсәеневләрне, Рәмиевләрне, Юнысовларны, Акчуриннарны, Галикәевләрне әле дә истә тотабыз. Бу исемлекне тагын да дәвам итеп булыр иде. Дәүләтнең милли-сәяси изүенә карамастан, татар мәгарифен гамәлгә куюда, дин тәрбиясендә, мәдәниятне саклауда, кыскасы, татарның татар булып калуында, шушы игелекле байларның роле бик зур, бәлки әле беренчелдер дә. Биредә аларның, әлбәттә, үзләренең балачактан милли һәм дини тәрбия алуын да онытмаска кирәк. Башка телдә укып, чит культураның апологеты кимәленә төшерелеп денсез тәрбия алсалар, алар татар мәгарифе, татар мәдәнияте өчен кыл да кыймылдатмас иде.
Милли һәм дини тәрбиянең кече яшьтән үк күңелгә сеңәргә тиешлеген атаклы химаяче Әхмәд Хөсәеневнең васыятендә күрергә мөмкин. Әхмәд бай Оренбург янындагы Сәет бистәсендә (Каргалыда) туып үсә. Төбе хәзерге Теләче районы Кибәхуҗа авылында. Бабалары бай сәүдәгәрләр булып, әтисе төрле сәбәпләр аркасында бөлә, гаиләсен авыр хәлдә калдырып, үлеп китә. Әхмәд унике яшьтә ятим калып, үз көнен үзе күрә башлый. Соңыннан ул сәүдә эшен биш сумнан башлавы турында искә төшерергә яраткан. Дистә ел да узмый, ул инде миллионнар белән эш итә. Берара хәтта Берлинда да сәүдә йорты була. Оренбургта яшәгән чагында ук ул татар дөньясында атаклы химаяче булып таныла. Зур бина салдырып, “Хөсәения” мәдрәсәсенә нигез сала, барлык чыгымны үзе күтәрә. Оренбургтагы таш мәчет тә аның акчасына салынган. Хөсәеневләр белән Рәмиевләрнең уртак нәшриятында йөзәрләгән исемдәге китап нәшер ителә. Хөсәеневнең милләт файдасына гамәлләрен санап бетерерлек түгел. 1896 елда ул Казанга килеп урнаша. Риза казый язуынча, монда яшәгән ун ел эчендә ул егерме мәчет-мәдрәсә салдыра, кырык мөгаллимгә эш хакы түләп тора, ике йөз мәктәп-мәдрәсәне дәреслекләр белән тәэмин итә. Милли мәгариф өчен ярты миллион сумны вакыфка васыять итә.
Әхмәд Хөсәеневнең васыяте урыс телендә язылып, нотариус тарафыннан икърарланган. Акчаның кадерен белүче бай һәр җөмләне ачык итеп, ике төрле шәрехләмәслек итеп язган. Кайбер пунктларына күз төшерү бүген безнең өчен дә гыйбрәтле булыр иде. Мәсәлән: шестидесяти учителям – мугаллимам, преподающим родную татарскую грамоту, по десяти рублей каждому в течение пяти лет; сорока учительницам, преподающим родную татарскую грамоту, по двести рублей каждой в течение пяти лет; на издание учебников 500 руб.; одна тысяча триста рублей на содержание и обучение мусульманских шести учеников в одной из ремесленных школ г. Казани и шести учеников в одной из таких же школ в г. Оренбурге. Ләкин Әхмәд бай мөһим бер шарт куя: каковые ученики должны пробыть предварительно в мусульманской школе три или четыре года и иметь свидетельство о знании правил мусульманской веры! Хөсәенев сәләтле татар яшьләрен гимназияләрдә, сәүдә училищеларында, университетларда (аларның факультетларына кадәр билгели: юридик, шәрекъ яки филологик, медицина һәм технологик) укытыр өчен меңнәрчә сум акча бүлә. Ләкин барысына да шарт бер: әлеге стипендиатлар иң башта татар телендә укыган һәм дини белем алган мөселманнар булырга тиеш. Югыйсә зур акчалар түгеп аларны хөкүмәт уку йортларында укытудан татар милләтенә бер файда да булмасын Әхмәд Хөсәенев яхшы аңлаган. Кайбер татар яшьләренең Әхмәд бай акчасына чит ил университетларында укуы да мәгълүм.
Әлбәттә, бу күптән булган хәлләр. Әхмәд Хөсәенев үлгәнгә дә йөз елдан артык вакыт үтте. Бүген башка заман. Ә зарыбыз шул ук, үкенечебез исә ачырак. Безнең милләт ХХ гасырдагы кебек тупланган иҗтимагый көч түгел инде. Халкыбызның яртысы, бәлки аннан да артыграк, үз телен белми, татар мәдәнияте аның өчен ят бер субкультура, ә намаз-ниязлы мөселманнар 6-7 проценттан артмый. Мондый вәзгыятьтә милли һәм дини тәрбия алган эшкуарларның, җыйнап әйткәндә, булдыклы кешеләрнең тормышыбызда әһәмияте тагын да арта. Бәхетебезгә, алар бар, игелекле гамәлләрен күреп торабыз һәм бу киләчәккә өмет уята. Бүгенге химаячеләребезнең күбесе үз тырышлыгы белән мал тапкан кешеләр. Алар арасында, билгеле, доллар миллионерлары, миллиардерлары була алмый. Чөнки ул кадәр байлыкны, Билл Гейтс талантына ия булмасаң, үз көчең белән туплау мөмкин түгел. Ә хәрәм мал ияләренә Әхмәд Хөсәенев эшчәнлеге үрнәк түгел. Хөсәенев тиенне тиенгә кушып баеган кешеләрнең берсе. Шунлыктан андый шәхесләрнең игелекле эшләре икеләтә соклану уята.
Милли яшәештә мәгарифтән дә мөһимрәк өлкә юк. Безнең үзебездән башка аны беркем дә кайгыртмаячак. Биредә шәһәрләрдәге вәзгыятькә кагылып тормыйм. Шулай да бүгенге шартларда милли мәгарифне нигез итеп алган хосусый балалар бакчалары, мәктәпләр ачарга мөмкин булыр иде. Дөрес, бу эшкә төрле бюрократик киртәләр куела, ләкин милләтем дип яшәгән кешеләргә соңгы биш гасырда кайчан җиңел булганы бар? Мәчетләрдә дә якшәмбе мәктәпләрен гамәлгә куеп була. Алар бар, тик “Исламда милләт юк”, – дигән булып, күп очракта чит телдә укыталар.
Мәхәллә системасы турында күп сөйләнде. Мөфти Әлбир Крганов һәр чыгышында бу темага кагыла. Чыннан да, Чуашиянең кайбер авылларында мәхәлләләр, аларның иҗтимагый советлары милли яшәештә төп рольне уйный. Биредә мәдрәсәләр эшли, балаларга Ислам нигезләрен өйрәтер өчен җәйге лагерьлар оештырыла. Авыл эшмәкәрләре монда имамнарга чын таяныч. Ләкин мондый оешканлык, үзләрен мәхәллә итеп тою Татарстан авылларында бик күзәтелми. Минемчә, биредә халык күбрәк хөкүмәттән өмет итә. Кемдер килеп оештыруны, кемнеңдер китереп бирүен көтеп яту бар. Ә эш бит иманда! Дәүләт күңелләргә иманны китереп салмаячак, киресенчә, ул аны тартып алырга гына мөмкин. Ә Татарстаннан читтә татар бары тик үзенә генә ышана ала. Чөнки ул белә: аңа читтән беркем дә, дәүләт тә, "Татнефть" тә ярдәм итмәячәк. Үз йөрәгеңә таянганда гына умыртка сөяге ныгый.
Гомумән, читтәге татарларга Татарстаннан ярдәм алу турында түгел, Татарстанга ярдәм итү турында уйларга вакыт. Яһүдләрдән үрнәк алыйк!
Татар телен һәм әдәбиятын укыту эшендә фидакарьлек күрсәткән укытучыларга күпмедер күләмдә грантлар бирү, аларның сәләтле укучыларына стипендияләр бүлү дә эшмәкәрләрнең хәленнән килер иде. Билгеле булганча, Германия әле XIX гасырда да вак кенәзлекләрдән торган. “Тимер канцлер” Бисмарк заманында ил берләшә. Шул гамәле өчен мәдхия укучыларга Бисмарк, Германияне мин түгел, ә немец теле укытучылары берләштерде, дигән.
Авылда мәктәп булмаса, аның киләчәге юк. Ә эшлекле кешеләре булмаса, аның бүгенгесе дә юк. Чын эшмәкәр икән, ул эш урыннары булдыра, димәк, авылда эшләргә яшьләр кала. Яшьләр бар икән, балалар тууы инде ул вакыт мәсьәләсе генә.
Әле кайчан гына авыл – телебез чишмәсе, гореф-гадәтләр чыганагы дип сөйли идек. Хәзер бу турыда авыз күтәреп әйтү кыенрак. Милли яшәештән ваз кичә баруыбызны глобальләшүгә сылтамыйк. Безне инде биш йөз ел дәвамында глобальләштерергә маташалар. Без һаман исән әле. Дөрес, хәзер һөҗүм көчлерәк. Ул телевидение, Интернет аша бара. Без моңа сәламәт консерватизм, элгәречә әйтсәк, кадимчелек белән генә каршы тора алабыз. Киләчәктә дә татар булып каласыбыз килсә, әлбәттә.
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА
в„–56 | 18.04.2014