Татар һәм осетин бәлешләре “McDonald's”тагы ризыкларга көндәш булырга мөмкин. Россия Президенты Владимир Путин Закон чыгаручылар советы утырышында шул фикерне әйткән. Аның сүзләренчә, моның өчен “милли фастфуд”ны күпләп җитештерә башларга, бу тармактагы урта һәм кече оешмаларга ташламалар булдырырга гына кирәк.
“Аларның сыйфаты чит ил ризыкларына караганда югарырак, ә бәясе арзанрак булачак”, – дигән Президент. Ул осетин бәлешләреннән берничә мәртәбә авыз итүен дә әйткән. “Төньяк Кавказда, Карелиядә, Идел буенда да ризыклар күптөрле. Чәкчәк тә бик тәмле, татар бәлешләре дә. Рус кухнясында да тәмле ризыклар җитәрлек”, – дигән Илбашы. Ничек уйлыйсыз, татар бәлеше гамбургерга көндәш була аламы?
Зөфәр ГАЯЗОВ, “Татинтер Ресторантс” рестораннар холдингы директоры, Татарстанның рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе идарәсе рәисе:
– Әлеге идея безнең башларда ун еллап яши инде. Без аны ничек тормышка ашырырга икәнен беләбез. Әмма аңа кадәр хәл ителергә тиешле мәсьәләләр бар. Мәсәлән, кредит алу, урын табу. Ул үзәктә отышлы урында урнашырга тиеш. Әлеге идеяне дәүләт һәм эшмәкәрләр хезмәттәшлеге нигезендә тормышка ашырырга мөмкин. Без эшкә тотынырга әзер. Заманча автоматлаштырылган системалар кулланып, тәмле, кайнар ризык белән тәэмин итүне һәм тиз хезмәт күрсәтүне оештырырга була. Махсус система буенча катырганда ризыкны 1-2 көн, хәтта 1 ай дәвамында да кулланырга мөмкин. Бу очракта аның файдалы үзенчәлекләре дә саклана. “McDonald's”та да шул ук система кулланыла. Безнең ризыклар, чыннан да, чит илнекеләргә көндәш була ала. Алар тәмлерәк, туклыклырак, экологик яктан да чистарак.
Ринат ГАЛИӘКБӘРОВ, татар ашлары остасы:
– Путин дөрес әйткән, милли ашлар, милли кухняны популярлаштыру кирәк. Әмма мин фастфуд идеясеннән баш тарту яклы. Тиз ашау сәламәтлеккә нык зыян китерә. Ашау күбрәк өйдә булырга тиеш. Бүген өлкәннәр дә, балалар да татар ашларын аз белә. Мин татар ашлары мәктәбен ачарга тәкъдим итәм. Мондый мәктәпләрдә балалар да, әти-әниләре дә укый алыр иде. Бүген бездә чит ил ризыкларын күп кулланалар. Бу дөрес түгел. Ризыкның 80 проценты үзең торган җирдә үстерелгән булырга тиеш. Шул ук һаваны “сулап”, шул ук суны “эчеп” үскән үсемлек бу җирлектә яшәгән кеше өчен файдалырак. Башка җирдә үскәнен эшкәртү өчен организмга күбрәк көч кирәк. Бу авырулар да китереп чыгара. Электән безнең әби-бабайлар нәрсә ашаса, шуны ашарга, балаларга да шуны өйрәтергә кирәк. Аш, катык, сөзмә, мәсәлән. Элек һәр кешенең өстәлендә катык торган. Катык белән ашасаң, ризыкны эшкәртү җиңел була. Чын катыкны инде күптән күргәнебез юк. Рецептлар да югалган.
Зөлфәт ЗИННУРОВ, җырчы:
– Минемчә, бу тормышка ашырырлык идея. Менә шул “Бәхетле” кибетен генә алыйк. Тәмле бит. Өчпочмаклары, вак бәлешләре дә. “McDonald's”ның өстенлеге нидә? Кереп утырып тамак ялгарга мөмкин һәм тиз. Шул ук шартлар тудырылса, бәясе дә кыйммәт булмаса – йөрүчеләр, әлбәттә, булачак. Әмма исеме чит ил сүзләре кыстырылган булмасын иде. “Татмак” диләр. Ул “магазин”ның кыскартылган вариантымы, әллә “McDonald's”тан алынганмы – аңлашылмый.
Эльмира ХАФИЗОВА, маркетолог:
– Бу идеяне хуплыйм, ул чынга ашырырлык, минемчә. Хәләл ризыклар сатуны да күз уңына алсыннар иде. Бу өлкә белгечләренә тагын бер идея бирә алам: чәйханәләр булдыру. Бездә коймак, төрле тәмле пироглар белән чәй эчеп чыга торган урыннар аз. Европа илләрендә пекарнялар адым саен. Чәй ашларын сатып алырга да була, узып барышлый гына туктап чәй эчеп алырга да, сөйләшеп утырырга да мөмкин. Республикага килүче туристлар да арта бара, шуңа күрә чәйханәләр зыянга эшләмәс иде, дип уйлыйм.
в„–63 | 30.04.2014