Быел Россия халкы 1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәмендә – дүрт көн (1–4 май), 9 май – Җиңү көнендә исә өч көн (7–9 май) ял итәчәк. Superjob порталы мәгълүматларына караганда, россиялеләр бер атнага сузылган май бәйрәмнәрен кайда үткәрәчәген хәл итеп куйган инде.
Сораштыру барышында ил халкының 38 проценты ялларны өйдә яки туган шәһәрендә, 19 проценты – бакча яки авылда, 11 проценты – табигать кочагында, 8 проценты эш урынында уздырачак. Россиялеләрнең 5 проценты май бәйрәмнәрендә Россия буйлап сәяхәт итсә, 4 проценты чит илгә барырга җыена. Респондентларның 11 проценты исә ялларны кайда һәм ничек үткәрәчәген әлегә хәл итмәгән. Ә сез май бәйрәмнәрен кайда үткәрергә җыенасыз?
Сәрия Хәбибуллина, “Казан“ телерадиокомпаниясенең генераль директор урынбасары – ТВ буенча баш продюсер:
– Ялларга минем план ил буйлап сәяхәткә чыгарга җыенучы һәм диңгезгә китүче 9 процент россияленеке белән генә туры килми, башкаларныкы белән аваздаш. Телевидение журналистлары өчен ял, гадәттә, якшәмбе генә. Бу юлы да ике көннән артык ял эләкмәс дип уйлыйм. Май демонстрацияләре, бакча сезоны ачылышы, Жиңү бәйрәме тантаналарын да тулысынча программаларыбызда күрсәтергә планлаштырабыз. Шуңа күрә башта эшләп, аннан авылга Балтач якларына кайтып килермен. Ә анда без ел саен, яз һавасын сулап, урманга барып кайтабыз. Бакчада да эш җитәрлек булыр дип уйлыйм. Гомумән, май яллары – безнең ил халкының бик күп төрле эш башкара торган вакыты. Иң мөһиме – көннәр җылы, кояшлы булсын да яллар имин үтсен.
Резеда Төхфәтуллина, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты:
– Ял көннәрен өемдә үткәрәчәкмен. Өйдә эшнең бетәсе юк. Беренче май бәйрәменә спектакль, концертлар да планлаштырылмаган. 9 май көнне исә Балык Бистәсе районында Җиңү көне уңаеннан уздырылган концертта чыгыш ясаячакмын. Берәр көнне апама кунакка барып, табигатьтә шашлык пешереп, мунча кереп, рәхәтләнеп ял итеп кайтырга планлаштырам. Тик менә көннәр суытып җибәрү генә кәефне төшерде. Бәйрәмнәргә җылытса ярар иде инде.
Гөлнара Зиннәтуллина, журналист:
– Бәйрәмнәрне, һичшиксез, бакчада үткәрәчәкмен. Бакчасы булмаган һәм анда бармаган кешене аңламыйм, кызганам. Кыш буе өзелеп көткән язым килде. Салкынрак булса да, яратам мин аны. Җиләкләрне мүлчәдән арындырып, корыган яфракларын өзеп, төпләрен йомшартып кайттым инде. Бакчада эшләү миңа зур бәхет булып тоела. Җәй буе торырга дип күченәбез инде, Алла боерса. Бакчадан, гадәттә, ноябрьнең уннарында гына кайтам.
Салават Миңнеханов, җырчы:
– Май бәйрәмнәрендә тормыш иптәшем Гүзәлем белән диңгез буена ял итәргә китәбез. Кайда икәнлеге сер булып калсын.
Рифат Сәлах, шагыйрь:
– Үзегез дә әйтеп үттегез, 1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме. Бу ялларда күбрәк хезмәт итү кирәк, минемчә. Хезмәт бәйрәмендә 8 сәгать кенә түгел, бәлки 12 сәгать эшләү дөресрәк булыр иде. Өстәмә 4 сәгатеннән кергән хезмәт хакын Кырым ярымутравына багышласак, тагын да дөресрәк. Шулай да, бу ялларда авылга кайтып бәрәңге утыртырбыз, язгы бакча эшләрен башкарырбыз дип торам, Алла боерса. Шундый кояшлы, якты көннәрдә хезмәт итмичә, башкача ял итүне күз алдына да китерә алмыйм.
Фәния Маликова, ашчы (Аксубай районы):
– Май бәйрәмнәрен ел да бакчада эшләп уздырабыз. Авыл җирендә эшнең беткәне юк бит! Арып-талып эшләгәч, рәхәтләнеп мунча керәбез. Икенче көнне, табигатькә чыгып, шашлык пешерәбез. Туганнар белән кунакка йөрешәбез. Бәйрәм көннәрен ел саен эш белән ялны бергә алып барып, күңелле итеп уздырабыз.
в„–61 | 26.04.2014