Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Коелар кибә, чишмәләр акмый...

$
0
0
29.05.2014 Экология
Суны юкка гына яшәү чыганагына тиңләмиләр. Чөнки аннан башка берничә көн дә торып булмый. Соңгы биш елда җәйләрнең кызу һәм коры булуы суга ихтыяҗны бермә-бер арттырды. Җәй җиттеме, әле бер авылда, әле икенчесенда су белән тәэмин итүдә проблемалар туа башлады.

Шәһәрдә яшәүчеләр район-авылларда сусызлык мәсьәләсе никадәр актуаль икәнен аңлап та бетерми. Өеңдә су краннан агып торганда, әле бүген дә һәр тамчыны кадерләп кулланучы авыллар бар икәне турында уйланмыйсың бит. Хәер, хәзер салаларда да бу проблема чишелә бара. Күп кенә торак пунктларда кешеләр бүген шәһәрнекеннән ким булмаган шартларда – газы, суы, канализициясе кертелгән йортларда яши бит.

Әмма республикабызда цивилизация уңайлыклары барып җитәргә өлгермәгән – халык суны кое-чишмәләрдән ташыган, керне инештә чайкаган, бәдрәфкә урамга йөгергән авыллар да җитәрлек әле. Татарстан җитәкчелеге авылларга су кертү мәсьәләсен игътибар үзәгенә алды инде үзе. Әмма бу юнәлештә эш алып бару бик авыр һәм зур чыгымнар таләп итә. Һәр авыл өен сулы итүгә тагын ничә ел таләп ителәчәген фаразларга берәү дә алынмый. Алай дисәң, авылларны газлаштыруга тотынганда да, бу эшнең очы-кырые күренмәс кебек тоелган иде. Бүген инде бу мәсьәлә тулысынча хәл ителде.

Салада яшәүчеләр су белән тәэмин итү мәсьәләсе дә тора-бара хәл ителәчәгенә ышана. Әйтик быел Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, республика авылларына 328 километр озынлыктагы суүткәргеч челтәре сузу, 28 артезиан коесы казу һәм 38 су басымын арттыру манарасы урнаштыру каралган. Әлеге максатларга 690 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Әйтик, Чистай районында да авылларга су кертү иң житди проблемаларның берсе булып тора. Гыйнвар-февраль айларында район башлыгының халык белән очрашуы вакытында су һәм юллар иң куп борчулар уяткан мәсьәләләрдән булган.

- Район җитәкчелеге авылларны су белән тәэмин итү мәсьәләсенә куз йома дип әйтә алмыйм. Проблемалар әкренләп хәл ителә бара. Шулай, быел бөтенләй су кермәгән Гаделша авылына “Чиста су” программасы буенча су үткәрү турында карар кабул ителгән. Су өлешчә кергән Мөслим һәм Иске Роман авылларын да тулысынча сулы итү ниятләнә. Аннан су кермәгән авылларда яшәүче халыкка бу эштә үзләренә дә катнашырга тәкъдим ителә. 1:4 исәбе белән акча җыеп, республикадан акча алып, авылларда су мәсьәләсен хәл итмәкче булалар. Мәсәлән, авыл халкы 100 мен сум акча жыйды икән, 400 меңне дәүләт бирә, - дип сөйләде Чистайда яшәүче Айгөл.

Су кергән авылларда да бик еш кына су кытлыгы мәсьәләсе килеп баса. Каядыр капиталь ремонт кирәк, каядыр радикаль үзгәрешләр таләп ителә. Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматлары буенча, һәр елны су белән тәэмин итүдә проблемалар республикабызның 11 процент авылларында теркәлә. Әмма бу рәсми мәгълүматлар гына. Чынлыкта исә, кыенлыклар туган очраклар тагын да күбрәк. Суга кытлык, нигездә, май-август айларында – яшелчәләргә су сибү таләп ителгән вакытта гына күзәтелә. Эсселек хакимлек иткән һава шартларында чишмәләрнең бер өлеше кибә. Су каланчаларында насослар туктаусыз эшләп торсалар да, су җитми. Бакча сезоны тәмамланганнан соң, проблема да үз-үзеннән хәл ителә. Әмма җәй тәмамланганнны көтеп утырып кына булмый. Киләсе елга шул ук проблемалар янә кабатланачак бит.

P.S.
Соңгы 60 елда Татарстанда 34 процент чишмәләр юкка чыккан, кече елгалар кипкән, зур елгалар да саеккан. Авыл коеларында су дәрәҗәсе шулай ук икеләтә кимегән. 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

в„– | 29.05.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>