Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Мул уңыш янә хыялда гына калды

$
0
0
11.06.2014 Экология
Татарстан игенчеләрен табигать янә төп башына утыртты. Бүген инде авыл хезмәтчәннәре яхшы уңыш җыеп алуга өметләрен тәмам өзде. Булганын саклап кала алсаң да яхшы булыр иде, диләр алар.

Язга кергәндә җирдәге дымлылык дәрәҗәсе бик яхшы дип сөенеп туя алмаган идек. Республикабыз авыл хуҗалыгында соңгы елларда күзәтелгән корылык аркасында туган тискәре вәзгыять быел кабатланмас дигән ышаныч та туды. Әмма бу юлы да фаразланганча гына барып чыкмады.

Табигатьтән өстен була алмыйбыз


“Ничек кенә тырышсак та, табигатьне җиңә алмыйбыз”, - ди Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Министр сүзләренчә, айдан артык яңгырлар булмау аркасында үсентеләр шактый зыян күргән инде. Якындагы көннәрдә Татарстанда урнашкан антициклон позицияләре йомшарып, яңгырлар явуы көтелсә дә, алдан фаразланган уңышны барыбер җыеп булмаячак. Явым-төшемнәр вәзгыятьне тигезләп җибәрергә генә мөмкинлек бирәчәк.

Табигать шартлары менә инде берничә ел рәттән игенчеләргә мул уңыш җыярга мөмкинлек бирми. Республикабызга да бу вәзгыять көч өстәми - шул рәвешле без ел саен дистәләгән миллиард сумлык уңышны югалтабыз. Быелгы югалтуларны әлегә берәү дә тулы күләмдә бәяли алмый. Әмма алга таба нинди генә яхшы һава шартлары күзәтелсә дә, рекордлы уңыш җыю турында сүз була да алмый.

- Республикабыз бик зур. Безнең 3,3 миллион гектар чәчүлек җирләребез генә бар. Авыл хуҗалыгы өчен һәр шундый уңышсыз ел зур зыян сала. Зур эш күләме башкарыла бит. Әйтик, быел язгы кыр эшләренә генә дә 12 миллиард сумнан артык акча тотылды. Әле бит уҗымнарны карап торырга, уңышны җыеп алырга да кирәк. Гомуми алганда, боларның барысы да 27 миллиард сумга төшә.

Яз башында дымлылык 170 миллиметр булса, бүген күп кенә районнарда бу күрсәткеч критик дәрәҗәгә җиткән. Арча, Кайбыч, Буа, Лаеш, Азнакай районнары шундыйлардан – биредә туфрактагы дымлылык дәрәҗәсе 10 миллиметр һәм аннан да азрак калган. Татарстанның 41 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Актаныш һәм Минзәләдә генә хәл тотрыклы кала.

Корылыкка алдан әзерләнәләр


Әмма авыл хуҗалыгындагы вәзгыять шактый кискен булса да, төшенкелеккә бирелергә кирәкми, ди Марат Әхмәтов. Республикабызда кертелгән дымлылыкны саклау технологияләре уңышсыз елда да чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә. Соңгы 5-6 елда күрелгән чаралар кырлар-басулар потенциалын сакларга ярдәм иткән. Сукалана торган катламны тирәнәйтү (бу эш 400 мең гектар җирдә үткәрелә), язгы чорда үсентеләрне карау, җирне ашламалар белән баету һәм корылыкка чыдам булган сортлар чәчү (50 процент җирдә) кебек чаралар бөтенләй уңышсыз калмаска ярдәм итә.

2010 елдан соң яшелчәләрне һәм бәрәңгене үстерү буенча республикада яңа программа гамәлгә ашырыла башлый. Бу культуралар хәзер су сиптерелә торган җирләрдә генә утыртыла. Шул рәвешле алар белән проблемалар булмаячак, дип белдерде Марат Әхмәтов.

Малларга азык әзерләп өлгерергә кирәк


Татарстанда малларга кышка азык әзерләү юнәлешендә дә актив эшләү сорала. Бу атналарда азык запасын туплау буенча иң кызу вакытлар булачак. Июньнең һәр көнендә малларны кышның биш көнендә тукландыра алырлык итеп азык әзерләргә кирәк, дип белдерде министр. Бүгенге көндә республикада 33 мең тонна печән, 96 мең тонна сенаж әзерләнгән инде. Буа, Кайбыч, Яшел Үзән, Азнакай районнары бу юнәлештә актив эшләп, алдынгылар рәтендә исәпләнә.

Узган елдан азык запаслары күп калган районнар да бар. Саба, Нурлат, Кукмара, Лаеш, Балтач районнарында былтыргы печән, фураж шактый калган. Ә менә Чирмешән, Спас, Кама Тамагы, Әгерҗе, Кайбыч, Аксубай районнарында былтырдан калган азык запасы бер дә юк диярлек. 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

в„– | 10.06.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>