Авыл хуҗалыгында хәлләр катлаулана. Татарстанда гына булса бер хәл. Россиянең күп төбәкләрендә игенчелектә дә, терлекчелектә дә алга куелган максатларга ирешү авырлаша.
Авыл хуҗалыгына даими ярдәм турында сүз алып барган ил җитәкчелеге әйтерсең ул акчаның күп өлеше банклардан алынган кредитларның процент ставкалары һәм төрле бурычларны кайтаруга китеп баруын исәпкә алмый.
Коммерция банклары да үзләре утырган ботакны кисүләрен аңлап җиткерә алмый бугай. Чит илләрдәге коллегалары кебек азрак процентлар белән озаграк срокка кредит бирәсе урында, авыл хуҗалыгын ерып чыга алмаслык сазлыкка һаман да күбрәк батыралар. Хуҗалыкларның хәле яңа буялган өй түбәсенә кунган саесканныкы кебек. Томшыгын алса, койрыгы ябыша. Өстәвенә табигать бәла-казалары, шул исәптән корылык бишенче ел рәттән авыл хуҗалыгын эзәрлекләвен дәвам итә.
Изге урын буш булмас
Әлеге җәһәттән Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе һәм Татарстан агробизнес кадрлар әзерләү институты уздырган Халыкара фәнни конференциядә ишеткәннәр искә төшә. Фәнни конференциядә чыгыш ясаган Мари Иле Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары А.Хлопов ассызыклаганча, Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына кергәннән соң, Россия авыл хуҗалыгы ата-ана назыннан мәхрүм ителгән үксез бала хәлендә калды. Башыннан сыйпап кызганучы күп, ә барлык юнәлешләрдә сизелерлек ярдәм юк та юк. Шул ук вакытта экспертлар раславынча, чит илләрдә авыл хуҗалыгына ярдәм бездәгегә караганда ким дигәндә ун-унбиш тапкыр артыграк. Игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнү өчен табигать шартлары да күпләрдә безнекеннән уңайлырак. Елына 365 кояшлы көн булганда терлек асрау яки яшелчә үстерү арзангарак та төшә.
Менә шундый шартларда Петербургта узган Икътисадый форумда Президент Владимир Путин тарафыннан авыл хуҗалыгы алдына чит илләр белән ярышырлык продукция җитештерү бурычы куелуы күңелдә төрле уйлар тудыра. Президент әйтүенчә, якын араларда әлеге максатны тормышка ашыру программасы да эшләнәчәк.
Дөресен әйткәндә, илкүләм программалар бездә моңарчы да шактый булды. Бүген тормышка ашырылып ятучылары да шактый. Программаларны үтәр өчен дәүләт миллиардларча сум акча да бүлеп бирә. Тик нәтиҗәләр генә без көткәнчә түгел. Яңа программада төп максат – Россиядә җитештерелгән товарлар, шул исәптән авыл хуҗалыгы продукцияләрен чит илгә сатуны ел саен 6 процентка арттыру бугай. Азны арттыру әллә ни кыен булмас анысы...
Хәер, кайбер төр продукцияләр буенча бүген үк инде алга китеш бар дияргә була. Чит илләргә ашлык, кош ите, көнбагыш мае кебек продуктлар елдан-ел күбрәк тәкъдим ителә. Сыйфаты да яхшы, экологик яктан чистарак та, диләр. Киләчәктә ит һәм сөт продуктларыннан да өлеш чыгарырга җыенабыз. Үзебезгә җитешмәгәннәре белән әллә ни юмартланып булмый. Монысы инде чыннан да киләчәк эше.
Хуҗалыклар аякка басып, эшләп китсен өчен банкларның авыл хуҗалыгына өстәмә керем чыганагы итеп кенә түгел, ә чын-чынлап аркадаш итеп караулары да кирәк. Бары тик азрак процентлы, ун-унбиш елга бирелгән кредитлар бирелгәндә генә хуҗалыклар азмы-күпме җиңелрәк сулыш алыр иде.
Ә әлегә... Россия кибет киштәләрен һаман да күбрәк итеп чит илдә җитештерелгән азык-төлек ташкыны били. Рәсми рәвештә генә түгел, төрле әйләнгеч, яшерен юллар белән дә. Әйтик, Украина белән чиктәш регионнарга көн саен 100 тоннадан артык сөт һәм сөт продукцияләре кертелә, ди Россия “Сөт җитештерүчеләр берлеге” рәисе Андрей Даниленко. Европаның кайбер илләре, тугандаш Белоруссия җитештерүчеләре дә безне өлешсез калдырмый. Чит илнең ГМОлы продукцияләре дә төрле урау юллар белән илнең кибет киштәләренә килеп җитә. Сер түгел, төп максаты табыш алу булган сәүдә оешмалары да бәясе берничә тапкырга арзанрак булган чит ил продуктларын үз итә.
Бер атуда ике куянмы, әллә...
Өстәгеләрнең, аерым алганда Россия Хөкүмәтендә авыл хуҗалыгы өчен җаваплы Аркадий Дворкович, РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров, РФ Дәүләт Думасы Аграр мәсьәләләр буенча комитет җитәкчесе Николай Панков һәм башкаларның чыгышларында яңгыраганча, банклар авыл хуҗалыгына ярдәм итәргә әзер. Тик әлегә унбиш елга алты процентлы кредит бирергә җыенулары гына сизелми.
Россия авыл хуҗалыгында чит илләр белән ярышырлык продукция җитештерүнең юлларын санап чыгу да озак вакыт алыр иде. Тик моңарчы исәпкә алынмаганы да бар икән әле. РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович сөт җитештерүгә... кытайларны җәлеп итмәкче. Аларда эшче куллар да, акча да җитәрлек, ди ул.
А.Дворкович белдергәнчә, моның белән бер атуда ике куян атабыз. Беренчедән, ел саен ил базарына чит илләрдән кертелгән сөт һәм сөт продуктларының 10-20 процентка артып баруын тоткарлый алсак, икенчедән, артык зур көч түкмичә генә сөтне чит илләрдән сатып алучыдан сатучыга әйләнеп куябыз. Кытайлар безнең җирдә азык-төлекне үзләре өчен җитештерергә тиеш булачак, ди Дворкович.
Бу идея Россия өчен яңалык та түгел бугай. Себер һәм Ерак Көнчыгышта йөзләгән мең гектар җирдә кытайлар хезмәт куя бит. Авыл хуҗалыгында гына түгел, сәнәгатьнең башка тармакларында актив алар. Тик “Россельхознадзор” белгечләре раславынча, җиргә мөнәсәбәтләре генә борчый. Туфрак анализы күрсәткәнчә, төрле агулы матдәләр, химикатлар белән җирне тәмам яраксызга әйләндерәләр икән. Шуңа күрә кытайлар белән аеруча сак эш итү кирәк, ди белгечләр. Халык мәкалендәгечә, бармагыңны бирсәң, кулыңнан коры калуың да бар.
Россия авыл хуҗалыгына инвестицияләр бик кирәк анысы. Ерак Көнчыгышта бигрәк тә. Анда яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен коры сүзләр, вәгъдәләр белән генә беркайчан күтәреп булмаячак. Буш яткан җирләрне файдалану мөһим. Кытайларның күптәннән инде төрле урау юллар белән Россия җирендә иген иккәнен дә беләбез. Мондый хәлне берни булмагандай күз йомып кына үткәрү дә дөрес булмас. Кытайлар законнарны хөрмәт итүче халык. Шуңа да җирне файдалануга бирүдән элек, бу турыда үзебезнең законнар да булырга тиештер.
Камил СӘГЪДӘТШИН
в„–79 | 03.06.2014