Күңелендә әнә шундый теләге булган хатын-кызлар да аз түгел. Үз балабызны бер генә минутка күздән югалтсак та, хафага төшәбез. Ә кайберәүләр тулгак ачыларына түзеп тә, сабые дөньяга килгәч, аны ташлап китә. Мондыйларны хәтта әни дияргә дә тел әйләнми.
Исерек әниләр
Казан шәһәрендәге 18нче хастаханәнең 3нче балалар бүлегендә әти-әнисе баш тарткан сабыйлар дәвалана. Бүген биредә 34 бала, шуның сигезе – күкрәк сабыйлары. Бүлек мөдире урынбасары Диләрә Шаяпова белән сабыйлар йоклаган бүлмәләргә узабыз. Кечкенәләр бүлмәсен үзләре ”роддом” дип йөртәләр икән. Сабыйлар тәмле йокыда. Ишек төбендә урнашкан ятактагы малайга әле бер генә ай икән.
”Бу сабыйның әнисе хәмер белән дус. Хатын-кыз эчсә, аннан да яманы юк инде ул. Кайбер балалар бирегә икенче, өченче тапкыр да эләгә. Әле шушы көннәрдә генә төнге икедә бер йорт янындагы балалар мәйданчыгында бер кызчыкны табып алганнар. Бала ком өстендә йокыга киткән. Аны безгә китерделәр. Әнисенең эчеп йөргәнен беләбез. Бер тапкыр аны кызганып, ”үзгәрәм” дигәненә ышанып, баланы кире кайтарганнар иде. Хәзер менә сабыйның язмышы судта хәл ителәчәк”, – ди Диләрә Таһир кызы.
4 елдан соң кире алган
Әнисе Ләйсәнне (балаларның исемнәре үзгәртелде – ред.) аңа 4 яшь тулгач ташлый. Кызында катлаулы авыру барлыгы куркыткан, ахрысы, ана булырга тиешле кешене. Сабыйның үпкәләрендә җитәрлек күләмдә лайла булмау какырык чыгаруга комачау итә икән. Шуннан соң баланың тыны бетә башларга мөмкин. Җитмәсә, Ләйсәннең иммунитеты да түбән, аңа еш салкын тия торган була. Бераз дәвалаганнан соң, Ләйсәнне балалар йортына урнаштыралар. Ә авыруы кузгалгач, кызчыкны яңадан әлеге хастаханәгә алып киләләр. Язмыштыр инде, биредә Ләйсәннең әнисенең беренче баласы белән дәваланган вакыт була бу. Бәхеткә, бер мәртәбә абынган ханым кызын кире үзе белән өенә алып кайтып китә. ”Әйттем бит, әни килеп ала дип. Менә килде”, – ди Ләйсән тәрбияче апаларына. Үз гаиләсенә кайткач, хәле дә яхшырып китә. Ләйсән сирәк авырый башлый. ”Бала өчен гаиләдән дә яхшырак урын була алмый. Сабый әти-әнисенә кадерле булып үссә генә, бәхетле була ала. Ә менә исерек әти-әниләр янында көн күргәнче, ятимнәр йортында булулары яхшырак дип саныйм”,– ди Диләрә Шаяпова. Хәер...
Әнигә шалтыратам
Берничә ай элек бирегә 6 яшьлек София исемле кызны китергәннәр. Баланың гемоглобины 60ны күрсәтә икән. Сау-сәламәт балада бу күрсәткеч 120-130 булырга тиеш. Табиблар тикшеренү узу өчен аны Республика клиник хастаханәсенә җибәргәннәр. ”Куркыныч диагноз юк, анемия”, – дип андагы табиблар баланы кире бирегә кайтарган. Шуннан соң аны хастаханә табиблары дәвалый башлый. Софиянең хәле күзгә күренеп яхшыра, ул ашый башлый, тынычлап йоклый. Ә әнисе исә тәмам юлдан яза. Эчүчелеккә сабышып, бомж хәлендә калган. Соңгы араларда бөтенләй юкка чыккан. Ә сабый аны барыбер көтә. Беркөнне табиблар Софиядән: ”Нәрсә ашыйсың килә? Берәр нәрсә кирәкме?” – дип сорыйлар. Ә ул телефон сорый. ”Әниемә шалтыратам”, – дип җавап кайтара ул.
Мондагы сабыйлар башка балалар төсле түгел. ”Әниләре ташлаган балаларның күңелләре бүтән төрле була. Алар белән эшләр өчен көчле рухлы, шул ук вакытта тәрбияче дә, психолог та, хәтта үз балаң булмаса да, әни була белергә кирәк, – ди әңгәмәдәшем. – Сабыйларны яратуым бирегә китерде дә инде. Практика узарга килгәч, еш кына студентлар яшьләрен тыя алмый. Елап кына ташландык балаларга булышып булса иде ул? Аларга наз, ярату, әни җылысы кирәк. Әниләре эчкече булган сабыйлар, безгә килгәч, матураеп, үсеп китә, кайчак алар белән аерылышу кыен була. Инде ияләшеп беткәч кенә, алып китәләр. Гаиләгә алсалар, сөенеп калабыз. Ә менә балалар йортларына киткәннәренә тизрәк әти-әниле булуларын телибез”.
Чи пилмән коткарган
Кемдер бала алып кайта алмый, ә исереп йөрүчеләр рәхәтләнеп бала ташый. Күпләр әнә шулай дип аптырый. Язмыштан узмыш юк, күрәсең. 2 яшь ярымлык Динара белән 10 айлык Саматны язмыш сынарга өлгергән. Әниләренең, сабыйларын калдырып, берничә көнгә югала торган гадәте була. Берсендә күршеләре, түзми, полиция чакырта. Алар килгәндә олы бала кечкенәсенә суыткычта булган бердәнбер ризык – катырылган пилмән ашата. Берсен үзе ашый, икенчесен энесенә бирә икән. Хәтта Саматның юеш памперсын салдырып, аны җылы батареяга куярга да башы җиткән. Менә шулай: әти-әниле сабыйларның күбесе 5-6 яшьтә еламыйча киенә дә алмаса, әниләре ”рәхәт тормыш яратучы” балалар ике яшьтән үзләре тәрбиячегә әверелә, мөстәкыйль тормышка өйрәнергә мәҗбүр була.
”Печенье” дип теле ачылган
Өйләрендә гел ызгыш-талаш, эчүчеләр җыелганны күргән сабыйлар озак вакыт сөйләшә алмый интегә. Тимурга 4 яшь тулса да, бер сүз әйтә алмаган ул. ”Бала бик курыкса, теле соң ачыла. Тимур әле берничә көн элек кенә сөйләшә башлады. Тәрбияче апасы барлык балаларга да печенье өләшкән. Никтер Тимурны онытып калдырган. Шуннан соң ул ”Печенье” дип кычкырып җибәрмәсенме! Шундый шатландык. Менә әкренләп сөйләшә башлады. Бу хәбәргә янына килеп йөрүче әбисе дә бик шатланды. Дашага исә тиздән 3 яшь тула. Кайчак әнисе дә килеп китә. Тик кызчык аны үз итәргә теләми, хәтта янына да бармый. Ә әнисе киткәч, сөйләшә, гел икенче кешегә әйләнә”, – ди тәрбиячеләр.
Сабыйларны күрер өчен йокыдан уянганнарын көтәргә туры килде. Бер карасаң, алар башка балалардан берни белән дә аерылмый. Шулкадәр сабыр, кечкенәдән барысына да түзәргә өйрәнеп үсәләр. ”Яңа гына килгән сабый бик борчулы, көйсез була. Алар ак халатлы табиблардан гына түгел, бөтен кешедән куркалар. Күбесе үз эченә бикләнә. Балаларның хәлен белергә кергәч, иң элек озак вакыт дәваланган сабыйларны тикшерә башлыйбыз, – дип сөйли Диләрә туташ. – Андыйлар өйрәтелгән кебек. Үзләре майкасын күтәрә, дөрес итеп сулыйлар. Сөйләшә белмәсәләр дә, нидер аңлатырга тырышалар. Кайчак берәрсенең тамак төбен карамый китсәң, үпкәли, бармак белән булса да төртеп күрсәтеп аңлата”.
Бүлмәләр буйлап йөргәндә хәрәкәтләнмичә утырган ике кызчык игътибарны җәлеп итте. Әниләре аларны авыру булганга ташлаган. Фираяның арка миенә зыян килгән, шуңа аяклары йөрми. Ә Ландышның йөрмәү өстенә, күзләре дә күрми. ДЦП диагнозы да бар әле. Фирая үзенең кимчелекләрен бик сизми. Барлык кешегә елмаеп, көлеп тора. Әллә шуңамы, сабыйны алырга теләүче гаилә дә барлыкка килгән. Берничә көннән Фирая әти-әниле булыр дип өметләнәләр биредә. ”Үз эшемне бик яратып башкарам. Балаларның ничек үскәнен күзәтүдән ләззәт алам. Бервакыт 3 айлык малайны алып килделәр. Сабый 3 айга нибары 300 грамм авырлык җыйган. Хәзер ул көннән-көн матурая, авырлыгы да артты. Шуңа карап та сөенәм”, – ди Диләрә Шаяпова.
Эш байлыкта түгел...
Казан шәһәренең Зорге урамы, 2а йортында урнашкан бу хастаханәгә күчтәнәчләр белән килүчеләр дә аз түгел. Ай саен берничә мөселман әби килеп үзләреннән өлеш чыгара икән. ”Ярдәм итүчеләр арасында пенсионерлар да, уртача яшәүче халык та, байлар да, хәйрия оешмалары да бар. Күбрәк очын-очка ялгаучы кешеләр килә. Күбесе безгә шалтыратып, нәрсә алыйк, дип сорый. Бервакыт кечкенә кызчыкка 3 мең сумлык дару алырга кирәк иде. Мөмкинлегебез булмады. Менә шул вакытта бер ханым шалтыртып: ”Акчалата гына ярдәм итсәң ярыймы?” – дип сорады. Шушы изге гамәле белән ул кызчыкның сәламәтләнүенә ярдәм итте. Эш байлыкта түгел, кешенең күңелендә. Хастаханәнең баш табибы Рөстәм Бакировка, балалар хастаханәсе мөдире Татьяна Морозга, 3 нче бүлек мөдире Резедә Галимовага рәхмәтле без. Алар һәрчак ярдәмгә әзер. Бергә киңәшләшеп эшлибез, – ди Диләрә Таһир кызы. – Җәйләрен балаларны урамга алып чыгабыз. Андый чакта ”Мамы Казани” дип аталган хәйрия төркеме волонтерлары да булыша. Тик бер проблемабыз бар – балалар уйный торган урында беседкабыз юк. Кайберләре йөри алмый, ичмасам, аларны утыртып куяр идек. Бәлки, газета укучылар арасында сабыйларны сөендерүче табылыр”.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
в„–77 | 30.05.2014