Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

“Хөкүмәт “мә” дип китереп бирми”

$
0
0
08.06.2014 Авыл
Ютазы районына авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур күрсәткечләргә ия булыр өчен коточкыч зур көч, тырышлык салырга кирәк. Биредә табигать шартлары уңайсыз. Ык елгасы ягыннан каты җил исә, шул сәбәпле җир кибә, ашлык начар үсә. Берничә ел рәттән барган корылык нәкъ шул җирлектә яшәүчеләрне интектерә.

“Табигать гел шулай шаяртып торгач, авыл кешесенә үзен туендырыр өчен төрле юнәлеш белән шөгыльләнергә туры килә”, – ди Ютазы районы Яңа Каразирек авылында яшәүче фермер Фирдәвес Гафиятов.

Үзе – фермер, үзе – балта остасы

Фирдәвес абый шушы авылда туып үскән кеше. “Мин – нәсе­ле­безнең дүртенче буыны, ә улларым – бишенче”, – ди ул үзе турында. Хатынын да ерактан эзләмәгән, бер чишмә суын эчеп үскән Зөл­фия белән гаилә корган. Авылда яшәгәч, терлек асрамыйча булмый, диләр. Абзарларында башта биш баш эре мал булган, аннары тугызга җиткергәннәр. Хәзер ху­җа­лыгында 40 савым сыеры бар, утызлап бозау асрыйлар. Моннан тыш 400 гектар чәчүлек җире бар. Биредә ашлыкның да, күпьеллык үләннең дә төрлесен үстерәләр. Ике улы да югары белем алып авылга кайткан, әтилә­ренә ярдәм итәләр. Үзләреннән тыш Гафиятовлар хуҗалыгында тагын җиде кеше хезмәт куя.

Моңа өстәп нәселдән килгән һө­нәрне дә ташламый Фирдәвес абый, умартачылык белән шө­гыльләнә. Авылда балта остасы дигән исеме дә бар.
“Быел да корылык. Тагын бер атна яңгыр яумый торса, сугарга ашлык булмаячак. Печән әзерли алсак ярар иде, – дип борчылып сөйли ул. – Иске булса да, үземнең техникам бар, аның белән эш итәбез. Ашлык булыр микән дип борчылабыз. Аннан башка терлек тотып булмый бит. Хәзер авылларда сыер саны кими, халыкка аны асрау авырлашты. Сатып алу бәясе бик түбән бит. Сөтнең бер литрын 13 сум 50 тиеннән алалар. Ә кибеттә аның хакы 40-50 сум. Туры сөт комбинатлары белән эшли башласак, алыпсатарларсыз эш иткәндә югарырак булыр иде, дип өметләнәм. Тотылган чыгымнар каплансын дисәк, бер литр сөт 20 сум булырга тиеш.

Сөтнең бәясе түбән булуы Татарстанны бер дә бизәми. Хөкү­мәт­тән ярдәм аз. Улыма “Яшь фермер” программасы белән миллион ярым сум акча бирделәр. Аңа нәр­сә сатып алып була? Эре малның бер башы 100 мең сум тирәсе тора. Ә асрарга күпме китә?! Кеше сыер асрасын өчен субсидия булса әйбәт. Бәядә дә тотрыклылык булып, аны югарыдан һәрвакыт күзә­теп торырга тиешләр. Хөкүмәт, сиңа бирәм, дими, миңа үзең бир дияргә ярата. Сыер малы киме­мә­сен дисәләр, ашлыгын, печәнен дә бушка бирә алалар. Бу Татарстан өчен авыр йөк булмас иде дип уйлыйм”.

Гафиятовлар әлегә сөтне алыпсатарларга сата, чөнки сак­ларга урыннары юк. Шушы көн­нәрдә фермаларына төрле җиһаз­лар кайтырга тиеш. Бераз эш җиңеләер иде, ди алар. Сөт суыткыч та тулы көчкә эшләп китсә, Бөгелмәнең сөт заводлары белән килешү төзеп, турыдан-туры алар белән эшлә­мәкче булалар. Ит җитештерәм дигән кешегә дә авыр. Фирдәвес абый әйтүенчә, алар аның килограммын 190 сумга саталар. Асраган кешегә бу бик аз, чөнки чыгымы күп. Ә сатып алган кеше кыйммәтсенә. Әлбәттә, шә­һәрдәге кибет киштәләренә барып җиткәнче итнең бәясе арта...

Яшелчәсе дә кирәк


Гафиятовлар 15 сутый җирдә кыяр белән помидор үстереп тә саталар. Бу эш белән күбрәк Зөлфия апа шөгыльләнә. “Теплица эшен 12 ел элек башладык. Безнеке кечкенә ул, башкаларның әнә гектарлап. Яшелчә үстерү эшенә гыйнвар аенда ук ачы суыкта керешәбез. Март башында ук уңыш алам дисәң, кыш уртасында кар ерып, теплицаны полиэтилен белән уратырга кирәк, – дип биләмә­лә­рен күрсәтеп йөри Зөлфия апа. – Кыяр, помидор орлыкларын инде декабрь башында ук утыртабыз. Теплицада эш авыр, ярдәмгә кеше яллыйбыз. Апрельдә инде көн саен диярлек уңыш җыябыз. Күп еллар дәвамында бер сатып алучы белән эшлибез. Ул Чаллыга алып китеп сата. Кыярның бер килограммы 60 сум тора, әкрен­ләп ул 50 сумга, аннары 30 сумга ук төшә. Помидорны үстерсәң, бәясе көзгә кадәр бер чама була. Күпләп алу хакы – 40-50 сум. Чаллы ки­бетләрендә ул ике-өч тапкыр арттырып сатыла, әлбәттә. Чыгымнар капланамы? Төрлечә була. Без бит үз хезмәтебезне санамыйбыз. Газ кыйммәт. Утын мич­ләре дә бар, чөнки нык салкын кышларда җир бик туң була. Газның гына көче җитми. Теплица бакчада булгач, газны еракка үткәрергә кирәкми. Әмма түләүгә барыбер коэффициентлар өстә­лә.

Кытайлар яшелчә үстерүдә химия куллана, җиргә утыртып та тормый. Ә бездә хәтта үсенте­ләрне серкәләндерү эшен бал кортлары башкара. Алар махсус кибетләрдә сатыла. Үзебезнең бал кортлары да ярдәмгә килә. Март башында үсентеләр чәчәк ата, шуңа күрә бал кортларын ир­тәрәк уятырга туры килә. Алар кыяр чәчкәсеннән бал алмый, юкка очалар булып чыга, шуңа хәл­сезләнәләр. Бу вакытта хәл кертер өчен без аларга бал икмәге ашатабыз.

Кыяр, помидорларның үзләре серкәләнә торган сортлары да бар. Без “Эстафета” белән “Маша”­ны утыртабыз. Соңгысы, кояшлы ел булса, яхшы уңыш белән куандыра. Менә узган ел көннәр болытлы булды, начар үсте”.

Эшлим дигән кешегә...


Хөкүмәт кеше авылдан кит­мәсен дип әйтә, моның турында күп сөйлиләр. Барыбыз да рес­пуб­ликаның сыйфатлы ризык җи­тештерә торган көчле төбәк булып балкуын телибез. Әмма эшлим дип торган авыл кешесенә шартлар булуы да мөһим. Кырыс һава шартларында эшләп тә, табигый сыйфатлы ризык җитеште­рүчеләр бар, әмма хөкүмәт аларга ярдәмне чеметеп кенә бирә. Кайберәүләр: “Ник бездә Гали авы­лы юк икән?” – дип аптырый. Ярдәм тиешенчә булмагач, юк инде ул.  


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА

в„–81 | 05.06.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>