Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

"Дуслык күпере" берләштерде

$
0
0
03.05.2014 Мәдәният
Өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе каршында күп еллар инде “Шатлык” клубы уңышлы гына эшләп килә. Казанга экскурсияләр, Нижнийда төрле бәйрәмнәр уңаеннан милли кичәләр, билгеле артистларның концертларын оештыру – барысын да санап бетергесез, клубның эшчәнлеге бик киң. Өлкә сабан туен уздыру эшләренең күп өлешен дә автономия үз өстенә ала, өлкә фестивальләре дә уздырыла.

Барлык чаралар да, кагыйдә буларак, югары оешканлык белән уза һәм моның шулай булуында автономия рәисенең урынбасары, “Шатлык” клубының җитәкчесе Рәзилә Ахмадуллинаның өлеше зур. Клубның, бу юнәлештә автономиянең уңышлы эшләве тулаем аның казанышы дисәк тә, ялгышмабыз.

Менә 18 апрель көнне Тимерьюлчылар сараенда узган “Дуслык күпере” I өлкә милләтара фестиваль дә зур оешканлык белән үтте. Аны гамәлгә кертүчеләр һәм оештыручылар – өлкә хөкүмәтенең эчке сәясәт министрлыгы, халык иҗатының фәнни-мәдәни үзәге, өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм өлкә “Туган як” милли-мәдәни оешмасы. Бу фестиваль чын-чынлап милләтләр дуслыгы бәйрәме булды.

Сәгать дүртләр тирәсендә үк фойеда төрле милләт вәкилләре – яһүдләр, азәрбайҗаннар, таҗиклар, әрмәннәр, кореялылар, кыргызлар декоратив-ясалма сәнгате һәм милли ашлар күргәзмәләре оештырдылар. Һәр экспозиция янында милли кием кигән шушы милләт вәкилләре үзләренең традицияләре, гореф-гадәтләре турында сөйләделәр,экспонатлар белән таныштырдылар, милли ашлардан авыз итәргә дә мөмкин иде. Татар милли ашларын һәм атрибутикасын, милли бизәкләр, Коръән сүзләре төшерелгән савыт-саба сату оештырылган иде, ә менә безнең татар, мишәр мәдәниятен күрсәткән костюмнар, савыт-саба, декоратив-ясалма сәнгать күргәзмәләре булмады. Милли кием кигән егет-кызлар да күренмәде фойеда. Кызыл Октябрь районы гына милли камыр ашлары сатуны оештырган иде, аларның да сатучысы гади киемнән торды. Киләчәктә оештыручылар моны күздә тотарлар дип ышанабыз. Күргәзмәләр эше тәмамлангач, концерт прог-раммасы башланды. Алып баручылар сәхнәгә хөрмәтле кунакларны – өлкә хөкүмәтенең эчке сәясәт министры Анатолий Мигуновны,Канавин районы администрация башлыгы урынбасары Денис Сазановны, өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закировны чакырдылар. “Безнең өлкәдә, өлкә үзәгендә күп милләт халыклары үзара дус яшиләр, менә бүген биредә дә җылы мөнәсәбәтләр урнашкан – барысы да үзара аралаша, милли оешмаларның эшләве буенча тәҗрибә уртаклаша. Күңелле ял кичәсе телим барчагызга да, дуслар, ә артистларга иң кайнар алкышлар”, - диде Анатолий Николаевич үзенең чыгышында. Барлык милли оешмалар рәисләре һәм кайбер вәкилләре милли гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен, йолаларын, туган телләрен саклап үстерү юлында куйган хезмәтләре өчен Канавин районы администрациясе, өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Бүләкләнүчеләр арасында Анатолий Мигунов, Гаяз Закиров, Рәзилә Ахмадуллина, Денис Сазанов, өлкә “Туган як” милли-мәдәни оешмасы рәисе Марат Юнисов, Кызыл Октябрь районының мәдәният комитеты җитәкчесе Максут Яруллин да бар иде.

Тантаналы өлештән соң концерт программасы башланды. Cәхнәдә бу кичне милләтләр бәйрәме булды. Грузин егетләре биегәндә, үкчәләреннән, әйтерсең, утлар очты, әрмәннәр искиткеч матур композиция әзерләгәннәр иде, кыргызларның җыр-биюләре моңлы, катлаулы булуы белән аерылып торды, яһүдләрнең җырлавы тамашачыны таң калдырды, кореялы кызларның биюе искиткеч матур тамаша иде, азәрбайҗаннар да алардан калышмады. Аннары сәхнә татар милләте карамагына калды. “Сафаҗай чишмәсе” фольклор төркеме тамашачыга яхшы таныш инде, бу юлы да аларның чыгышы кайнар алкышларга күмелде. Сафаҗайның “Умырзая” бию төркеме кызлары да сәхнәдә очып йөрделәр. Өлкә “Туган як моңнары” ансамбленең яшьләр төркеме чыгышы, һәрвакыттагыча, ачык булды. Түбән Новгородның Венера Жаурова җитәкчелегендәге бию төркеме кызлары сәхнәдә күбәләктәй бөтерелделәр. Сергач районыннан дүрт авыл – Кочко-Пожар, Камка, Грибан, Мөтеравыл үзешчәннәре бергәләшеп сабантуй күренешен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Чыгышларына бу бәйрәмнең барлык уеннары, матур гадәтләре кертелгән иде – сулы чиләкләр белән, кашыкка күкәй салып йөгерү, җыр-бию, көрәш, көрәш батырының җилкәсенә хәтта кучкарны да мендереп утырттылар. Кызыл Октябрь районы үзешчәннәре дә матур җырлары белән тамашачы күңелен җәлеп итте. Халык иҗатын, фольклорны торгызуның чишмә башында торган Зөһрә ханым Абдюханова күптән түгел “Мирас” дип аталган яңа ансамбль булдырды, аның чыгышы да югары профессиональ дәрәҗәдә иде. Барлык коллективлар оештыручылар исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, ә һәр катнашучыга татлы бүләк тапшырылды.

Моңа охшаш фестивальләр уздырылгалады инде, әмма мондый дәрәҗәдәгесе беренче булды һәм, әлбәттә, соңгысы булмас, шуңа да барысы да оештыручыларга рәхмәт әйтеп, яңа очрашуларга кадәр дип таралыштылар.

1

2

3

Автор фотолары.  


Найлә ЖИҺАНШИНА

в„– |

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>