Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Марат Әхмәтовның әнисе: “Улым кечкенәдән җитәкче булып уйнады” (ФОТО)

$
0
0
26.05.2014 Җәмгыять
Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары – Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовның Арча районы Хәсәншәех авылында туып-үсүе турында ишетеп белә идем. Күз нурлары, кош балалары кебек кайсы-кая таралышып бетсәләр дә, әниләре Сара апа Әхмәтова төп нигезнең учагын сүндермичә, балаларын, оныкларын тәмле ашлары, җылы карашлары белән көтеп ала. Эшем төшеп, әлеге якларга барып чыккач, министр үстергән ананың хәлен белергә булдым.

“Таза тормышлы кешенең кызы мин”

Сап-сарыга буялган йорт каршына килеп туктадым. Бу өйдә һич кенә дә ялгыз әби яши димәссең! Хәтта ихата да көлеп утыра. Ә тәрәзә төпләре шау чәчәктә! Сап-сары итеп юылган идән такталары да хуҗабикәнең тәртип сөюе, уңганлыгы турында сөйли.

Кыңгырау төймәсенә баскач, ак яулыгын бөркәнгән, кечкенә генә буйлы әби үзе дә килеп чыкты. Шунда ук: “Марат әфәнде әнисенә охшаган икән”, – дигән уй йөгереп үтте.

– Мин 1925 елгы. 90нчы яшем белән барам, – дип сүз башлады Сара апа. – Шушы авылның бер таза гына тормышлы кешесенең кызы булам. Безнең әти – “укымаган финансист” иде. Әти белән әни дүрт кыз, ике малайга гомер бүләк иткән. Мин – төпчек кыз. Ике абыем да сугыштан кайтмады. Кыз балалар күп булгач, әтинең җире аз булган. Җир эше беткәч, ул Казан байлары белән аралашып, үзенең атлары белән хезмәт күрсәткән.

– 10 сыйныфны тәмамлаганда чыгарылыш кичәсенә РОНО мөдире килде дә егетләргә: “Улларым, сез армиягә китәсе”, безгә: “Кызларым, сез минем арттан РОНОга”, – диде. – Мин сезнең һәрберегезгә боерык язып тоттырам, авылларга укытучы булып барасыз”, – дип язмышыбызны билгеләп тә куйды. Без, ике кыз, үзебезнең авылга билгеләндек. Шулай итеп, 35 елдан артыграк Хәсәншәех авылы балаларына башлангыч белем бирдем. Аннан соң да мәктәп директоры: “Сара апа, тарих укытырга кил әле”,– дип килгән иде. Ул вакытта ике балам гаилә корды, оныклар кайта башлады... Дүрт баламның да беренче укытучысы үзем идем, Марат та минем сыйныфка эләкте. Бер сыйныфта 35әр укучы иде, – дип хатирәләрен яңартты танышым.

“Биш балага гомер бүләк иттек”


Сара исемле чибәр кыз 1946 елда акыллы, уңган-булган, мәһабәт гәүдәле Готыф исемле егеткә кияүгә чыга.

Гаилә коргач, Готыфны Балтач районының Шубан авылына укытучы итеп билгелиләр, анда 3 ел эшләгәч, Хәсәншәех авылы мәктәбендә директор булып хезмәт куярга, райком рәисе булып эшләргә дә туры килә аңа. 1960 елда ашказанына операция ясаткач, янә үз авылында физика-математика укыта башлый.

– Җәмәгатем белән бик тату, матур тордык. Безне бергә күргән кешеләр мине аның сеңлесе дип әйтә иде! – дип яшьлеген искә төшереп алды танышым. Шул урында җәлт кенә торып, гаилә архивы тупланган фотоальбомны алып килде. Фотолар карыйм. Чыннан да, алар бер-берсенә бик нык охшаганнар икән! Сара апаны күргәч үк, министрыбыз тач әнисе икән дип уйлаган булсам, фотолардан Готыф абыйны күргәч, уемнан кире кайттым.

Гаилә учагына ялкыннар өстәп, Әхмәтовлар гаиләсендә бер-бер артлы балалар якты дөньяга аваз сала.

– Биш бала таптым, – ди бәхетле ана. – 1947 елда – Финсур, 1949 елда – Тәслимә, 1952дә – Мансур, 1954тә – Марат, 1961 елда Тәнзилә дөньяга килде. Финсур – ветеринария белгече, Казанда яши. Тәслимә КХТИны тәмамлады. Бүгенге көндә Ветеринария институтында кадрлар бүлегендә эшли. Мансур – Апазда тора. Маратны беләсез инде, Тәнзилә Авыл хуҗалыгы университетының икътисад факультетын бетерде, хәзер Карадуганда икътисадчы булып эшли.

Улым дәресләрен хәзерләп бетермичә кич тә чыкмады

Марат балачактан эш сөйде, – дип сөйли Сара апа. – Кечкенә булса да, кулын биленә куеп, оештыручы, җитәкче булып кыланып йөри иде. Кушып эшләтми, үзе башлап: “Әйдәгез, шуны эшлик”, – дип әйтә иде. Мансур абыйсы белән гармунда уйнарга өйрәнделәр. Хәзер дә матур итеп уйный да, җырлый да. Марат сүзне бик тыңлый иде. Һәрнәрсәдә актив булды. 11 сыйныфны Кенә мәктәбендә тәмамлады. Дәресләрен хәзерләп бетермичә кич тә чыкмый иде хәтта. Бервакыт бөтенесе җыелышып клубка кинога киттеләр. Ул да булмады, Марат кайтып та керде. “Кино булмыймы әллә, улым, абыйларың кайда?” – дим. “Бер өй эшемне эшләмәгәнмен икән, истә вакытта шуны эшләп бетерим әле”,– дип, дәресен хәзерләгәннән соң яңадан клубка китте.

Ул елларда безнең авыл балалары укырга ветеринария, авыл хуҗылыгы институтларына бик күп керделәр. Менә хәзер уйлыйм, балаларны юрист, табиблыкка укытасы калган икән дим! – дип көлеп алды Сара әби.

Марат Готович 1976 елда Казан ветеринария институтын тәмамлагач, Балтач районы Борнак авылында ике ел мал табибы булып эшли. Аннан Шубан авылына колхоз рәисе итеп күчерәләр үзен. Булдыклы җитәкчене 1983 елда райкомның икенче секретаре итеп алалар.

– Шубанлылар үземә дә берничә тапкыр: “Ай, шундый да әйбәт иде, без сораган әйберне айдан алып бирәсе булса, айга үрелергә әзер”, – дияләр иде. Әни кеше өчен улы турында моннан да җылырак сүз була да алмый инде! Икенче секретарь булып ике ел эшләгәч, беренче секретарь иттеләр, аннан Казанга ук алдылар инде. Киленебез Миләүшә – Балтач районы Салавыч авылыннан. Аның белән Борнакта эшләгәндә танышып кавыштылар. Туйлары авылда булды. Алсу исемле кыз, Ленар исемле ул үстерделәр. Икесенең дә икешәр уллары бар инде, мин дәү дәү әни хәзер, – дип көлә ул.

Әхмәтовлар төп нигезне 1956 елда салып чыга, аш бүлмәсе белән өй алдын сүтеп, яңартып 1995 елда тагын өстәп эшлиләр. Сара әби – 1980 еллардан бирле намаз карчыгы. Каенанасы белән каенатасы да намазда булган аның.

– Әтиебез мин килен булып төшкәч, 20елдан соң вафат булды. Әниебез белән 30 ел тордык. Ирем вафатыннан соң мин дә унынчы ел ялгыз торам инде. 58 ел бергә яшәдек. Авырый башлагач та, “Әйдә, авырма, терел инде, бергә яшәгән елларны 60ка тутырыйк инде”, – дип ялвардым, – дип яшьле күзләрен сөртте Сара әби.

Сүз башымда беренче карашка ук игътибарымны җәлеп иткән гөлләр турында әйтеп узган идем. Һәр тәрәзә төбендә икешәр яран кып-кызыл шау чәчәктә утыра, ә бүлмәләрдә исә тагын әллә ниндиләре бар! Әле бик зур роза гөлен медпунктка, фикусын мәктәпкә бүләк иткән.

– Нинди булса да тереклек иясе дип гөлләр үстерәм, мал асрамагач, тавыклар тотмагач, көнне дә үткәрергә кирәк бит. Аннан соң бик яратам үзләрен. Хәзер бездән шул гөл тәрбияләү генә инде. Менә иртәгә мунча ягып керермен дип торам, – диде Сара әби.

Берүк күзләр генә тия күрмәсен бу нурлы әбекәйгә! Сара әби 90га якынлашса да, кызлар матурлыгын җуймаган. Үзе дә игътибарлы, үткен күзле. Фотога төшергәч, “Һай, яулыгым кыек чыккан бит!” – дип, кабат-кабат төшерергә туры килде.

– Марат ике атна саен кайтып йөри. Кич белән эштән кайткач, шалтыратмый калган көне юк. Улым югары урында эшләмәсә дә, кешегә файда китерә торган, бик мәрхәмәтле кеше булыр иде, – диде Сара апа зур горурлык хисе белән.

1

2

3

4

Казан – Хәсәншәех – Казан. 


Чулпан ШАКИРОВА

в„– |

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>