Ошбу мәкаләмне язарга ике ел буе әзерләндем. Әмма кулга каләм алырга базмадым. Газета укучылар дини мәдрәсәдә белем эстәүче шәкертне дөрес аңлармы, зурдан кубып сөйләвемне гаепләмәсме дип шөбһәләндем. Монда язылачак хәлләрнең күбесе күз алдымда булды. Аларның ачысын, мәдрәсәдән практика узу өчен мәхәлләгә баргач, үзем татыдым.
Сүземне йөрәкне телгәләгән кайбер күренешләрдән – һәркем, һәр гаилә кичерә торган мәет озату йоласыннан башлыйсым килә. Изге гамәл югыйсә, әмма кемнәрдер аны, чын дөресен әйткәндә, кесә калынайту өчен файдалана. Берәүнең ел ашына туры килдем. Мәҗлесне әйбәтләп, җиренә җиткереп үткәрдек. Йорт хуҗасы элек зур урыннарда эшләгән, хәзер пенсиядә. Аның хәзрәтебезгә әйтер сүзләре дә бар икән.
– Үзем элек коммунистлар җитәкчесе булсам да, күңелемнән Аллаһының барлыгына, берлегенә инанып яшәдем, – дип башлады хуҗа кеше сүзен. – Бала чакта әбиемнән өйрәнгән Коръән аятьләрен кабатлап йөрдем. Сезнең алда оят инде, шушы көнгә кадәр әле ныклап торып намазга басканым юк.
– Аллаһу Сөбханә Тәгаләдән оялыгыз, миннән түгел, – дип төзәтте аны хәзрәтебез.
– Әйе шул. Иншаллаһ, тиздән мин бу бәхеткә ирешермен. Моңарчы бәгырьдә кемгәдер үпкә, шайтан вәсвәсәсе йөрде. Нәкъ шулар хакында сөйләшмәкче идем бүген. Әле күптән түгел генә күршем әтисен, сугыш ветеранын соңгы юлга озатты. Мәет юучы картка ике мең сумны чыгарып тоттырды. Мәет юучы нәрсә ди? “Бу ни бу? Юган өчен миңа – 5000 тәңкә, мәчеткә салырга тагын бишне бирегез”.
Чыгып утырдык катафалкка, мәет юучы да чыкты. Мулла мәетнең баш очында. Берзаман кесә телефоны шылтырый моның. Мәчеттә кизү торучы икенче бер бабай шылтырата икән. Колаша, комганнар саклана торган чоланның ачкычын кая куйганлыгын ачыклый. Шуннан ни булды дисезме? Дөньясы җимерелде, йөзе кара көйде. Мәет онытылды.
Мәет юу гаять саваплы гамәл санала. Бер хәдистә әйтелгәнчә, кеше гомерендә кимендә өч мәет юып озатырга тиеш, диелә. Кайберәүләр савап урынына гөнаһ җыя түгелме соң?! Сәдаканы үзләренчә бәһа куеп сорыйлар. Ике юучыга ким дигәндә дүрт мең сум – бетте-китте, пенсия акчасына көн күрүче әби-бабайлар теләсә нишләсен. Мәхәллә рәисләре бу мәсьәләдә тәртип салырга бурычлы дип уйлыйм. Югыйсә бит, “ишек төбе муллалары оятсызлыкның” (минем сүзләр түгел) чигенә чыгып бара... Тагын бер укымышлы абыстай сөйләгәннәрне китерәм.
– Әле илле яшен дә тутырмаган туганым вафат булды. Мәетне юып озатучыга әҗерен тиешенчә түләдек. Өч ахшамга да килде. Өй телефонын алдан ук биреп куйган иде. Укыды. Хакын куйдык, рәнҗетмәдек. Табыннан кузгалгач, әйтә бу: “Мәетнең укылмаган намазлары калгандыр инде, әҗерен кызганмасагыз, үзем генә укырмын”, – ди бу.
– Ул намазга басарга өлгермәде, ничек бар, шулай китте. Кырык елдан артык укылмаган намазларны сез ничек түләрсез икән, юк инде, укымассыз, – дидем тегеңә. – Үзебез дога кылырбыз, иншаллаһ!
– Напрасно! – диде дә мәчет карты ишеккә таба юнәлде...
Менә шундый хәлләр икән мәет озату йоласында! Шәхсән үземдә күп сораулар тудырды бу гамәлләр. Мине, өйләнмәгән кешене, кайбер мәчетләрдәге тагын бер ямьсез күренеш (үзе изге гамәл югыйсә) борчый. Бу – никах мәсьәләсе. Өйлә намазы җиткәндә, мәчет ишегалды иномаркалар белән тула. Алардан кәттә киенгән яшь-җилкенчәк, әби-бабайлар коела. Иң ахырдан поплин-элпә күлмәк кигән кәләш белән кияү чыга. Беләсез инде, кәләшнең өрфия күлмәгеннән бөтен гаурәте күренеп тора. Мәчетнең фарыз залына кереп тула болар. Никах тантанасы башлана. Ә өйлә намазына җыелган җәмәгать, шул исәптән өлкән яшьтәге бабайлар, никах тәмамланганны көтеп, сөннәт залында зарыга. Бик тә ямьсез күренеш! Алай гынамы? Никах укылып бетеп, кайбер кунаклар чыккач та, әле кияү белән кәләш, мөнбәргә басып яки анда төрлечә таянып, фотосурәткә төшәләр. Мәчет ялланган фотограф, махсус кассир тота, диләр. Әмма никах ише керемле кәсеп акчасының кая киткәнлеген беркем белми. Мәшһүр Тукаебыз: “Динле булып күренү – бик яхшы бер кәсеп ул”, – дип язып калдырган. Бүген инде бу кәсеп беренче урынга чыкты шикелле. Шул ук Кол Шәриф мәчетендәге гаугалы хәлләрне искә төшерегез. Җөмһүриятебездә соңгы ике-өч ел эчендәге ыгы-зыгы, атыш-үтереш, ябылулар – шуның ачы бер мисалыдыр, күрәсең. Кайсы илдә, нинди дәүләттә бар икән соң мондый хәлләр? Гыйбадәт йортын туй кортежлары белән мәсхәрәлиләрме?!
– Хәрамга күз салмагыз, диелгән анысы хәдисләрдә. Бабайларны этеп-төртеп, аякларына баса-баса йөриләр шул мәчет эчендә. Күзләрне күпме йомсаң да, ачарга туры килә ич. Гөнаһ җыябыз. Имамнарыбыз (зинһар, бу сүзләрем өчен гафу итегез) шәһвәт дигәнне, күз зинасы дигәнне бөтенләй оныттылар, ахрысы, әллә белә торып санга сукмыйлармы? Никах ниндидер ямьсез бизнеска әйләнеп китте бит, җәмәгать! Элек бит дәрвишләр, суфилар бер тиенсезгә Аллаһ юлында булганнар, халыкны туры юлга өндәгәннәр. Моңа, беренче чиратта, үзләрен кәттә егет, ир-ат итеп күрсәтергә омтылучы байларыбыз гаепле. Шулар азындыра, боза халыкны. Ахирәт тормышында барысы өчен дә җавап тотачакларын онытып җибәрәләр. Ә бит чалбар яки кыска итәктән, ачык билләрендәге татуировка белән мактанып йөрүче, җилбәзәк кызларны мәчет эченә кемнәрдер үткәрә. Никахтан соң бу адәмнәр, шул ук иномаркаларга төялеп, ресторан-кафеларга, эчемлекле табынга ашыгалар. Мәчеткә килүнең ни әҗере кала соң?! Аллаһының гыйбадәт йортын “нәҗесләп” йөрмәскә дә кирәк югыйсә. Кабатлап әйтәм: өеңдә ике якның да әти-әниләрен, бабай-әбиләрен, якын туганнарыңны җыеп, никах мәҗлесен истә калырлык бер күркәм бәйрәм итеп үткәрсәң, хәерлерәк булмасмы?! Савабы да шунда ич! Ошбу фикеремне түгәрәклисем килә: Татарстан Диния нәзарәте, тәгаен әйткәндә, Голәмәләр шурасы, казыйлар әлеге мәсьәләләр буенча катгый фәтваларын чыгарырга тиештер, шәт.
Әйтсәң – сүз, төртсәң – күз, диләрме әле? Үземне гаҗәпләндергән (монысына әллә ни борчылмыйм, чөнки аңлап бетермим) тагын бер гамәлгә тукталам. Әле күзләре дә ачылып җитмәгән кечкенә генә “зәңгәр йомгак”ны беләкләренә салып, мәчеткә алып киләләр. Исем куштырырга. Бусы нәрсә инде – фасон күрсәтүме, әллә саранлык галәмәтеме? Хәзрәтне өйгә чакырсаң, чәй куясы була дип уйлаумы? Куйма, берәү дә сорап эчмәс. Ике якның да әби-бабаларын чакырып, өйгә азан әйтеп, камәт төшереп, нарасыйга матур теләкләр теләп, Коръән укылса, бик тә күркәм булыр иде. Мәчеттә ни калган андыйларга? Урыны ул түгел.
Мәчетләрдә намазны төрлечә уку күренеше дә борчый мине. Хәнәфи мәзһәбендәгеләр арасында төрле агым вәкилләре дә очрый. Әйтик, сәләфиләр, хәмбәлиләр, галәвиләр һәм башкалар – алар белән дә эшләргә кирәк. Хәер, бу кадәресе турыдан-туры имам-хәзрәтләребезгә карый. Мин – әлегә гади бер шәкерт кенә. Югарыда язганнарым өчен мөхтәрәм остазларым, мөгаллимнәрем, мәчет имамнары, зинһар, миңа рәнҗемәгез, өйдәге чүпне чыгарып селкеде, дип әйтмәгез. Дин юлындагы хата-кимчелекләребезне үзебез үк төзәтергә тиештер ич инде? Шуңа яздым боларны.
Галим ФӘТХИ
в„–74 | 27.05.2014