Май бәйрәмнәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тамашачыларына иң шаулы комедияләрен тәкъдим итә: «Искән җилләр көенә», «Җанкисәккәем» һәм «Кыю кызлар».
2 май 18.00 – Туфан Миңнуллин «Җанкисәккәем».
Әлеге музыкаль комедия театрда менә 19 ел инде югары уңыш белән бара. Бу фантастик хикәя авыл яшьләре әкияти урман ияләре –Шүрәлеләр белән танышудан башланып китә. Драматург Туфан Миңнуллин иҗат иткән Шүрәлеләр Тукайның урман ияләреннән, һичшиксез, аерылып торалар. Киресенчә, спектакльдә алар кешеләр тормышына милләтебезнең сафлыгын, сабырлыгын, тәртиплелеген, матурлыгын саклаучылар булып килеп керәләр. Кешеләр югалта башлаган кешелеклелекне Шүрәлеләр кире кайтарырга ярдәм итәләр, моңлы җырлары, заманча биюләре белән тамашачыларның күңелләрен яулап алалар. Спектакльдә театрның әйдәп баручы артистлары: Илдус Габдрахманов, Радик Бариев, Фәнис Җиһанша, Алсу Каюмова, Ләйсән Рәхимова, Люция Хәмитова һәм башкалар.
3 май 18.00 - Зөлфәт Хәким «Искән җилләр көенә», режиссер - Лилия Әхмәтова.
106нчы сезон премьерасы. Зөлфәт Хәким пьесасы буенча, Рамай исемле бер яшь егет хакында романтик комедия. Мәхәббәт ничек туа? Чын хисләрне табу мөмкинме? Бу сорауларга тормыш бары үзе җавап бирер. Өметсез мәхәббәт хисен кичергән Рамай үзенең чын ир-егет булуын исбатлар өчен армиягә китә. Армиянең дә әле ниндиенә – һава десанты гаскәрләренә! Дөресен генә әйткәндә, штабта писарь булып хезмәт итә ул. Шулай булса да, көннәрдән бер көнне Рамайны да парашют белән сикерергә җибәрәләр... Искән җилләр егетне кайларга очыртып китәр икән? Төп рольләрдә театрның яшь артистлары: Ришат Әхмәдуллин, Гөлназ Минкина, Эмиль Талипов һәм Айгөл Хәйруллина.
11 май 18.00 – Камал Театры сәхнәсендә - Тажи Гыйззәт «Кыю кызлар», режиссер – Илдар Хайруллин.
Әлеге комедия театр сәхнәсендә менә инде 9 ел аншлаг белән бара. Язмыш тарафыннан кыерсытылган өч ятимә кыз шәһәргә килеп эләгәләр. Хуҗабикәләренең үзләрен фахешханәгә сатып җибәрергә теләгәнлеген белгәч, алар качып китәргә булалар. Бәхтияр карт сөйләгән “Җиде кыз” бәете аларның бу ниятләрен тагы да ныгыта һәм бәхетсез тормышларын үзгәртү турында хял чаткысы кабыза. Батыр йөрәкле, кыю кызлар ир-ат киемнәре киенеп мәдрәсәгә укырга киләләр. Аларның мәдрәсәдәге шаян да, шул ук вакытта куркыныч та маҗаралары хыялларын тормышка ашырырга ярдәм генә итә. Спектакль халыкчан юмор, уен-көлке белән сугарылган. Спектакльдә юмористик рольләрдә - Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев, Илдус Әхмәтҗанов, Олег Фазылҗанов һәм башкалар.
Камал Театрына бәйрәмнәрдәнтыш көннәрдә - 5,6,7 һәм 8 майда да килергә мөмкин. Бу көннәрдә театр сәхнәсендә Илгиз Зәйниев пьесалары буенча "Әрем исе" һәм "Бабайлар чуагы", Туфан Миңнуллин "Мулла" һәм Фәтхи Бурнаш "Яшь йөрәкләр" спектакльләре күрсәтеләчәк.
в„– |