Яз иртә килә дигән фараз дөрес булып чыкмады. Кышның да тиз генә китәсе килмәде. Республикада язгы кыр эшләренә дә башка елларга караганда соңарып керештеләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов белдергәнчә, быел да 2,9 млн гектарда кыр эшләрен башкарып чыгарга кирәк. Шуның 1,7 млн гектары бөртекле һәм азык культураларына туры килә.
Кемдә ничек?
– Әлегә 12 процент мәйданда чәчү эшләре башкарылган килеш, – ди Илдус Габдрахманов. – Тәүлегенә 50 мең гектарда чәчә башладык инде. Көннәр яхшы торып, җирләр тиешенчә өлгергән очракта, тәүлегенә 120-130 мең гектарда эшне башкарырга мөмкинлегебез бар.
Районнарның эшчәнлегенә килгәндә, Чүпрәле районында чәчүнең яртысы төгәлләнеп бара. Буа, Апас, Кайбыч, Тәтеш, Зәй, Азнакай, Сарман, Чистай районнарында да 20-40 процент мәйдан чәчелгән. Башка районнарны тәнкыйтьләргә әлегә иртәрәк. Туфрак һәр районда да тигез өлгерми. Көньяк район басуларында эш гөрләгәндә, төньякта урнашканнарында әле дә булса урыны белән кар катламын күрергә була.
Чәчүлек орлык белән кыенлыклар булмаска тиеш, диләр. Ягулык-майлау материалларына килгәндә, язгы эшләр өчен 80 мең тонна ягулык каралган булган. Шуның әлегә 55 мең тоннасы гына базаларга кайтартылган килеш.
Тубал белән чәчәләр
Азнакай районы “Марс” хуҗалыгында 30 процент мәйданда чәчү эшләрен башкарырга өлгергәннәр. Биредә кыр эшләренә замана техникасы белән түгел, нәкъ менә бабайлардан калган ысул белән, тубал ярдәмендә керешәләр. Аннан соң гына кырлар тракторлар тавышына күмелә.
– Ничә еллар дәвамында авылыбызның өлкәннәре чәчүне башлап җибәрә, – ди хуҗалык җитәкчесе Рамил Зарипов. – Аякларына чабата киеп, тубал ярдәмендә орлыкларны җиргә иңдерәләр. Мәчет картлары дога кыла. Басуга килгән бөтен кеше буразналарга йомырка тәгәрәтә. “Ипиебез күп булсын, тавык йомыркасы кебек зур булсын”, – дип теләк тели. Беренче орлыкларны да басуга атка төяп алып киләбез.
“Бисмилла әйтеп эшкә керешкәнгә, ел саен мул уңыш алабыз“, – ди хуҗалык җитәкчесе. Узган елда да һәр гектардан 27 центнер бөртек җыеп алганнар.
Көзге культуралар ни хәлдә?
Республика кырларындагы күпьеллык үләннәрнең – 75, көзге культураларның 80 проценты тукландырылган инде.
– Узган көз 582 мең гектарда бөртек чәчелгән иде. Белгечләр әлеге мәйданнарны тикшергәннән соң 90 процент уҗымның яхшы хәлдә булуын ачыклады. 9 процент кырларның торышы канәгатьләнерлек. Бары 1 процент мәйданны гына яңадан чәчәргә туры киләчәк, – ди Илдус Габдрахманов.
Министр урынбасары ачыклык керткәнчә, бүгенге һава торышы көзге культуралар өчен менә дигән. Аларны тиешенчә тәрбияләгән очракта, мул уңышка өметләнергә була.
Югалтулар булмасын
Соңгы елларда республиканы корылык сынады. Игенчелек тармагы шактый югалтуларга дучар булды. Һава торышының шундый тотрыксыз булуын искә алып, кайбер белгечләр чәчкән игеннәрне иминиятләштерергә кирәклеген ассызыклады. Тик бу эш шактый чыгымлы һәм шул ук вакытта катлаулы да. Иминиятләштерү компанияләрендә аның төгәл генә кагыйдәсе булмау да аграр тармактагылар өчен кыенлыклар тудырды. Ниһаять, кайбер мәсьәләләр хәл ителде булса кирәк. Хөкүмәт тарафыннан да бу уңайдан җитди сөйләшүләр алып барылды.
Россиядә – 12, Татарстанда 36 процент басу-кырларны иминиятләштергән булганнар. Иминиятләштергән вакытта соңгы биш елның уртача күрсәткече алына, дип аңлата белгечләр. Билгеле булганча, корылык булганлыктан, республикада игеннәр яхшы уңмады. Шуңа да бездә уртача күрсәткеч гектарыннан 18 центнер гына. Табигать бәла-казасы белән аннан азрак уңыш аласың икән, иминият акчасына өмет итәргә була. Тик моны дәлилләргә кирәк. Шул ук вакытта барлык технологияләрне саклап, җиргә сакчыл караганда гына килгән зыянны каплатырга була. Сүз уңаеннан, республикада көзге культураларның яртысыннан күбесе иминиятләштерелгән.
Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
в„–63 | 30.04.2014