Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Килмешәк

$
0
0
24.04.2014 Җәмгыять
Эштән кайтып килеш. Подъезд төбендәге утыргычта күрше Әнисә карчык таныш булмаган, 65-70 яшьләр тирәсендәге ир-ат белән сөйләшеп утыра. Ирнең күзләре яшьле, зарланганга охшаган. Ул да түгел, мин якынлашкач кына бу ир урыныннан кузгалды һәм, әби белән хушлашып, машинасына утырды да китеп барды.

– Берәр туганыңмы әллә? – дип сорадым әбидән, кызыксынып.

– Юк ла, – диде Әнисә әби. – Элеккеге күршем ул ми­нем, баракта яшәгәндә бер йортта торган идек. Ахи­рәтемнең улы, әллә нигә бер килеп, хәлемне белеп китә, – ди бу.

Әби белән сөйләшеп киттек. “Сәлимәнең бердән­бер малае булды ул. Өф-төф итеп үстерде инде Рифкатьне. Үзе көне-төне эштә булыр, мо­ны­сының өсте-башы бөтен булыр. Утыз ике яшендә тол калып, сорап килүчеләр күп булса да, шушы малай дип, башкага бармады. “Үземнең бәхе­тем булмады, баламныкы булсын”, – ди торган иде.

Рифкать үсте. Армиядә хезмәт итеп кайтты. Аннары өйләнде. Менә шунда Сә­лимә һич танымаслык ке­шегә әверелде дә куйды. Улын көнләдеме, үзенең ха­тын-кыз буларак бәхетсез булуына эче поштымы, ма­лаеның гаиләсенә гел кысылып торды, араларын боз­ды. Рифкать тора-бара эчә башлады. Гел тавыш чыга иде. Хатыны Эльмира бик әйбәт иде үзе. Әмма Сәлимә котырыгы аркасында гел эләгеп торды бичарага. Бүл­мәләр янәшә булгач, бөтен нәрсә уч төбендәге кебек, яшереп бетереп булмый. Эльмира бирешмәде, бер-бер артлы тупырдап торган ике малай алып кайтты. Аңа аларны карашучы да, юышучы да булмады. Берүзе өстерәде тормыш йөген. Без, Сәлимә белән аралаша торган хатыннар: “Рәнҗет­мәгез Эльмираны, кешегә андый килен эләкми әле”, – дип кисәтә килдек. Сәлимә безне ишет­мәде дә ул чакта. “Егермегә өйлән­сен, әмма барыбер бергә тотмыйм. Килмешәк ул, ни йорты, ни малы юк”, – диде. Эльмира балалар йортыннан. Булышыр, ярдәм итәр кешесе юк иде шул бичараның.

Сүзендә торды Сәлимә, тотмады Рифкатьне Эльмира белән. Малайларның бер­се­нә – 14, икенчесенә 12 яшь иде, Эльмира гарь­лә­нү­енә түзә алмыйча чыгып китте. Малайлары да аннан калмады. И, үкенде Рифкать, барды, ялынды, әм­ма Эльмира сүзендә нык торды, кире кайтмады. Балаларын да аякка бастырды, болардан бер тиен акча да сорамады.

Рифкать, Эльмирасы бул­магач, эчүен дәвам итте. Баштарак балаларны күрер­гә баргалап йөрсә дә, соңын­нан алардан да бизде. Туган көннәре белән дә котламый башлады. Сәлимә: “Оныкларымны да күрә алмыйм”, – дип зар еларга кереште. Әм­ма гаеп үзендә булгач, тер­сәкне тешләп булмый шул инде. Рифкать икенчегә, өченчегә өйләнде. Алары белән дә мантый алмады. Дүртенче хатыны бик сабыр булып чыкты. Әмма беренче ирен­нән улы бар иде. Балалы хатынны бик алдырасы кил­мәсә дә, Сәли­мәнең бу никахка ризалашмыйча чарасы калмады. Кырыкның аргы ягына авышкан иргә гаилә кирәк иде. Аннан соң Тәслимәнең фатиры да бар. Сәлимә, Рифкать аңа күчен­сә, рәхәтләнеп калырмын, дип уйлады. Рифкать, чыннан да, күченде.

Әйбәт кенә яши башлады болар. Сәлимә яны­на оныгы Рәдис кайтып йөри башлады. Әби белән онык үзара якынлашып та киттеләр. Барактан кү­чен­гәндә, аны пропискага кертеп, фатирны да өчесе исе­менә алдылар. Шулай итеп, Сәлимә Рәдис белән яшәп калды. Соңгы сулышын да аның кулларында бирде. Рәдис үзе генә калгач, энесе Рәмис тә аның янына елышты. Шулай итеп, Эльмираның балалары Сәлимә яшәгән фатирга хуҗа булдылар.

Рифкать, монда килеп, өле­ше булса да, мин хуҗа дип тә, миңа тиеш дип тә авыз ачып берни әйтергә базмады. Уллары бертавыштан: “Без үскәндә син әнигә алимент түләмәдең, ярдәм ит­мәдең”, – дип кенә томаладылар авызын. Хәзер инде Рифкать еларга кереште. Җитмәсә, Тәслимәсе дә авырып китте. Ашказанында яман шеш булып, ике-өч ай дигәндә ул да мәрхүм булды. Малае да армиядән кайтып, өйләнеп куйды. Рифкатькә тагын урын калмады. Әй бәргә­ләнде ир, әй бәргәлән­де. Аерым фатирда торгач, Тәсли­мәсе белән ничек яшәгән­леген белмим бит инде. Шулай да соңгы көннә­рендә бик рәнҗеткән, гарип син дип, су да бирмичә тил­мерт­кән икән дип сөйләде­ләр. Шуны белгән үги малай Рифкатьне куып чыгарган...”

Әнисә әби сөйләве буенча, барыр урыны калмагач, Рифкать тагын берәүгә өй­ләнгән, дөресрәге, йортка кергән. Бишенче хатын бик усал, иргә көн күрсәтми икән. Бу килүендә ир: “Эльмирам да, Тәслимәм дә яхшылар иде”, – дип елаган. Елау ирләр эшемени дигән­дәй, миндә бу иргә карата кызгану хисләре генә никтер уянмады... 


Сәйдә ГОМӘРОВА

в„–59 | 23.04.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Trending Articles



<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>