Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Казанга ТӨРКСОЙ составындагы илләрнең дәүләт театрлары җитәкчеләре килде (ФОТО)

$
0
0
02.06.2014 Мәдәният
1 июньдә Казанда ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы составындагы илләрнең дәүләт театрлары җитәкчеләре Советы утырышы узды. Чарада Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Төркмәнстан, Әзербайҗан, шулай ук Россиянең Татарстан, Алтай, Башкортстан, Саха-Якутия, Хакас Республикалары театрлары җитәкчеләре катнашты.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов, кунакларны сәламләп, Казанның быел «Төрки дөньяның мәдәни башкаласы» итеп билгеләнүен, 2014 елның Россиядә Мәдәният елы булуын һәм инде иртәгә, 2 июньдә III «Нәүрүз» халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы башлануын искәртеп узды.

Катнашучылар 2013 елның июнендә Әзербайҗан башкаласы Баку шәһәрендә узган II Утырыштан соң башкарган эшләре, проблемалары һәм казанышлары белән уртаклашты, шулай ук якын киләчәктә башкарасы эшләр буенча фикер алышты. Аерым алганда, яңа фестивальләр үткәрүдә, булганнарының дәрәҗәсен күтәрүдә теләктәшлек күрсәтү турында тәкъдимнәр яңгырады. Утырышның кунагы, «Нәүрүз» фестиваль-форумы укытучыларының берсе, «АКТ-ZENT» театр оешмасы җитәкчесе Юрий Альшиц (Берлин, Германия) бүгенге шартларда төп игътибарны театраль белем бирүгә юнәлтергә кирәк булуын әйтте. Шулай ук киләсе елда Казанда театраль педагоглар әзерләү буенча үзәк оештырылачагы турында хәбәр итте

Чара тәмамланганнан соң кунаклар Казан театрлары белән танышу максатыннан экскурсиягә юл алды. 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

 

 




в„– |

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>