Дәүләт карамагында булган “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте соңгы язылу кампаниясен уңышлы башкарды. Мондый бәяләмә оешманың бүгенге киңәйтелгән утырышында бирелде.
Җәмгыятьнең генерель директоры киңәшчесе Нина Киркина билгеләп киткәнчә, агымдагы яртыеллыкка барлыгы 337813 нөсхә газет һәм журналга язылганнар (шул исәптән 307354 – “Татарстан почтасы” аша). Бу узган елның икенче яртыеллыгы белән чагыштырганда 0,2 процентка күбрәк.
Тик барлык редакцияләр дә үз укучыларын былтыргы дәрәҗәдә саклап кала алмады: район һәм шәһәр гәҗитләре, шулай ук журналларга язылучылар тулаем алганда бераз кимегән (1-1,5 процентка), бу югалтуны республикакүләм чыгып килүче газеталар хисабына каплап булды (аларда 7 процентлы үсеш).
Киңәшмәдә авыл җирлегендә эшләп килүче коллегаларыбыз арасындагы лидерлар һәм аутсайдерлар аталды. Беренче төркемгә “Сарман” газетасы (үсеш 11,9%), “Новая жизнь”, Спас (5,5%), “Авыл таңнары”, Аксубай (4,2%) керә. Аеруча начар күрсәткечләргә Алабуганың “Новая Кама” (20,5 процентка кимегән), “Чистопольские известия” (-14,1%), “Әлмәт таңнары” (-12%) һәм Лениногорскиның “Заман сулышы” (-9,8%) ия.
Бөтен республиканы колачлаучы дәүләт матбугатына килгәндә, иң яхшы үсеш темпларын “Молодежь Татарстана” студентлар газетасы (+84%, тиражның саллы өлеше хөкүмәт ярдәмендә бушлай таратыла башлаган), “Шәһри Казан” (+18,9%), “Туганайлар” (+18,3%), “Мәдәни җомга” гәҗитләре (+4,9%) күрсәтте. Журналлар арасында “Сәхнә” (+9,4%), “Мәйдан” (+8,3%), “Салават күпере”нең (+7,5%) хәлләре яхшырган. Ә менә чуваш телендә чыгып килүче “Сувар” басмасы (-10,2%), “Идел” журналы (-16,2%) һәм “Казанский медицинский журнал” (-10,9%) үз аудиторияләрен шактыйга киметкәннәр.
“Казан” Милли-мәдәни үзәгендә узган бүгенге чараны “ТАТМЕДИА” генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов алып барды. Утырышта шулай ук оешманың Директорлар советы рәисе, Татарстан Президентының Аппарат җитәкчесе Юрий Камалтынов, журналистлар берлеге башлыгы, республика парламентының вице-спикеры Римма Ратникова, төрле ведомство вәкилләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Сәет ХӨСӘЕНОВ
№ | 05.09.2012