28.04.2014 Мәдәният
Илназ Баһның зур бакчасы бар икән. Хатыны IndiVa, ә кайнанасы Әлфинә Әзһәмова. Көннәрдән бер көнне, нәкъ бакча сезоны ачылган чакны, Илназ гаиләсен Төркиягә ял итергә җибәрә. Ә үзе дусларын - Раяз Фасихов, Руслан Кираметдинов, Ринат Рахматуллинны шашлык ашарга чакыра. Әлбәттә, кызларсыз күңелсез, шуңа да Ләйсән Гыймаева, Ландыш Нигъматҗанова, Алина Даутова егетләр янына иптәшкә килә.
22 май, Филармония, 18:30.
Белешмәләр өчен телефон: 297 43 77.
---
в„–--- | 28.04.2014
Илназ Баһның зур бакчасы бар икән. Хатыны IndiVa, ә кайнанасы Әлфинә Әзһәмова. Көннәрдән бер көнне, нәкъ бакча сезоны ачылган чакны, Илназ гаиләсен Төркиягә ял итергә җибәрә. Ә үзе дусларын - Раяз Фасихов, Руслан Кираметдинов, Ринат Рахматуллинны шашлык ашарга чакыра. Әлбәттә, кызларсыз күңелсез, шуңа да Ләйсән Гыймаева, Ландыш Нигъматҗанова, Алина Даутова егетләр янына иптәшкә килә.
Шулай, рәхәтләнеп күңел ачып ятканда, бакчага янгын сүндерүче чибәр Ришат Фазлыйәхмәтов килеп төшә. Ә шулвакыт бакча яныннан яшь пар узып бара – Айгөл Рахимова белән Рәсим Низамов. Һәм нәкъ шушы бакча буенда Рәсим үзенең сөйгәненә тәкъдим ясый. Илназ Баһның күршесе Илдар Әхмәтовның да кунакка керәсе килә, әмма юк, хатыны Иркә җибәрми – чөнки бәрәңге утыртырга кирәк. Илдар урынына бер-берсен яратучы гаилә дуслары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар хисле уллары Ленар Сәйфиев белән кунакка килә. Менә шулай шау-гөр килеп ята Баһның бакчасы.
Бу нинди әкият дисезме? Юк, монда һич ялган юк. 22 май көнне артистлар “Филармония” залында бакча сезонын ачып җибәрер. Өр яңа премьера – театраль татарча солянкага килми калма. Бу гади концерт түгел, алып баручыларсыз музыкаль театр. Режиссер: Гөлназ Сафарова..jpg)
---
в„–--- | 28.04.2014