Якын киләчәктә алкогольле эчемлекләрне ваклап сату тармагында катлаулы чор башланмагае. Депутатлар май бәйрәмнәреннән соң спиртлы эчемлекләргә каршы берничә төрдәге яңа закон проекты әзерләмәкче.
Дүрт өлештән торачак яңа закон проекты хәзерге вакытта хәмернең күпләп “чәчәк аткан” урыннарына чикләүләр кертәчәк. Чикләүләр астына иң элек муниципаль һәм дәүләт бюджет оешмалары эләгәчәк. Бер үк вакытта дәүләт театр һәм клубларында да спиртлы эчемлекләр сату тыелачак.
Закон проектының икенче өлеше Пенза өлкәсе парламенты депутатлары тарафыннан төзелгән. Алар торак йортларның беренче катында урнашкан оешмаларда хәмер сатуны тыю яклы. Мондый йортта яшәүчеләр җирле үзидарә һәм дәүләт хакимияте органнарына йорт тирәсендә исерекләр җыелу нәтиҗәсендә туган шау-шу, мондый оешмаларда күзәтелгән тәртип бозулардан даими рәвештә зарланып тора. Депутат Вадим Дробиз сүзләреннән аңлашылганча, торак йортларда урнашкан мондый оешмалардагы товар әйләнешенең 35 процентын алкоголь һәм тәмәке продукциясе тәшкил итә.
Яңа закон проектының өченче өлешендә депутатлар кафе, ресторан кебек җәмәгать туклануы оешмаларында спиртлы эчемлекләр сатканда, шешәнең бөкесен ачкан килеш кенә сатуны рөхсәт итмәкче. Бу кагыйдә тимер юллар, һава һәм су транспортында алкоголь продукциясен ваклап сатуга да кагылачак.
Закон проектының Ленинград өлкәсе парламенты депутатлары тарафыннан әзерләнгән дүртенче өлеше исә стационар сәүдә объектлары булмаган авыл җирлекләрендә алкоголь продукциясен бары тик автокибетләрдә сатуны гына рөхсәт итүне күздә тота. Белгечләр фикеренчә, закон проектының соңгы пункты күпкә нәтиҗәлерәк булырга охшаган. “Авыл җирлегендә спиртлы эчемлекләр белән сату итүче, ким дигәндә, бер сәүдә ноктасы булырга тиеш. Юкса, бу суррогат, ялган хәмернең һәм самогонның “чәчәк атуы”на китерәчәк”, – дип саный алар.
в„–66 | 13.05.2014