Моннан туксан дүрт ел элек Россия бала төшертүне законлы рәвештә рөхсәт иткән дөньядагы бердәнбер ил статусын алган иде. Хәзерге вакытта Россиядә һәр мең бала табу очрагына мең аборт туры килә. Бу вәзгыятьтән православие активистлары чаң суга. Күптән түгел алар, Россиядә бала төшерүне закон нигезендә тыюны таләп итеп, халыктан 100 мең тавыш җыйган.
Документка кул куючылар аборт белән бергә, контрацепция чараларын тыюны да күздә тота. Православие әһелләре бала төшертергә мәҗбүр иткән һәм аборт ясау җайланмалары белән законсыз рәвештә сату итүчеләргә каршы җинаять эше дә кузгатырга чакыра. Ничек уйлыйсыз, бала төшертүне закон нигезендә тыю абортларның тамырына балта чабармы?
Наилә Бәширова, “Жасмин” психология-иҗат үзәге психологы:
– Абортларны тыю гына проблеманы чишә алмаячак. Кеше бит ул табигате белән үк үҗәт. Үзенә кирәк дип санаган эшне башкаруның барыбер бер җаен таба. Бу юлы да бала төшертүнең элеккеге заманнарда киң таралыш алган йорт шартларында аборт ясау очраклары артачак. Безнең үзәккә күп очракта бала төшерткәннән соң мөрәҗәгать итәләр. Аборт – бик катлаулы процесс. Хатын-кыз аны психологик яктан авыр кичерә. Ярдәм сорап килүчеләр арасында нигездә, 30–35 яшьлек хатын-кызлар. Кеше яшьрәк вакытта әле бу адымның нәтиҗәләре турында уйлап та бетермәскә мөмкин. Олыгайган саен инде уйлана башлыйсың. Бу халәттән арыныр өчен, хатын иң элек үз-үзен гафу итәргә тиеш. Шушы адымнан тиешле нәтиҗәләр ясап, киләчәктә аны кабатламаслык итеп тынычлану зарур.
Гөлнара Тимерҗанова, җырчы:
– Бала төшерү, чынлап та, кеше үтерүгә тиң. Җәмгыятебездә уйланып эшләнмәгән гамәлләр аркасында баланың гомерен өзүчеләр, аны тапкан очракта да хөкүмәткә тапшырып, ташлап китүчеләр булу кызганыч. Бәлки бу закон, дөрестән дә, абортларның тамырына балта чабар иде. Ләкин ул, миңа калса, тормышка ашмас. Ул гамәлгә кергән очракта, кеше баладан котылуның башка юлларын эзли башлаячак. Әйтик, кемгәдер барып бала төшертеп кайту. Бу очракта инде хатын-кыз үз сәламәтлегенә зыян салып, үлеп тә китәргә мөмкин.
Илназ Кадыйров, чәчһәвас:
– Бала төшерүне православие гына түгел, ислам да тыя. Әлеге гамәл гөнаһ буларак кабул ителә. Әмма бездә дин буенча яшәмәүчеләр шактый. Тагын берничә балага тәрбия бирерлек көчең, мәхәббәтең, мөмкинлегең бармы? Булса – алга! Булмаса? Нигә җан иясен җәфаларга? Законнарны кабул иткәндә хөкүмәт һәр якны истә тотарга тиеш. Бала төшерүне тыйсалар, күп балалы гаиләләргә югары дәрәҗәдә ярдәм дә оештырылырга тиеш.
Илнар хәзрәт Зиннәтуллин, “Гаилә” мәчете имамы:
– Ислам дине абортларга тискәре карый. Бала төшерү белән кеше үтерү бертигез карала. Карындагы баланың тормышка хакы бар. Әти-әни генә моны хәл итә алмый. Дин Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән шушы җанны саклап калу ягында. Кызганыч, абортны законлы рәвештә тыю бернинди нәтиҗәгә дә китермәячәк. Ник дигәндә, безнең халыкның рухи дәрәҗәсе андый түгел. Кеше бала теләми икән, ул аннан котылуның башка юлларын эзләячәк. Яшерен бала табу урыннары, дарулар тарату “чәчәк атачак”. Шулай ук баланы балалар йортына илтүләр, яисә бала табу йортында ук ташлап китү очраклары да күбәячәк. Монда иң элек кешенең рухи ягын ныгытырга кирәк. Кеше карынындагы баласы алдында җаваплылыгын аңласын.
Халидә Әсхәдуллина, пешекче, өч бала анасы (Арча районы):
– Дин әһелләренең: “Бала төшерү кеше үтерүгә тиң”, – дигән фикере белән тулысынча килешәм. Законга килгәндә, аны кирәк тапмыйм. Баласыннан котылырга уйлаган кеше аның барыбер бер җаен таба. Бу закон аборт ясатуның законсыз юлларын арттырып, баланың гына түгел, бала төшертүче ананың да гомерен куркыныч астына куячак.
в„–78 | 31.05.2014