Күптән түгел Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары республиканың Сайлау кодексына үзгәрешләр кертте. Аның нигезендә сентябрь аеның икенче якшәмбесендә узачак сайлаулар яңа форматта үткәреләчәк. Әлеге үзгәрешләр белән укучыларыбызны да таныштырабыз.
Сайлау кодексына кертелгән иң мөһим үзгәрешләрнең берсе – партияләр өчен каралган 7 процентлы чикне 5 процентка калдыру. Хәзер Дәүләт Советына керү өчен партияләргә 5 процент сайлаучыларның тавышын җыю да җитәчәк.
- Әлеге чикне киметүне сорап, безгә унлаган партия әгъзалары мөрәҗәгать итте. Аларның тәкъдимнәре исәпкә алынды һәм тиешле карар кабул ителде, - дип белдерде безгә Татарстан Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина.
Яңа закон нигезендә хәзер депутатлыкка кандидатлар махсус теркәлү узар алдыннан үзләренең чит ил банкларындагы хисапларын ябарга тиеш. Өстәвенә, аларга кыйммәтле кәгазь һәм акчаларын да чит ил банкларында саклау рөхсәт ителми.
Мөһим үзгәрешләрнең тагын берсе - җинаять җаваплылыгына тартылган затларның хакимият органнарына сайлану-сайланмавы белән бәйле. Моңа кадәр хөкем ителгәннәр депутат була алмаса, хәзер бу кагыйдә бетерелде. Әгәр дә хөкем җәзасы тулысынча үтәлеп 10 ел узган икән, әлеге зат та сайлана ала. Аеруча авыр җинаять кылган затларга исә әлеге вакыт арта һәм 15 ел тәшкил итә.
Тагын бер яңалык - сентябрь аендагы Бердәм тавыш бирү көнендә бюллетеньнәр өчен үтә күренмәле тармалар кулланылачак. Бу сайлау участокларындагы закон бозу очракларын булдырмаска ярдәм итәчәк.
Яңа Сайлау кодексы сайлаучылар мәнфәгатьләрен кайгыртырга да онытмый. Мәсәлән, быелдан башлап кайчандыр актив кулланылган алдан сайлау системасы гамәлгә керә. Шул рәвешле, Бердәм тавыш бирү көнендә сайлауда катнаша алмаган һәркем сентябрьнең икенче якшәмбесенә 10 көн кала сайлау участогына килеп, үз тавышын җиткерә ала.
Өстәвенә, быелдан башлап сайлаучыларга рәсми рәвештә судка мөрәҗәгать итү хокукы бирелде. Шул рәвешле аларга тавышларны санаган вакытта үзләренең хокуклары бозылганлыгын исбатлау мөмкинлеге тудырыла.
Әлеге үзгәрешләр Сайлау кодексына яңа закон нигезендә кертелсә, күпләр өчен бу пунктлар яңа түгел. Аларның күбесе кайчандыр кабул ителеп, соңыннан кире кагылган иде... Һәм менә аларның яңадан кирәге чыкты.
Билгеле булганча, күптән түгел генә Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россиянең Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин исеменә киләсе биш елга Сайлау кодексына үзгәрешләр кертмәүне сорап, мөрәҗәгать юллаган иде. Мәскәүдән җавап әлегә юк. Ә менә Россиянең башка төбәкләрендә бу документ яклау тапкан.
- Әлеге мөрәҗәгатьне юллаганнан соң безгә Россиянең төрле төбәкләреннән шалтырата башладылар. Алар безнең тәкъдимне тулысынча хуплый, - дип белдерде Валентина Липужина.
Рәмзия ЗАКИРОВА
в„– | 05.06.2014